Материалы

Юбилей мөнәсәбәте илә матурлыкка гашыйк матур апа

последние и лучшие новости искусства в мире

49-2Адәм баласы гамәл дәфтәренә язылганны күрә. 1987 елда мин әле диннән ераграк егет идем. Ул вакытта минем Себер якларына китеп, укытучы булып эшләү гамәл дәфтәренә язылганлыгын башыма да китермәдем. Ә бу якларга килеп чыгуга Төмән өлкәсенең Төмән районы, Акъяр авылында мәктәп директоры булып эшләүче Хатыйп Хәбибуллин һәм аның хәләл җефете Люция апа сәбәпче булдылар.

Без, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары, җәй көне бу якларга диалектологик экспедициягә чыккан идек. Юлыбыз Акъяр авылы аша да узды. Дөресрәге, без бу авылда бер генә көн булырга тиеш булсак та, Хатыйп абыйның тырышлыгы белән атна буе мәктәпнең интернатында яшәдек. Ә күрше авылларга бару өчен Хатыйп абый совхоздан автобус белеште. Биредә озак торгач, танышырга да, сөйләшергә дә вакыт күп булды. Хатыйп абыйның безнең якташ, Татарстанның Әлмәт районы, Нәдер авылыннан, ә Люция апаның Себердә туып-үскәнлеген дә белдек. Шулай бер көнне сөйләшеп торганда, Хатыйп абый хатынының гомер буе татар теле укытучысы булуын, пенсиягә чыккач та инде алты ел эшләве хакында әйтте һәм аны алыштыру өчен берәребезнең укытырга килергә теләге булу-булмавы белән кызыксынды. Студентларның берсе дә җавап бирергә ашыкмады. Мин дә дәшмәдем. Тик шул төнне шактый вакыт йоклый алмыйча яттым. Уем гел Хатыйп абыйның соравы тирәсендә иде. Әллә килергәме икән? Әни ни әйтер? Уку белән ни булыр? Анык кына фикергә килә алмасам да, иртәгесен мин Хатыйп абыйга Татарстанга, әни янына кайткач, уйлап, киңәшләшеп карарга сүз бирдем.

...Һәм менә мин Акъярда. Хатыйп абый да, Люция апа да мине искиткеч шатланып каршы алдылар. Ул вакытта телефоннар юк, хат та язмадым. Шуңа да минем килүем алар өчен көтелмәгән шатлык булды. Чөнки алар мине килер дип уйламаганнар да. Берничә көн аларда торгач, Люция апа миңа фатир тапты. Кайчандыр үзе дә укытучы булып эшләгән Фатыйха апага урнаштырды. Сүз уңаеннан гына булса да әйтми булдыра алмыйм, Фатыйха апа миңа икенче әнием кебек булды. Үзенең биш баласы янында, мин аның алтынчысы идем. Тәмле ризыклар пешереп, тәрәзәдән минем мәктәптән кайтканымны көтеп утырыр иде. Урыны оҗмахлардан булсын. Мин аны намаз арты саен догамнан калдырганым юк.

Себердә эшли башлагач кына миңа 21 яшь тулды. Бигрәк “яшел” булганмын икән дип хәзер үз-үземә сокланып та куям. Бер белмәгән, бер туганың булмаган якларга ничек чыгып китә алдым икән? Армиядә хезмәт итмәгән булсам, мөгаен мин болай эшли алмас идем.

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Люция апа турында язуым бит. Беренче айларда ул минем сагынып, юксынып, үкенеп кире Казанга кайтып китүемнән бик курыкты. Шуңа Фатыйха ападан да мине саклавын, күңелсезләнергә ирек бирмәвен үтенгән. Фатирда торсам да, мин һәр көнне диярлек аларга керә идем. Алар икесе дә минем керүемә, альбомнарын каравыма, үзләре белән сөйләшеп утыруга бик шат булып: «Син безне яшьлегебезгә кайтарасың», - диләр, үз уллары кебек якын күрәләр иде.Кызлары Рушания дә аларга мин килгәч: ”Әнә, улыгыз килгән”, - дип шаярта иде.

Яшь чак, егет чак, сызылып киткән кара мыеклы вакытлар. Гөнаһ шомлыгына каршы, 1 сентябрь төнендә үк авырып киттем һәм мине күрше авыл хастаханәсенә салдылар. Хәлемне белергә килмәгән авыл кешесе калмады бугай. Люция апа ике сүзнең берендә: “Мансур, сиңа күз тигән. Сиңа сокланмаган кеше юк бит”, - дия иде. Бу “соклану” дигәннәренең җимешен ул үзе дә татыды. 8 сыйныфта татар телен ул укыта иде. Бу сыйныфта гел кызлар гына укый. Сыйныфның үсеп буйга җитеп килүче кызлары, аннан дәрес саен, нишләп аларны да Мансур абыйлары укытмавы турында үпкәләрен белдерәләр икән. Кызларның үтенечен берәр атнага гына булса да канәгатьләндерү максаты белән, ул “больничныйга” китеп алды. Шулай итеп кызлар мине, мин кызларны күрдем.

Хатыйп абыйның тугыз дистәне ваклап якты дөньядан китүен, ә Люция апаның 95 яшькә җитүен уйлап куям да, “Сөбханалла!” дим. Мин алар белән очрашканда икесе дә 60 яшьтән узганнар иде. Икесе дә әле ул төш авыртудан, әле бу урын сызлаудан зарланалар иде. Люция апа даруханәдән тартма-тартма һәртөрле дарулар, мазьлар ташый, язын- көзен уколлар ала иде. Ул көннәрдән соң 35 елга якын вакыт үтеп киткән. Димәк, Ходай гомер бирсә, яшисең икән ул!

Люция апа җиденче дистәне ваклый башлагач, икенче яшьлеген кичерә башлады.( Ул вакытта мин инде Себердән Казаныма кайтып киткән идем). Башта ул сәүдәгәр булып китте. Бу һөнәр дә аңа бик килешә иде. Оста иде ул сатарга. Аннан гомер буе хыялланган эшенә – галимлек эшенә кереп китте. Заманында якташы профессор Диләрә Тумашева аны үзенә аспирант итеп чакырган булган. Кая инде, өч бала, ире директор, мал-туар. Теләге булса да, хыялын аяк астына салырга туры килә. Ә олыгайгач, Ходай аңа яшьлектәге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте. Ул Себер татар балалары өчен дәреслекләр төзеде. Бик җиренә җиткереп башкарды ул бу авыр хезмәтне. Үзенең тормыш юлы турында да китап язды. Ә җирле газетага язган мәкаләләренең исәбе юк. “Яңарыш” газетасы өчен ул үз вакытында бик зур таяныч булды. Янә шунысын да язарга кирәк дип исәплим. Люция апа кебек әдәбиятны су урынына эчкән кешеләр бик сирәк. Хәтта татар теле укытучылары арасында да. Ул Казанда чыккан һәр китапны, журналны өенә алдыра һәм һәр әсәрне йотлыгып укый иде. Әле хәзер дә кызы Лилия аның “Казан утлары” журналларының элеккеге саннарын укуын әйтә.

Люция апа олы яшьтә булса да, юл йөрүдән, ерак юлларга чыгудан куркып тормады. Хатыным Ләлә белән аның сигез дистәне тутыргач, Казанга килүен әле хәзер дә сагынып та, көлеп тә, гаҗәпләнеп тә искә алабыз. Татар Конгрессының корылтаена килгән иде ул. Декабрь ае. Аяк асты көзге кебек ялтырый, көчле бозлавык. Ә Люция апаның аягында ... япь-яшь кызлар кия торган бик озын үкчәле сапоги. Модадан бервакытта да артта калырга тырышмады инде. Шуңа үзеннән көнләшүче хатын-кызлар да хәттин ашкан иде.

Әйе, Люция апа гомер буе матурлыкны яратты һәм шуңа омтылды. Юк, тышкы матурлыкка гына түгел, эчке матурлыкка, белемле булуга зур әһәмият бирде. Бүген дә әле аңа 95 яшьне бирмисең. Күз тимәсен, сөбханалла. Люция апа, Ходай үзегезгә сәламәтлегегезгә тиң гомер, иҗат уңышлары һәм балаларыгызның игелеген күрү бәхетен бирсен.

Сезне сагынып, Казандагы “улыгыз” Мансур МОРТАЗИН,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының
ике тапкыр Бәллүр каләм бүләге иясе, өч китап авторы. Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума