Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучымны юбилее белән котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Безгә күпме яшь булса да, яшьлек һәм мәктәп еллары исебездән чыкмый. Белем, тәрбия биргән укытучыларыбыз якты хәтирә булып күңел түрендә саклана. Үзем дә укытучы һөнәрен сайладым, укытучыларым белән аралашып яшәвемә шатмын.

Мин 4 классны Хан авылы мәктәбендә тәмамладым, ә 5-6 классларны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә укырга туры килде. 1962 елдан Хуҗайлан авылы мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Мәктәп директоры Якуб абый Зәнкиев иде. Бу күңелле елларны онытып булмый. Төрле чаралар оештырылды. Һәрбер кабинетта радио эшләде, тәнәфестә татар җырлары яңгырый, зур тәнәфестә малайлар гармунда уйныйлар иде. Класслар арасында төрле ярышлар үткәрелде: белем алу, матур, чиста язу, тәртиплелек. Атна ахырында линейкада ул ярышларга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә. Яхшы урын алу, җиңү яулау өчен без бик тырыша идек. Күп нәрсә җитәкчедән тора. Якуб абый, Рәшидә апа, Туктабикә апа, Альберт абый, Тукай абый, Кафия апа безнең хәтердә. Бу бөек укытучылар арасында сөйкемле, балаларны ихлас күңеле белән яраткан яшь, матур укытучы – Хәмидә апа эшләде. Ул елларны немец телен укытты. Апа мәктәптә укучылар белән чараларны кызыклы үткәреп, укыткан фәннәренә кызыксыну уятып, җитезлеге белән безнең мәхәббәтне яулады.

Мәктәпне 1965 нче елны тәмамласам да, Хуҗайлан мәктәбендә укыган еллар онытылмый. Мин хәзер үзем дә ветеран укытучы. Хәмидә апа белән аралашып, телефоннан сөйләшеп торабыз. Миңа ул: ”Син минем үз кызым шикелле булдың”, - дип әйтә. Мин аның ул сүзләренә шатланам, сөенәм. Ул бүген дә кайгыртучан, ярдәмчел, искиткеч кунакчыл. Аңа кунакка килсәң, һәрвакыт ачык йөз, җылы сүз белән каршы ала. Аның тормышы, кешелеклелеге, тыйнаклыгы безгә үрнәк булды. Үрнәк апабызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләп, рәхмәт сүзләрен юллыйбыз.

Маркизә НӘБИЕВА,
Тубыл районы, Ябалак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836