Материалы

Югалту

последние и лучшие новости искусства в мире

4-819 январь көнне өлкәбездә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетабызның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы ЕРМЫШЕВның йөрәге тибүдән туктады.

Фәрит Нәриман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районы, Күкрәнде авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе – Хәбибә Хафиз кызы гомер буе Күкрәнде мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә.

Әтисе Нәриман Зәйнетдин улы шулай ук укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызганычка, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, 1961 нче елда вафат була. Хәбибә Хафиз кызы 3 баланы ялгызы гына үстереп, аларга яхшы тәрбия бирә, югары белем алырга ярдәм итә.

Фәрит Нәриман улы 1967 нче елда авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, урта белемне Байкалово мәктәбендә ала. Имтиханнарын уңышлы биргәннән соң, Тубыл педагогия институтына укырга керә. 1975 нче елда физика укытучысы таныклыгына ия булгач, башта мәктәптә укыта, аннары 1980 нче елда Төмән шәһәренә күчеп килә. 6 ел СибНИИНП оешмасында инженер-геофизик булып эшли, күңеле исәпләү техникасына тарту сәбәпле, ул «Алгоритм» оешмасына эшләргә күчә. Биредә вакытында бик абруйлы дип саналган электрон исәпләү машинасының бердәм системасы буенча инженер-электрончысы һөнәрен махсус рәвештә үзләштерә. Ә 1997 нче елда салым органнарына хезмәткә күчә. Монда ул карьера баскычыннан, гади белгеч буларак башлап, мәгълүмат системалары бүлеге начальнигы урынбасарына хәтле күтәрелә. Фидакарь хезмәте өчен Фәрит Нәриман улы күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Фәрит Ермышевның поэзиягә булган мәхәббәте туган мәктәбендә укыган елларда ук сизелә башлый. Туган тел укытучысы Сара апа Ермышева шигырь язу тәртибен өйрәткәннән соң, өй эше итеп шигырь язып килергә кушса, класста һәрвакыт иң яхшысы аныкы була. Бу шөгылен ул лаеклы ялга чыккач дәвам иттерде. Аның туган авылы Күкрәнде, шулай ук күңеленә якын булган Ләчек, Олы Кундан авылларына, ул як табигатенә, якташларына, укытучыларына булган мәхәббәте белән сугарылган матур эчтәлекле, тулы рифмалы шигырьләрен якташларыбыз «Яңарыш» газетасында укып, танышып тордылар. Бик тыйнак, сабыр холыклы Фәрит абый һәр шигырен зур җаваплылык белән, шигырь язу таләпләренә таянып, «иләктән» берничә кат үткәреп, тикшермичә читкә чыгармады. Шуңа да аның шигырьләр саны аз, әмма аларның һәрберсе укучысының күңел түренә кереп, мәңгегә оялый. Аның берничә шигыренә Әмир Хәлидов көй язды, бүгенге көндә ул җырларны җирле җырчыларыбыз сәхнәдән яратып башкаралар һәм, һичшиксез, әле яңалары да яңгырар!

Фәрит Нәриман улының вакытсыз дөньядан китүе сәбәпле, сеңелесе Наилә Нәриман кызының һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Фәрит Нәриман улының иманы юлдаш булсын, кабере якты, киң, урыны мәңге оҗмахта булсын дигән теләктә калабыз.

Яңарыш газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Якташ» иҗтимагый оешмасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума