Материалы

Юбилей алдыннан очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

37-830 ел элек 15 сентябрьдә “Яңарыш” газетасының 1 нче саны дөнья күрә. Ватаныбызның, өлкәбезнең, милләттәшләребезнең барлык вакыйгаларына битараф калмаган бай тарихлы газетабызны юбилее белән котлаучылар үткәннәрне горурланып искә алдылар. Газетаның ышанычлы дусты, ярдәмчесе Әхтәм Хәмит улы Каюмовның истәлекләре, аның тормыш иптәше Раяна апаның котлау теләкләре газета укучыларыбызны үткәннәргә алып кайтыр, “Яңарыш”ның киләчәге өметле булганына ышаныч уятыр.

Әхтәм Хәмит улы әңгәмәбезне хатирәләре белән башлады. ”1980 нче елларның ахырында Төмән өлкәсендә татар хәрәкәте көчле эшли башлады. Иң беренче татар газета, теле һәм радио тапшырулар булдыру кирәклеге турында губернатор Леонид Юлианович Рокецкийга мөрәҗәгать иттек. Ул каршы булмады. Финанс ягын булдырып, эшне башлап җибәрдек. Редакциянең бинасы, материаль базасы, журналистика өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле белгечләр булмаган елларны эшләү җиңел түгел иде. Газетаның эшен башлау өчен редактор кирәк бит. Мин, Юрий Михайлович Конев белән губернаторның урынбасарлары идек. Юрий Михайлович Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның пединститутта укыгын елларында “Ленин юлы” газетасында эшләгәнен белә иде. Шулай ул Азатны “Яңарыш”ның редакторы итеп билгеләргә тәкъдим итте. Мин - Азатка ярдәм күрсәткән, аның үсешендә өлеш керткән, булышкан кеше. Ул елларны Азат белән бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Кыенлыклар күп булса да, ул алдына югары максатлар куя иде. Кабинетлар да, белгечләр дә табылды. Ул елларны “Яңарыш” Россия күләмендә танылды, башка өлкәләргә үрнәк булды. Азат Сәгыйтовның таянычы, ярдәмчесе, ышанычлы дуслары бар иде. Азат янып-көеп йөргән вакытларында язучы Якуб Камали улы Зәнкиев “Бирешмә, сакла газетаны” дигән мәкаләсе белән рухи яктан аңа ярдәм иткәнен, киңәшчесе булган елларны мин гомеремдә онытмам. Бу мәкаләне мин үземнең архивта да кадерләп саклыйм. Шуны истә тотыйк: Төмән өлкәсендә бер генә татар газетасы да андый озын гомерле булмаган. Татар газетасына каршы чыгучылар да булды. Бүген газетаның тиражын саклап, уңышларга ирешеп, Азатның эшен дәвам итүче газета редакторы Алсу Сәгыйтовага, коллективка рәхмәтләремне юллыйм, уңышлар телим. Азат Сәгыйтов яхшы коллектив туплаган”, - дип сөйләде. Бу җылы сүзләргә, теләкләргә Әхтәм Хәмит улының тормыш иптәше Раяна апа кушылып: ”Төрле темаларны яктырткан, кызыклы, эчтәлекле мәкаләләр белән укучыларын шатландырып, газетаны баетып, дәрәҗәсен күтәреп эшләүчеләргә иҗат уңышлары телимен. Киләчәктә дә татарларны берләштереп торган газетабыз төрле кызыклы мәгълүматка бай булсын, тиражы артып торсын”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума