30

coronavirus2

48-15

Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юбилярга – 80 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Безнең әти – Наркис Абдулла улы Галеев, гел генә булганына шөкер итеп, “миңа тормышымда юллар уң булган”, - дип горурланып әйтә. Чыннан да, 80 яшь биеклегеннән үткән гомергә әйләнеп карасаң, шул сүзләрнең, фикернең дөрес икәнлеген дәлиллисең дә инде. Беренчедән, әти-әниләре: Абдулла Хисмәтулла улы һәм Әсхәбҗамал Нигъмәтулла кызы – хөрмәтле укытучылар, күп медаль-орденнар белән бүләкләнгәннәр, үз балаларына гына түгел, бөтен авылдашларына тормыш мәктәбен, табигать матурлыгы серләрен, бу дөньяда намус белән яшәргә, ил алдындагы үзләренең бурычларын төгәл үтәргә өйрәткәннәр. Укытучылар династиясенә нигез салганнар.

1940 елның 28 ноябрендә, Наркис дөньяга аваз салганында, алар әле үзләренең укытучылар гаиләсенең 350 еллык стажы буласын белмәгәннәр дә, хезмәт иткәннәр, барлык белемнәрен, җаннарын, сәламәтлекләрен жәлләмәгәннәр. Яшерен түгел, ул вакытларда авылда олылар күбесе укый-яза белмәгәннәр, укытучыларга дәрестән тыш “агарту” эшен дә алып барырга туры килгән. Татарстан егете һәм Себер кызы төзегән гаилә ныклы, максатчан була. Авыл җирендә табиблар, хастаханәләр җитешмәү сәбәплеме, унбер баланың бишесе генә исән кала, үсеп җитәләр. Наркис әнисенә кечесеннән үк сеңелләрен тәрбияләргә булыша, чөнки өлкәннәр дә үзен караганнар, үстерешкәннәр. Гаилә архивында башка кәгазьләр янында беренче класс укучысы Наркиснең Мактау грамотасы сакланып калган. Шул саргаеп калган кәгазьдә Ленин һәм Сталин портретлары карап торалар, аларның “Укырга, укырга һәм укырга” дигән васыятьләре төшерелгән.

Шушы васыятьне безнең әти үз гомерендә уңышлы үтәргә тырыша. Бу эштә аңа күп белемле, эшләрендә тырыш укытучылар да юлдаш булалар. Казанлы җидееллык мәктәбеннән соң, аны уңышлы тәмамлагач, Тубыл шәһәренең 15 нче татар урта мәктәбенең Изил Бәдретдин улы Гарифуллин, Камал Мәҗит улы Моратов, Асия Миңнегәрий кызы Шәипова, Равилә Хәким кызы Сафина, Наил абый һәим Сара апа Маметовлар һәм дә башка укытучылары белем бирәләр. Аларның исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

Уку барышында һәм мәктәпне тәмамлагач та, пионер, комсомол оешмаларын җитәкли, дәресләр дә биреп өлгерә. Аттестат алгач та, институтка керергә ашыкмый, чөнки әле армиягә барасы бар. 1959 елда Канск шәһәрендә берьеллык укудан соң, “укчы-радист” булып тагын ике ел хезмәт итә, 575 сәгать “Ил-28”, “Ли-2” самолетларында оча. Самолет канаты астында Ташкент, Алма-Ата, Баку, Ашхабад, Волгоград, Краснодар һәм башка күп шәһәрләр калалар. Ничек моны тагын аңлатырга? Себер егетенең хәрби очкычларда өч ел хезмәт итүе үзе бер горурлык түгелмени? Төрле Мактау грамоталары, башка хөрмәт билгеләре белән бүләкләнә, кыска вакытлы отпускага кайтып ял итә.

1962 елда Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм аны “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлый. Анда да укудан тыш спорт белән шөгыльләнә, факультетта комсомол әйдәүчесе була. Шуннан инде Вагай районы, Дубровное урта мәктәбендә физика укытучысы, Казанлы урта мәктәбендә уку эшләре мөдире булып эшләгәндә, язмыш кинәт тормышын башка юнәлешкә бора.

1967 елда көзен балалар белән совхоз кырларында бәрәңге алып йөргәндә, авылга Куркынычсызлык комитеты- ның Тубыл шәһәр бүлеге җитәкчесе полковник Чернецов Анатолий Борисович килә. Безнең әтине чакыртып ала да, хәрби хезмәткә тәкъдим итә. Аңа кадәр әти-әнисенең ризалыгын алган була. Партия әгъзасы, “кече лейтенант” дәрәҗәле булгач, озак уйларга туры килми.

1967 елның 11 ноябрендә Төмәндә курс бетергәч, Тубыл шәһәрендә җиде ел хезмәт итә. Өлкән хезмәткәрләр, офицерлар янында тәҗрибә туплый. Махсус белемне Киевтагы мәктәптә ала. 1974 елда аны Ялутор шәһәренең яңа гына ачылган бүлегенә оештыручы, җитәкче итеп билгелиләр. Шунда инде 13 ел эчендә берөзлексез шәһәр советы депутаты, партиянең шәһәр комитеты әгъзасы бурычларын үти, “капитан”, “майор”, “подполковник” дәрәҗәләрен ала. Соңыннан 1991 елга кадәр Төмәндә өлкә идарәсендә бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын үти.

Безнең әти үзенең куркынычсызлык органнарындагы хезмәте турында күп сөйләргә яратмый, бәлки, ярамый да булыр. Ләкин аның күкрәгендәге медальләре, Мактау грамоталары, бүләкләре, башка төрле билгеләре хөрмәткә лаеклы эш башкарганын аңлаталар. Үзенең әйтүенә караганда, бүләкнең иң кыйммәтлесе - “За достигнутые результаты в деле защиты безопасности страны” дип язылган Мактау грамотасы.

Ялга чыккач та, кул кушырып утырасы килми, мәктәпләрдә балаларны патриотик тәрбияләү юнәлешендә күп эш алып бара, дәрестән тыш чараларда катнаша. Төмәннең Көнчыгыш административ округының ветераннар советы әгъзасы ул.

Аның акыллы киңәшләре безгә: тормыш иптәше Венерага, улы Бориска, кызы Руфинага, оныклары Лена, Даниил, Дианага бик урынлы, бик кирәк.

Апасы Лариса, абыйсы Модест, сеңлесе Луиза кебек укытучылар династиясен дәвам итә алмавы өчен әтиемдә үкенеч калмагандыр дип беләм. Чөнки аның да үз укучылары бар! Аларның күбесе инде ветераннар, хөрмәтлиләр, рәхмәт әйтәләр.

Әтине, Галеев Наркис Абдулла улын, бөтен якыннары исеменнән 80 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулыкта тагы күп еллар безгә терәк булып торуын телим. Әти, син безгә кирәк!

Улы Борис ГАЛЕЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836