Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы һөнәре – аның язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-7Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче Луиза Хәйбуллина бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Турай авылында яшәүче Майшикәр Ризван кызы белән Илдус Нигъмәтҗан улы Фәйзуллиннарның мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз сала. Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе, укытучылары киңәше буенча Ишим педагогия институтына укырга кереп, югары белемле башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия була. Һөнәрен үз теләге белән сайламаса да, Луиза Илдус кызы беркайчан да бу турыда үкенми: “Беренче көннән үк балаларны яраттым. Мин аларның иң якын, үз кешесенә әйләндем”, - дип әйтә ул.

1988 нчы елда укуын уңышлы тәмамлап, юллама буенча “Пионерлар йорты”нда әйдаман булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Әмма яшь белгечне 1989 елда язмыш Шыкча якларына алып килә. Бик зур тырышлык таләп иткән хезмәтеннән ямь һәм тәм табып эшли ул. Эшнең серләренә, әлбәттә, тәҗрибәле коллегалары төшендерә. “Иң авыр вакытларда Мәүчия Хәмит кызы Рәхимова ярдәм кулын сузды”, - диеп әйтә ул олы хөрмәтен белдереп. Үрнәк алырдай көчле педагоглар белән эшләргә насыйп булуына ул бүген дә сөенеп туя алмый. «Өйрәттеләр, аңлаттылар, юаттылар, бервакытта да битараф булмадылар», - ди ул коллегалары турында. Һәрвакыт аларның киңәшләрен тыңлап, таләпләрен үтәп хезмәт тәҗрибәсе туплый. Шыкча авылына килеп урнашкач, Рафаэль Әйматдин улы белән гаилә учагы кабызып, кызлары Римма белән уллары Рөстәмгә гомер бүләк итәләр. Аларны әти-әни кешелекле һәм кечелекле итеп тәрбияләп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар.

Укытучы гомере еллар белән түгел, тугыз айга сузылган уку елы белән санала. Алай дисәк, Луиза апа 25 тапкыр беренче һәм соңгы кыңгырау тавышын ишеткән кеше. Луиза Хәйбуллина бар нәрсәгә дә өлгерә. Мәктәп кысаларында үткән барлык чараларга да эчтәлекле программалар төзи, үзе үк шул чараларны оештыра һәм алып бара. Актив укытучы шулар арасында кайный. Мәктәп даими хәрәкәттә: бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар, кунаклар, ачык чаралар, беренче җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләре... Мактау кәгазьләрен, дипломнарны саный китсәң, алары да шактый.

- Луиза Илдусовна, “укытучы булып туган”, диләр - бу сезнең турындамы?

- Әйе. Үз эшемне яратып, горурланып әйтә алам: мин – укытучы. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам. 33 ел гомуми стаж арасында күп еллар педагог-оештыручы булып, соңрак «Гвоздика» шифаханәсендә социаль эшләр буенча белгеч булып эшләдем, әмма балалар үзенә тартты. Беренче һәм соңгы кыңгырауларга гына хас булган моңсулык онытылмый икән, яңадан мәктәпкә кайтып, бүгенге көндә ике сменада балаларга башлангыч белем бирәм. Һәр авыл мөгаллиме кебек җәмәгать эшләрендә актив катнашам.

- Луиза Илдусовна, «Z» балалар буыны ничек укый, алар белән нинди телдә аралашасыз?

- Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Хәзер балалар берничә ел элек укыткан балалардан бик аерылып торалар. Шуңа күрә алардан калышмаска, үз-үзеңне үстерергә, елдан-ел белемемне камилләштерергә, яңалыкларны белергә туры килә. Укучыларым белән бергә үсәм мин. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар тырышлык белән бәйле. Әмма ничек кенә булса да, үкенмим. Җан таләбе шундый: яңалыклар белән ачылган дәресләрдән, минем укучыларымнан башка яшәве күңелсез булыр иде.

- Луиза Илдусовна, буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

- Бүгенге көндә буш вакыт калмый да диярлек. Иртәдән кичкә кадәр ике сменада эшлим. Шуңа күрә өйдә ял итәргә, вакытымны туганнарым белән уздырырга тырышам. Ә бигрәк тә хәзер буш вакытымны оныгым белән үткәрүне өстен күрәм. Әби дә булгач, оныгымның бәхетле мизгелләреннән ләззәт аласым килә.

Луиза Илдус кызы - гаилә учагын саклаучы кадерле әни һәм тормыш иптәше, оныгының хөрмәтле әбисе дә. Шушы көннәрдә аның олуг юбилее булып узды. Аңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Укучыларын шатландырып, аларны аңлап, ихласлыкларын сүндерми, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә әле!

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836