Материалы

Укытучы күңеле сүрелмәсен...

последние и лучшие новости искусства в мире

Көз быел үзенчәлекле, шагыйрьләр, рәссамнар эшләренә тасвирлау булып, озак истә калыр кебек.

Без инде, саз якларыннан буларак, үзебезне табигать күренешенә килешеп яшәгәндәй тоябыз.

Менә самолет, авыл өстеннән генә тиешле рейсын үтәп, һавага күтәрелде. Олырак яшьтәгеләр югарыга карап, самолет белән түгел, Апа белән саубуллашкандай, моңсуланып калдылар. Чөнки бу авылда кеше күңеленә кереп калган апа – Жануфа Гайният кызы Абушева яши. Ул минем беренче укытучым.

Озын чәчле, матур йөзле, йомшак сүзле, нык белемле Апа әле бүген дә күз алдымда. Булат абый белән матур, акыллы балалар үстерделәр. Ләкин язмыш кешене сайлап тормый. Жануфа апа тормыш иптәшен, бердәнбер улын югалтты. Ул бүген Омск ягына – кызларына юл тотты. Чөнки зур йортта берүзенә кышны үткәрү авыр. Авылдашлары керәләр дә чыгалар, ә калган вакытны үзенә генә, улының, тормыш иптәшенең стенада эленгән фоторәсемнәре белән “сөйләшү” бик авыр.

Ә Апабызның бездән юл алуы, һай-һай, күңелебезгә бик авыр. Кеше бит дөньяда үзе генә яши алмый. Менә дигән оныклары бар, кияүләре... Гомер буе кешелек сыйфатлары тәрбияләгән, аң, белем биргән, меңләгән сорауларга җавапсыз калмаган олы Апабызга исәнлек-саулык теләгән кебек, Олы күл аккошлары да каңгылдашып, канатларын җилпендереп балаларын озын юлга әзерләгән арада, кинәт тынып калдылар...

Жануфа апага хәерле юллар, кабат кайтуын теләп, без дә җылы тойгыларга бирелеп, туктатып торган эшебезгә тотындык.

Укытучылар,авылдашлар исеменнән Рәкыя ӘМИНОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума