#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңган хатын-кызларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

16-6Гөлнара Калиева – актив, милли аш-суларны оста әзерләүче, кунакчыл чын татар хатын-кызы. Алар балалары, оныклары белән бер фатирда яшиләр. Шуңа да куркып, моңсуланып утырырга вакыт юк. Гөлнара ханымда, гомумән, күңел төшенкелегенә бирелә торган сыйфат бар димәс идем. Ул гел нәрсә белән дә булса шөгыльләнә, белмәгән эше юк! “Оныкларым белән лего уйныйбыз, зурысы белән дәрес әзерләп алабыз. Тагын да алар камырдан төрле фигуралар ясарга яраталар.

“Яңарыш”ны көтеп алам. Интернеттан яңалыкларны күзәтәм. Өлкәдәге татар тормышы белән гел танышып барам. Фотоальбомнарны бергәләп карарга да мөмкинлек булды. Әле шигырь дә язып куйдым.

Ашарга әзерләү – яраткан шөгылем. Камыр ашлары дисеңме, салатымы, кайнатмаларымы – безнең өстәлдән өзелми”.

* * *

16-4“Өйләребездә һәм фатирларыбызда үзбикләнүдә утыру - иң нәтиҗәле чара. Шик-шөбһәгә бирелмик, имеш-мимешләргә ышанмыйк. Үзбикләнүгә ягъни өйдә утыруга җаваплы карыйк”, - диләр җитәкчеләр, танылган шәхесләр. Гаилә белән өйдә утырганда ашау ягын тәэмин итү хатын-кызга авырлаша. Төмән районының Индрәй авылында Гөлчәчәк Шәмсетдинова үзенең гаиләсен генә түгел, авылдашларын да ярымәзерлектәге тәмле ризыклар белән куандыра. Гөлчәчәк кискән нечкә токмачлар, лагман, ул ясаган манты, пилмән, бәрәңге пилмәннәре (вареники), пәхләвәләр тиз арада таралып бетәләр. Шәмсетдиновлар – бик тырыш гаилә. Алар мал-туар, кош-корт та асрыйлар. Әзерләгән әйберләр барысы да хәләл иттән. Арткан сөт, эремчекләре белән дә теләп бүлешәләр. Монда инде эшсезлектән интегүче юк.

* * *

Гүзәл Назметдинова 3 катлы тукымадан медицина битлекләре (маскалар) тегә башлаган. Ә нишләп аптекалар буйлап юкны эзләп йөгереп, зарланып йөрергә?! Татар хатын-кызы һәрвакытта да авырлыктан чыгу юлын таба белгән. Төмән районының Индрәй авылында Гүзәлгә заказлар җибәреп кенә торалар. Юасың да, үтүкләп киясең. Уңайлы, чыдам, матур. Әле ул аз керемле гаиләләрдәге балаларга түләүсез дә тегеп таратты. Киләсе атнага әбиләргә әзерләп алып килергә уйлый.

* * *

16-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге дә карантинга ябылды. Андагы исәпсез студия, түгәрәкләргә йөрүчеләр өйләрдә хәзер. Клуб җитәкчеләре яңача эшләү рәвешенә күчәләр, өйрәнәләр, программаларын яңарталар. Дистанцион рәвештә булса да, балаларның вакытларын файдалы үткәрүләре өчен көч куялар. Төркемнәренә онлайн-чараларга чакыралар. “Хәзинә” декоратив-гамәли сәнгать студиясе күп төрле мастер-класслар, “Аккош” татар-башкорт биюе хореографик студиясе онлайн-концерт күрсәтте. Видеодәресләрне “Хәзинә” студиясе җитәкчесе Анастасия Хәмзина ясый, төшерә.

Үзәктән әлеге яңалыкларны Зөлфинә Минибаева хәбәр итте. Дистанцион дәресләрдә һәркем дә катнаша ала. Аның өчен билгеле вакытта В контакте социаль челтәрендәге, инстаграммдагы, фейсбуктагы «Центр татарской культуры Тюмень» битләренә керергә генә кирәк. Анда графиклар бирелгән, алдагы дәрес проектлары да бар. Төркемнәргә язылыгыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

* * *

16-8Төмән өлкәсенең төрле районнарына еш чыгулар нәтиҗәсендә кичектерелгән эшләребезне башкарырга вакыт табылды. Көз-кыш буена без районнарда мәдәни-агарту эшләре алып бардык, китаплар, музыкаль дисклар презентацияләре уздырдык.

Ә хәзер март-апрель айларында безнең - себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзаларының һәрберсе диярлек, төп һәм иҗтимагый эштән тыш, китаплар язу белән шөгыльләнә, аларны бастыру өчен мөмкинлекләр эзли. 5-6 китап хәзер үк басмага әзер диярлек. Әлегә исемнәрен санап тормыйм, ел дәвамында алар басылып, аларның презентацияләре узар дип өметләнәм. Себер татар теленә вәгазьләрне күчерәбез, кемдер “Мөслим-инфо” һәм “Хикмәт” газеталарына мәкаләләр яза, кемдер җирле район газеталарына материаллар әзерли. Кемдер радио өчен яңа чыгарылышлар өстендә эшли, социаль челтәрләрдәге төркемнәрне тулыландыра, яңа кызыклы темалар туплый, үзенең музыкаль альбомнарын эшкәртә. Һәркем мөмкин кадәр үз өлешен кертә. Әлбәттә, без үз-үзебезне изоляцияләү режимын бозмыйбыз, совет әгъзалары белән аралашу он-лайн режимда бара, гәрчә элек тә заманча технологияләрдән файдалана идек.

Хәтта карантин турында уйламаган булсак та, без себер татар телендә шигырь укучылар арасында он-лайн бәйге оештырдык, хәзер кешеләр безгә үз видеороликларын җибәрәләр. Элекке проектлар өстендә эшлибез. Шулай ук яңа кызыклы конкурсларга нигезләмәләр дә әзерләнә, аларны 2020 ел дәвамында башлап җибәрергә планлаштырабыз. Планнар һәм идеяләр күп, креатив һәм эшкә сәләтле кешеләр җыелды, эш кайный, ирешелгәннәрдә тукталырга ниятләребез юк.

Фәүсия МАРАГАНОВА,
Төмән өлкәсенең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836