Материалы

Укытучы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

5-615 январьда безнең сөекле әниебез Фәрзәнә Фәиз кызы Ташбулатова 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул 1930 елда Төмән районы, Ямбай авылында Әбделфәиз һәм Фәүзия Сафаровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авыр Бөек Ватан сугышы еллары аның уку елларына туры килә: мәктәптә белем алу, Тубыл педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштерү. Шул ук вакытта зурлар белән беррәттән колхоз эшләрендә катнаша.

Яшь укытучы хезмәтен юллама белән 1947 елда Курган өлкәсендә башлап җибәрә. Ерак Сафакүл районында эшләү дәверендә балаларны һәм олы яшьтәге абый-апаларны укыта, РОНО инспекторы һәм мәктәп мөдире вазифасын башкара. Тырыш, зирәк, киң белемле укытучыны коллективта тиз яраталар.

1950 нче елны Тубылда бергә укыган укытучы Кәүсәр Әбделәхәт улы белән Байкал районы, Торбы авылында гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Бер-берсенә ныклы терәк булып, өйдә дә, эштә дә алар 24 ел бәхетле гомер кичереп, 6 бала үстерәләр. Авыл укытучысының тормышы җиңел булмаса да, авырлыкларга бирешмәгән, бернинди эштән курыкмаган. Көндезен ул мәктәптә эшләгән, кичләрен авылдашларын укыткан. Аш-суга, кул эшләренә оста булган. Безгә күлмәк–чалбарлар теккән, оекбаш-бияләйләр бәйләп өлгергән, кичләрен укучыларның дәфтәрләрен тикшергәннән соң, төнгәчә пәрдәләр чиккән.

Авыл тормышында актив катнашкан: бәйрәмгә концертлар үткәрүдә, агитатор эшләрендә катнашкан. Торбы мәктәбендә дә укып белем алган күренекле шәхесләр аны ихтирам белән искә алалар.

Безнең әтиебез яшьли вафат булгач, югалып калмады, хезмәтен дәвам итте. Гомер буе балалары өчен яшәде, аларны аякка бастыруга бөтен көчен куйды, югары белемле итте. Безне тәртипле, хезмәт сөючән итеп үстерде. Бүгенге көндә лаеклы ялда. (Асия кызы гына ООО “Нефтяник” больницасында хезмәтен дәвам итә).

Әниебез Фәрзәнә Фәиз кызы “Хезмәт һәм тыл ветераны” буларак, юбилейлы медальләр белән бүләкләнгән. 2008 елда аңа беренчеләрдән булып губернатор “Ана даны” медален тапшырды.

Бүгенге көндә 12 оныгы, 11 нәбәрәсенә шатланып кадер-хөрмәттә Төмән шәһәрендә кызы Әнисә гаиләсендә яши.

Юбилей көнендә үзе яратканча хәтем-аш үткәрдек. Әниебезне шәһәр хакиямите һәм социаль яклау үзәге вәкилләре котлады, президент В.Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

Әнисә НИЯЗОВА (Ташбулатова).Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума