Материалы

Укытучы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

39-4Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай 15нче мәктәпкә йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга, дип
Тубыл урамнардан атлавым.

Якты йөзле укытучылар каршы алды,
Өйрәттеләр белем серләрен.
Дуслар белән бергә өч ел укып,
Бик тиз узып китте көннәрем.

Үткән 2017 елда коммунистлар партиясенә 100 ел тулды, 2018 елның 29 октябрендә комсомолга 100 ел тула, 2018-2019 уку елында Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе 100 еллык юбилеен каршылый. Юбилейлар төрле: өлкә, шәһәр, район, авыл, гаилә юбилейлары була.

Ә менә филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры, укытучылар укытучысы – Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина, күптән мәрхүм булган укытучыларның юбилейларын онытмыйча язып чыккан. Аларның тугрылыклы эшләренә бәя биреп, онытырга ярамаганлыгын аңлата. (“Яңарыш”, №-35, 31 август). Рәсемдә: арттагы рәттә уң яктан 4нче бала Рөстәм Ниатбакиев – оныгым (“Яңарыш” №-13, 2018 ел, 30 март). Галия Абайдуллинаның “Без сугыш чоры балалары, 15нче мәктәптә укуыбыз белән бәхетлебез” дигән сүзләре мине бик горурландырды. Хыялларга, уйларга чумып, сазлар аша 15нче мәктәпкә килеп керүләр, ай буена авылларда яшәп эшкә йөрүләр, Үләртеш авылында җитен йолкулар... Барысы да бүгенгедәй искә төшә.

Инде мин 15нче мәктәпкә ничек килеп урнашуым турында аңлатам. Вагай районы, Кече Уват авылы, кечкенә генә утраучыкта күл янына урнашкан, тирә ягы сазлык.

Башлангыч 4нче сыйныфны укып бетергәч, Тугыз җидееллык мәктәбенә барып укырга уйлаган кеше юк. Инәм мине дә Тугызда яшәгән укытучыга бала карарга бирде. Укучыларның мәктәпкә баруларын, кайтуларын күреп, укыйсым килеп карап торам.

Октябрь аенда авылдан хатын-кызлар килгәннәр иде. Аларга ияреп кайтырга чыктым. Сазда яшеренер урын юк. Болар мине күреп туктап көтәләр. Мин дә туктыйм. Аңладылар да, тиз генә кайтып инәмә белдергәннәр. Ул каршыма киемнәр китерде. Саз туңган иде. Мин ялан аяк, ялан күлмәк, яңадан 1 ел 4 сыйныфны укып чыккач, укытучым Роза Закир кызы Шамратова, укырга теләгемне аңлап, Тугызга 5нче сыйныфка барып укырга кирәклеген аңлатты. Инәм белән саздан бата-чума киттек. Мине интернатта калдырып, үзе кайтты, өйдә 6 яшьлек сеңлем калган иде.

7нче сыйныфтан соң кызлар белән Тубыл татар педучилищесына бардык. Соңга калганбыз, кире кайттык. Мин мәктәптә җыештыручы булып эшләп тордым.

Тугыз мәктәбенә яшь укытучы Галия Гани кызы Мировалева рус телен укытырга килгән иде. Аның мине Тубылның 15нче мәктәбенә җибәрәсе килде. Шәһәрдә яшәгән Нурия апасының адресын, ничек барырга план сызып бирде. Сызым буенча эзләп таптым, яхшы каршыладылар, үзләрендә яшәттеләр. Нурия апа 15нче мәктәпкә алып барып тапшырды. Шулай итеп мине бәхетле итүчеләр апалы-сеңелле Мировалевалар булдылар. Озак еллар хатлар аша белешеп, аралашып яшәдек. Нурия апаның хатлары әле дә саклана. Кызганычка каршы, мәңгелек дөньяларына күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын!

“Яңарыш”ка 15нче мәктәп турында язган авторларның теләгән теләкләренә кушылып, барыгызга да ныклы саулык, гаилә бәхете, Ходайның биргәненә шөкер итеп, бирмәгәненә риза булып, өмет итеп, тыныч картлыкта яшәгез, гомер юлларыгыз озын булсын.

Айнихәят УРАЗОВА, Урта Тарман авылы, Түбән Тәүде районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума