#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уф, Алла арбасы!

последние и лучшие новости искусства в мире

(Сугыш ветераны Шәйдулла бабай Гниятуллин истәлекләре).

Шәйдулла бабайга истәлекләрен сөйләгән чагында, 83 яшь тулып, 84кә атлаган иде. Шуңа карамастан, ул ат тотты, аны карап вак-төяк эшләрен эшләде. Сәламәтлеге нык булып, чир дигән нәрсәне белмәде. Күптән хатынын җирләп, балаларын дөньяга таратып, ялгызы гына яшәде.

Сугыш башлану белән фронтка җибәрелә, әсирлеккә эләгә, фашист концлагерьларының газабын күреп авылга кайта. Шуның өчен аңа “немец Шәйдулла” атамасы бирелә. Олы яшьтә булуына карамастан, бабайның зиһене әйбәт булды, тик колаклары гына начар ишетә иде.

Зират авылыбызның төньягына терәлеп тора, аның артында Саз дигән җир бар. Ул җир печәнгә бай. Анда каен, усак, шомырт, балан агачлары үсә. Бигрәк тә ул җир бетмәс таллар һәм камышлы күлләр белән капланган. Шуңа да аны борынгы бабаларыбыз Саз дип атаганнардыр.

Мин июль башларында әрҗәле матайга утырдым да, бозауга печән чабармын дип, Сазга киттем. Төш вакытлары, кояшлы һәм җылы көн иде. Килеп җиткәч, чалгымны алдым да үлән чаба башладым. Күпме вакыт үткәндер, арба тавышын ишеттем дә, чабудан туктадым. Көтәм. Менә борылыштан атлы арба килеп чыкты, ә арбада Шәйдулла бабай утыра иде. Янымда туктады да, арбадан төшкәч шундый сорау бирде:

- Балам, беләсеңме, сиңа ни өчен Тимергали исемен биргәннәр?

- Беләм, Шәйдулла бабай! – дидем.

- Я, сөйләп кара!

- Минем әтиемнең абыйсы Тимергали булган. Ул сугышта һәлак булган, аның исемен Хамалгалим картай миңа кушкан. Хамалгалим картай ни өчен үз баласына Тимергали исемен кушканын да беләм. Картайның энесе Тимергали булган, аны яшен сугып үтергән, энесенең исемен баласына кушкан.

- Бик әйбәт, Тимергали! Рәхмәт белгәнең өчен. Әйдә, утыр арбага, аякларыңа җиңел булыр. Ә хәзер мин сиңа белмәгәнеңне сөйләрмен, исеңдә калсын, балаларыңа, оныкларыңа сөйләрсең. Тимергали абыең белән мин бергә үстек, яшәдек, аерылмас җан дуслар булдык. Дустым бик көчле кеше иде, 70 килограммлы капчыкны бер кулы белән генә күтәреп ала иде. Колхозлар оештырылган вакытта без колхозга кердек, атларыбызны да бирдек. Ләкин атларны бик койты карыйлар иде, менә дигән секереп торган атлар йончып калдылар. Безнең атлар да шундый хәлдә иделәр. Аларны без бик тә кызгана идек. Аяктан егылып куймасыннар дип, колхоз амбарыннан икебез берәр капчык солы сыпырдык. Моны кемдер күреп түрәгә хәбәр иткән. Икебезне дә кулга алдылар, суд булды, икешәр елга хөкем иттеләр. Искитәрлек, колхоз атларын кайгырткан өчен ике елга төрмәгә озаттылар. Башта Каргаполье, соңыннан Чиләбе төрмәләрендә тоттылар. Мине нигәдер иртәрәк бушаттылар, ә Тимергали дустым өч айга соң кайтты. Бераздан сугыш башланды, безне сугышка алдылар. Башка дустым белән очраша алмадым, ул сугыш кырларында ятып калды, мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын. Ә мин әсирлеккә эләгеп, газаплар күрдем. Нишләтәсең, Аллаһы безгә шундый язмыш биргәндер. Менә Тимергали, сине күрсәм, дустым исемә төшә, аны күргәндәй булам. Олыгайдым ахры, гел генә яшьлегем, үткән гомерем күз алдыма килә башлады.

Мин ни әйтергә белмичә тын гына тора бирдем. Шәйдулла бабай да ниндидер уйларга чумып тынып калды. Белмим, күпме шулай торганбыздыр, Шәйдулла бабай: “Уф, Аллам!” – диде дә:

- Тимергали, син “Уф, Алла арбасы” турында ишеткәнең бармы, - дип сорап куйды.

- Юк, Шәйдулла бабай, ишеткәнем юк! – дидем.

- Алайса, тыңла, балам! Каты сугышларның берсендә без чолганышта калдык, әсирлеккә эләктек. Концлагерьларның берсеннән икенчесенә күчерә торгач, мин Герман җиренә барып чыктым. Бер лагерьда әсирләрне милли төркемнәргә бүләләр иде. Мин татарлар төркеменә эләктем. Биредә без көн дә тәгәрмәчле арба белән таш ташый идек. Эш бик авыр, шунлыктан без ябык, хәлләребез начар иде. Ул ташлы арбаны көчкә этеп барасың, менә-менә егылам дип торасың, ә егылырга ярамый. Туктап хәл җыярга автоматлы сакчылар ирек бирми. Шулай да аз гына ял итәргә рөхсәт итәләр иде. Бер ялга туктаганда, арабызда казан егетләребезнең берсе әйтеп куйды:

- Егетләр, сез “Уф, Алла арбасы”н беләсезме? Бу егетебез җавап та көтмичә, үзе үк:

- Бу этләр эшеннән туктагач, без “Уф, Аллам” дип арбаны читкә этәрәбез, - дип куйды.

Башта барыбыз да тын гына эндәшми тордык, соңыннан арабыздан берәү әйтте:

- И, энекәш, дөрес тә әйтәсең шул...

Ике-өч минут үтте микән, без шушы “Уф, Алла арбасы”на җигелеп эшли башладык. Озакламый безне тараттылар. Мин ялгыз калган немец хатыны хуҗалыгына эләктем, аның ире фронтта иде. Анда мал карадым, бакча эшләрен эшләдем...

Шәйдулла бабай кул биреп минем белән хушлашты да, печәнле арбасына утырып, атын куып өенә кайтып китте.

Шәйдулла бабай күптән инде Җир-ана кочагында. Урыны оҗмахта булсын!

“Уф, Алла арбасы” турында Нәби Дәүли дә бер әсәрендә яза. Бәлки Н.Дәүли дә, Шәйдулла бабай да бер концлагерьда, бер татар төркемендә газап күргәннәрдер.

Тимергали ГАЛИМОВ, Курган өлкәсе, Йолдыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836