#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы исемен горур саклаучы

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4“Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Рәхилә Янтимер кызы Уразаева белән, Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеге студенты буларак, 1994 нче елда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенә дәүләт практикасын үтәргә барганда таныштым. Ул чакта апа үзенең төпле белеме, туган телебез, әдәбиятыбызга чын күңелдән гашыйк булуы, бар халәтеннән эшкә бирелеп, аны зур җаваплылык белән башкаруы гына түгел, үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы, эчкерсезлеге һәм намуслылыгы белән дә минем олы хөрмәтемне яулады. Апа белән икенче очрашуым да онытылмаслык якты мизгелләр калдырды.

Улым 6 нчы сыйныфны Яңа Кәешкүл мәктәбендә укыды. Рәхилә апаның ярдәме белән бер ел эчендә ул татарча язарга, укырга, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Ул чакта апа татар драмтүгәрәген алып бара иде, улым да бик теләп аларга кушылды, концертларда катнашты. Укучылар белән сәхнәләштерелгән шаян күренешләрне без бүгенге көндә дә, хәтер яңартып, видео магнитофон ярдәмендә карап алабыз. Өченче тапкыр язмыш безне “Яңарыш” редакциясендә күрештерде. Апаның ихласлыгы, бай тәҗрибәсе, матур эчтәлекле саллы язмалары, өстәвенә газетаның чын патриоты булуы да мине генә түгел, барыбызны да чын-чынлап сокландыра.

Яңа Кәешкүл авылының атаклы укытучылар династиясеннән булган Рәхилә Уразаева Хәтимә Мәмәтбак кызы белән Янтимер Әбделвәли улы Кармановлар гаиләсендә 8 бала арасында 3 нче кыз булып дөньяга килә. Зур, тату гаиләдә кечкенәдән эшкә чыныгып һәм әтисе, аннары апалары кебек укытучы булырга хыялланып үсә. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, 1974 нче елда ул балачак хыялын гамәлгә ашырып, Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Кулына рус теле һәм әдәбияты укытучысы таныклыгын алгач, туган мәктәбенә үз һөнәре буенча эшләргә кайта. Бераздан белемле, тырыш укытучыга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны ышанып тапшыралар. Үзенең вазифасына зур җаваплылык белән караган укытучы туган телебезнең бай хәзинәсен, татар әдәбиятының тирән эчтәлеген укучыларының күңеленә сеңдерү, аларның үзаңын, фикерләү осталыгын үстерү, туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт уяту максатларын һәр дәресендә беренче планга куя. Укыткан дәверендә укучылары район, өлкә һәм регионара олимпиадаларда югары урыннар алалар. 20дән артык укучысы Тубыл педагогия институтының рус һәм татар бүлегендә укып, дәүләт практикасын яраткан укытучылары җитәкчелегендә уңышлы үтәләр. Алар арасында туган мәктәпләренә эшләргә кайтучылар да бар. Рәхилә Янтимер кызы туган як фольклорын җыеп туплау белән дә шөгыльләнә. Нәсел шәҗәрәсен төзи. Авылдашы җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовның иҗатын популярлаштыру буенча да ул күп эшли. Шагыйрьнең үзе һәм хезмәте турында “Яңарыш” өлкә һәм “Ярковские известия” район газеталарына мәкаләләр яза, аның турында “Дусларга сукмак” радиотапшыруында чыгыш ясый. Шигырьләрен фәнни яктан анализлап, аларга олы бәя биреп язылган мәкаләләре белән “Сөләйманов укулары” регионара фәнни конференцияләрендә катнаша. Авылны төзекләндерү, уңай шартлар булдыру эшләрендә дә Рәхилә Янтимер кызының өлеше зур. 1993 нче елда ул җимерек хәлдә булган авыл клубына капиталь ремонт ясауларын үтенеп өлкә мәдәният комитетына хат яза. Озак көттерми, уңай җавап килеп төшә дә, авыл клублы була. Таштан 2 катлы мәктәп тә аның өлкә хакимиятенә язган мөрәҗәгате ярдәмендә төзелә. Ирешкән нәтиҗәләре өчен Рәхилә Янтимер кызы өлкә мәгариф һәм фән департаменты, РФнең мәгариф министрлыгы Мактау кәгазе, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Әмма укытучы өчен иң югары бәяләмә - укучыларының уңышлары, коллегалары, авылдашларының чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре.

Рәхилә Янтимер кызы оста куллы, эшчән Камил Зарифулла улы белән тормыш корып 2 егет һәм бер кыз үстерделәр. Бүгенге көндә Уразаевлар Төмән шәһәрендә яшәп кызы Фирдәвес һәм улы Илзурның балаларын тәрбияләргә булышалар. Әнисе һөнәрен сайлаган уллары Дамир гаиләсе белән Вагай районы, Юрмы авылында яши. Рәхилә Янтимер кызы: “8 оныгыбыз бар, барысы белән дә горурлана алам, тыңлаулылар, тырышлар, әти-әниләре зурларга игътибарлы итеп, эшкә өйрәтеп үстерәләр. Лаеклы ялда булгач, күп вакытымны рәхәтләнеп оныкларыма багышлыйм. Алар белән дәрес әзерлим, рәсем ясыйбыз, әкиятләр укыйбыз. Буш минутлар табылганда “Яңарыш” газетасына мәкаләләр язам. Газетаның һәр санын көтеп алып яратып укыйм, татар дөньясындагы яңалыкларны аннан беләм”, - дип әйтә.

Бу көннәрдә газетабызның якын дусты Рәхилә Янтимер кызының туган көне булып үтте. Без аны чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, парлы, бәхетле озын гомер телибез, яңадан-яңа язмаларын көтеп калабыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836