Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Сүзем 40 елга якын балаларга мәгърифәт нурын чәчүче Маhинур Сәйфетдин кызы Әминова (Сияутдинова) турында булыр. Язмыш дигәнең адәм баласын кая гына ташламый...

Чыгышы белән Маhинур Сәйфетдин кызы Тубыл районының Арткавыл (Ирек) авылыннан. Сугыш чоры кешеләре, үзләре укый алмагач, балаларын гел белемгә өнди: татар халык әкиятләре, шигырьләр сөйләп, эшләгәндә җырлар җырлап, туган якка, телгә мәхәббәт уяталар.

Кечкенәдән аң-белемгә тартылган кыз башта авыл мәктәбен, аннары Тубыл шәhәренең 15 нче мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Татар теленә мәхәббәт, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын тирәннән өйрәнү теләге аны пединститутның татар теле бүлегенә алып килә. Ул аны да уңышлы тәмамлап, Яркәү районы Кызылъяр мәктәбенә татар теле hәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

Уку елының hәр иртәсе яңалык белән туа, үзгәрешләр алып килә, мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кызчык hәм малайның биредә исеме, истәлеге кала. Димәк, Маhинур Сәйфетдин кызының күңел дәфтәрендә күпме укучының исемнәре, шатлыклары hәм борчулары теркәлгән. Кызылъяр мәктәбендә ул 40 елга якын хезмәт иткән. 40 ел, әлбәттә, аз түгел, 40 ел гомер эчендә ул үз һөнәренә тугрылыклы калып, татар теленә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләп күпме укучыны тормыш юлына бастырган.

Маhинур Сәйфетдин кызы чын мәгънәсендә укучыларның икенче әниләре булды. Укучыларны шундый якын күрде, әйтерсең лә, алар барысы да аның үз балалары. Олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче нәкъ менә Маhинур Сәйфетдин кызы булды. Балачакны тагын да матур, эчтәлекле, файдалы да итә белде. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәтте: олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәде. Аның укучыларга биргән күңел җылысын, акыллы киңәшләрен санап бетергесез. Маhинур Сәйфетдин кызы җитәкләгән класс укучылары тәртипле, бердәм булулары белән мәктәп күләмендә аерылып тордылар. Хәзер дә бер-берсе белән аралашып, апалары белән тыгыз элемтәдә торалар.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәрестә төрле алымнар кулланып, аларны актив сөйләмгә тартырга тырышты, иң беренче чиратта, аларда телне өйрәнү теләге уятырга омтылды, сөйләм осталыгын үстерү юлларын эзләде.

Аның дәресләре нинди искиткеч! Татар теле дәресләре сәяхәт дөньясына әверелә: төрле ярышлар, бәйгеләр, уеннар үткәрелә, әкиятләр, иншалар языла. Аның укучылары районда үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Маhинур Сәйфетдин кызы тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Маhинур Сәйфетдин кызы тормыш иптәше Мәхмүт Хәмит улы белән дус, тату гаилә корып 5 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерделәр. 12 онык, 9 нәбәрәсе бар. Алар белән горурланып яши. Аның эшен хәзер кызлары Зөлфия, Эльмира, Динара дәвам итәләр.

Менә шулай эшне, балаларын, оныкларын, тормышны яратып яши безнең хезмәт ветераны Маhинур Сәйфетдин кызы.

8 ноябрьдә Маhинур Сәйфетдин кызы 83 нче гомер көзен каршылады. Аны котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, балалары белән бергә-бергә тигезлектә яшәргә язсын дигән теләктә калам.

Вәсимә МУРЗИНА. Яркәү районы Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836