#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы апама хат

последние и лучшие новости искусства в мире

Матур бер кояшлы көнне почтальон апа ашыга-ашыга зур конверт китерде. Хат тышындагы кире адрес юлларында “Юрмы авылыннан” дип язылган. Йөрәгем тетрәнеп куйды. Бу бит минем беренче укытучы апамның туган авылы. Чыннан да хат йөрәгемә иң кадерле булган кешеләремнең берсе Сәкинә апа Нотфуллинадан иде.

Исәнмесез, хөрмәтле укытучым! Безнең Киндерле мәктәбе тормышы белән кызыксынып, безнең уңышларга куанып, безнең белән горурланып яшәвегез өчен зур рәхмәт! Конверт эчендә хаттан башка зур, фотографияләр белән бизәкләнгән альбом бар иде. Анда Сәкинә апаның хезмәт елларына багышланган бай хәзинә тупланган.

“Исәнмесез Мөнирә һәм Фәния (Төхвәтуллина)! Хезмәтегез белән сез хөрмәтлеләр. Киндерле мәктәбе турында “Яңарыш”тан укып торам. Укыдыгыз, тырыштыгыз, хәзерге дәрәҗәгезгә ирештегез, сезнең уңышларга куанам” , – дип яза Сәкинә апа. Рәхмәт, апа, без сезнең укучыларыгыз, шуның белән без горур!

Сәкинә апа Киндерле мәктәбендә унбиш ел эшләгән. Укыту эше белән беррәттән пионервожатый эшен дә алып барган. Район күләмендә Киндерле мәктәбенең пионер оешмасы һәрвакыт беренче урында булып килгән. Шушы альбомда тупланган грамоталарның күбесе шул чорда алынган. “Мин бу альбомны мәктәп музеена җибәрәсем килде. Аны Ришат улымның кызы - оныгым ясап бирде. Хәзерге көндә “пионер”, “комсомол” тарих булып калды бит. Мин Киндерледән 1975 елны киттем, язмыш...” – бу сүзләрдә шатлык та, үкенечле дә нокталар ишетелә. Бу безнең бала чагыбыз, яшьлегебез. Менә шундый, Сәкинә апа кебек тырыш, җанын-тәнен биреп эшләгән укытучы апаларыбыз булган өчен без бүген шул чакларны рәхәтләнеп искә алабыз.

Зәйнәп апа Бакиеваның истәлегеннән: “Киндерле мәктәбендә без күп балалар укыдык, һәрвакыт җылылык белән Сәкинә апаны искә төшерәбез. Шундый кешеләр турында: ”Балалар комиссары”, - дип әйтәләр. Ул безне яратты, хөрмәт итте, аңлады”.

Без апа белән төрле уеннарда, ярышларда катнаштык. Бәйрәм саен авыл клубында искиткеч концертлар оештырыла торган иде. Без кечкенәдән сәхнә балалары булып үстек. Мәктәп елларын җылы сүз белән генә искә алабыз. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Киндерле мәктәбе укытучылары!!!

Бүгенге көндә классташларым матур тормыш корып, һәрберсе үз юлын табып яшиләр. Бергә җыелышып очрашып торабыз. Без - сез чәчкән орлыклар, тырышып укыдык, эшләдек, инде оныклар тәрбиялибез. Тик бала чакны, мәктәп елларын искә төшерсәк, үзебезне шул нәни укучыларыгыз итеп хис итәбез.

Сәкинә апа 38 ел гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган. Анын гомере ул үзе бер зур мәктәп. Күпме бала шул мәктәп бусагасын атлап зур тормышка чыккан, зур дәрәҗәгә ирешкән!

Хөрмәтле укытучым, Сәкинә апа, сезне чын күңелдән киләсе Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

Сезнең укучыгыз Мөнирә КАЛИЕВАӘЛИЛОВА),
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836