Материалы

Югалган солдатның исемен кайтарырга

последние и лучшие новости искусства в мире

Кызыл Армия сафларына алынган һәм сугыштан кайтмаган гражданнарның яртысы Хәтер китабында хәбәрсез югалганнар буларак билгеләнгән. Россиянең эзтабарлар отрядлары Калининградтан алып Курил утрауларына кадәр Хәтер вахтасын алып баралар. Хәзерге вакытка алар элек хәбәрсез югалган дип саналган 28 меңгә якын солдатның исемен кире кайтарганнар.

Бөек Ватан сугышы - ул безнең илне ачлыкка, демография, икътисад һәм башка өлкәләрдә күп кенә авыр нәтиҗәләргә китергән гаять зур кайгы. Тик мин аннан килгән иң төп проблема — хәбәрсез югалган миллионнарның язмышлары дип саныйм.

Россиянең һәр гаиләсендә диярлек, сугыш вакытында хәбәрсез югалган туганнары бар. Аларның күбесенең язмышын белү мөмкин түгел инде. Хәбәрсез югалганнар саны буенча мәгълүматлар 2009 елда РФ Президенты тарафыннан әйтелде. Мәрхүмнәр арасында да, элекке хәрби әсирләр арасында да табылмаган кешеләр саны 2,4 млн. кешегә җиткән.

Сугышта һәлак булган әтиемнең энесе - Таштимир Хисаметдин улы Камалетдинов турында берни дә белми идек. Тумышы белән ул Юрмы авылыннан. Безнең бабаебыз – Хисаметдин Камалетдин улы Камалетдинов Юрмыда яши, колхозчы, мулла була. Аның ике хатыны булган. Олы хатыны Арифә 11 бала тапкан, тик дүртесе генә исән калган. Икенче тапкыр өйләнгән очракта, балаларның үлемен туктатырга мөмкин, дигән элекке ышану буенча ул икенче яшь хатын - Фатыймага өйләнә. Ул да 11 бала тапкан, өчесе генә исән калган. Әтием Тимирбулат икенче бала иде. Ә мине әбием хөрмәтенә Фатыйма дип атадылар.

Таштимир Хисаметдин улы колхозда эшли. Атлар белән басулар сөреп, кулдан ашлык чәчкәннәр, печән чапканнар, эскертләгәннәр, барабаннарда бодай суктырганнар. Үзе оста тимерче иде. Хатыны Хәбисә дә колхозчы була. Гаиләдә ике бала: 1939 елда туган кызы Тимербигә һәм 1941 елда туган улы Рәхиб үсә. Хәзерге көндә алар Юрмы авылында яшиләр.

Без эзтабар, район газетасының җаваплы сәркәтибе Татьяна Юрьевна Копнина ярдәме белән туганымның сугышчан юлын торгыздык. Ул 7 елдан артык бу изге эш белән шөгыльләнә, хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен, документларын, бүләкләрен, күмелгән урыннарын торгызырга ярдәм итә. Татьяна Юрьевна һәлак булганнарның туганнары исеменнән бик күп рәхмәт сүзләренә лаек булды. Ул эзтабарларның күп төркемнәре белән хезмәттәшлек итә.

Таштимир Хисаметдин улы фронтка 1941 елның 20 июлендә Вагай район хәрби комиссариатыннан алына. Аңа 27 яшь була. Гади колхозчы егетнең белгечлеге дә, хәрби белеме дә булмаган. Кызылармияче башта Төмәндә формалашкан 126 нчы запас укчылар полкына билгеләнә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар Омск шәһәрендә махсус укулар узалар. Рәхибнең әнисенең истәлекләре буенча, ул бер ай ял бирсәләр дә, нибары ярты ай ял итеп, кире полкка кайта.

Соңрак солдатны 1943 елның 16 декабренә кадәр Ленинград өлкәсендәге Таксово поселогында урнашкан кабул итү–бүлү батальонына, 36 нчы запас укчылар бригадасына җибәрәләр. Рядовой Т.Х.Камалетдинов оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, 1943 елның 20 декабреннән 4144 нче командасының, 78 нче запас укчылар полкында, ә 1944 елның 2 январеннан Кызыл Армиянең 5007 нче командасында, Ленинград хәрби округының 36 нчы запас бригадасында сугыша.

Ленинград блокадасын алганнан соң, безнең гаскәрләр Эстонияне азат итәләр. Аның соңгы хезмәт итү урыны - 109 нчы укчылар дивизиясе була. Командованиенең хәбәр итүенчә, солдат Камалетдинов Таштимир Хисаметдин улы 1944 елның 17 февралендә Эстония территориясендә һәлак була. Ә 1943 елның мартында гаиләсенә хәбәрсез югалуы турында ялгыш хәбәр җибәрелә. Туганнары әлегә кадәр аны хәбәрсез югалган дип санаганнар. Хәтер китабында ул 1941 елда сугышка алынган, шул ук елны һәлак булган, дип язылган.

Улы Рәхиб әтисе турында аз белә. Ул аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килүен сөйләде. Солдатның хатлары да сакланмаган. Рәхиб 1960 елда Вагай хастаханәсендә әтисенең полкташы белән очрашуын яхшы хәтерли. Ул Таштимирны яхшы белгәнлеген, бергә Эстониядә сугышканнарын сөйли. “Соңгы каты сугышта да бергә булдык. Солдатлар һөҗүмгә күтәрелделәр, без Таштимир белән янәшә йөгердек. Кинәт, безнең янга снаряд төште, мине аның дулкыны читкә ташлый һәм исән калырга ярдәм итә. Ә Таштимир булган урында зур воронка калган”, - дип күз яшьләре белән сөйләде ул атасына охшаган Рәхибкә. Фронтовик Томск шәһәреннән булган, соңрак Рәхиб аны эзли, ләкин ул исән булмый.    

Фронтовик Т.Х. Камалетдиновның беренче күмелгән урыны – Эстониянең төньяк-көнчыгыш чите, Вируск өязе, Кяреконна хуторы. Кяреконна 1955 елда Нарвск сусаклагычын төзегәндә юкка чыга. Совет солдатларының җәсәдләрен барлык туганнар каберләреннән республиканың төньяк-көнчыгышындагы Синимяэ янында мемориаль зиратта җирлиләр. Җирләү тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, илнең рус телле халкы иҗтимагый оешмалары, хакимиятнең җирле органнары, РФнең Эстониядәге илчелеге һәм «Поиск» клубы әгъзалары катнаалар. Биредә һәлак булган фронтовиклар хөрмәтенә һәйкәл куелган.

РФ Кораллы көчләренең Хәрби-Мемориаль үзәге мәгълүматларына караганда, Эстониядә 265 совет хәрбиләре каберлекләре бар, аларда 168855 кеше җирләнгән, шуларның 130772 се танылмаган. Бу изге эш белән шөгыльләнүче эзтабарлар тырышлыгында тагын бер Бөек Ватан сугышы батыры исеме торгызылды.

Миллионлаган солдат Ватан өчен көрәште. Аларны әлегә кадәр җирлиләр. Һәлак булган солдатларның исемнәрен ачыклау мөмкинлеге елдан-ел кими бара. Соңгы сугыш ветераннары, сугыш хәрәкәтләре шаһитлары һәм аларның якын туганнары да китә бара.

Син, сугышта вафат булган якын бабам! Туган илебезне саклаган өчен рәхмәт сиңа! Син минем өчен, якыннарым өчен үзеңне корбан иттең, җирдә тынычлык булсын, кешеләр бер-берсе белән килешеп яшәсеннәр өчен көрәштең. Барыгызга да зур рәхмәт! Без синең белән горурланабыз һәм мәңге онытмабыз.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума