Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышлар яңа үрләргә чакыра

последние и лучшие новости искусства в мире

23-723 май көнне Төмән шәһәренең “Торфяник” мәдәният һәм иҗат йортында “Кызыл якут (рубиновый) микрофон” 9 нчы ветераннар клублары һәм оешмаларының үзешчән иҗат фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты һәм тантаналы рәвештә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды. Ә сайлап алу туры 14-16 май көннәрендә, өлкә һәм шәһәр мәдәният департаменты, шәһәр сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, В.Муравленко өлкә иҗтимагый фонды ярдәме, “Төмән” мәдәният һәм иҗат үзәге оештыруында үтте. Быелгы фестиваль Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулуга, Театр елы һәм Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланып, “Яратам сине, Себерем, бәхетле кешеләр җирем” дип исемләнгән иде.

Ярышучыларны хөрмәтле жюри 3 төркемгә бүлеп карадылар. Мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр төркемендә Хәким Мирхәйдәров җитәкләгән “Дуслык” халык җыр ансамбле дә катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исеменә ия булды. Гармунда рус, татар, башкорт бию көйләрен башкаручы Әсмабикә Мирхәйдәрова белән Дамир Ульдановка махсус бүләк тапшырылды. Алар Гала-концертта да катнаштылар. Моннан башка шәһәр сугыш һәм хезмәт ветераннары советы Әсмабикә Әсмат кызын актив хезмәте өчен Мактау кәгазе белән бүләкләде. Жюри чыгышларына бәя биреп: “Ансамбль җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров оста оештыручы, моны без һәр яктан уйланылып, дөрес төзелгән программада күрдек. Бер генә артык хәрәкәт юк, алып баручылар әйтергә теләгән фикерләрен кыска, төгәл, аңлаешлы итеп сөйләделәр. Костюмнары да бик матур, ә җырлаган җырлары җанга бәлзәм булып ята”, - диде.

31 ел инде 20дән артык кешене түкми-чәчми, бер зур гаилә итә алган җитәкче Хәким Барый улына дан җырларга кирәк. Чөнки бу бәйгедә катнашкан 30 ансамбль арасында “Дуслык” бердәнбер татар төркеме булды һәм алар сынатмадылар. Башка халыкларга милләтебезнең җәүһәрләрен, ата-бабаларыбыздан калган иң кадерле, кыйммәтле мирасын, телен, тарихын, язмышын җыр-биюләре, шигъри юллар белән аңлатып, үзләренә генә түгел, милләтебезгә карата хөрмәт уяттылар. Бүләкләү тантанасыннан соң без Хәким Барый улыннан фикерләрен белештек. Ул шатлыклары белән бүлешеп: “Әле дә масаецым эцемә сыймайты. Вай-вай, кызлар белән масайтык”, - дип сүзен башлап китте.

- Кызларыма зур рәхмәт, мактарлык тырыштылар. Программабыз ярты сәгатькә каралган иде, “Туган Себер ягым” дигән темага нигезләнгән 9 номер башкардык. Концертны алыштыргысыз алып баручыларыбыз Мөнирә Җамалетдинова белән Әнисә Рамазанова рус телендә югары дәрәҗәдә алып бардылар. Алар сөйләгәндә Дмитрий Толстолыткин әзерләгән слайдларны Алинә Рамазанова күрсәтеп барды. Чыгышыбызны рус җыры белән башладык, аннары татар халык җырлары белән җирле шагыйрь-шагыйрәләребез сүзләренә үзебезнең композиторлар иҗат иткән җырларны да җырладык. Жюри күңеленә яңа костюмнарыбыз да хуш килгән. Аны без өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцеваның матди ярдәме белән Төмәндә тектердек. Форсаттан файдаланып, аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Чынлап та, еллар узган саен, яшебез дә өлкәнәя бара, 30 еллыгыбызны уздырсак, бүтән җырламабыз дип уйлап йөри идек. Ә хәзер инде яңа костюмнарыбыз да булгач, төрле бәйге-чараларга чакырып та торгач, күңелләр күтәрелеп, яңадан канатланып эшкә керештек. Әйдә, эшләребез уң булсын, кызларыма, егетләремә һәм үземә дә Ходаем сәламәтлек, иминлек, озын гомер бирсен”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836