Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укучыларының хөрмәте аларга кадерлерәк

последние и лучшие новости искусства в мире

44-5Яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган педагогик хезмәт ветераннары Аслана авыл җирлегендә бик күп. Укытучылар көнендә Ялутор районы, Аслана мәдәният үзәгендә бик уңышлы эшләп торучы “Тамаша” (җитәкчесе Ильяс Бакиев) фольклор ансамбле җырчылары Күлавыл, Калмаклар, Кактамак, Бумаер авылларына барып “Без сезнең исемнәрне онытмыйбыз” дип аталган бәйрәм программасы белән чыгыш ясадылар. Беренче чиратта тамашалылар Күлавылда яшәүче педагогик хезмәт ветераны Наҗия Сабир кызы Миназарованы һөнәри бәйрәме белән котладылар. Ул хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек шәхес.

Гадәттә, кеше турында аның эшләре буенча хөкем итәләр. Наҗия Сабир кызының да фидакарь хезмәте хакимият органнары тарафыннан билгеләнеп, аңа “Өлкән укытучы” исеме бирелгән. Әмма Наҗия Сабир кызы өчен иң зур бүләк – йөрәкләрендә якты эз калдырган укучыларының мәхәббәте һәм хөрмәте. Ел саен 5 октябрь көнне шатлыгыннан күзләре яшьләнә, котлау сүзләрен җиткерергә теләүчеләрдән телефоны тынмый, кунаклардан йорт ишеге ябылмый. Һичшиксез, кызыклы һәм ачык күңелле шәхес ул, бер генә очрашу да аның “гомерлек иптәше” - гармуныннан башка узмый... Бу көнне “Тамаша” ансамбле җырчылары Кактамак авылына да барып җиттеләр. Биредә укытучыларны “Умырзая” (җитәкчесе Ильмира Гарипова) ансамбле җырчылары, мәктәп балалары көче белән әзерләнгән бәйрәм табыны һәм бик күңелле мәдәни программа көтә иде. Чара барышында оештыручылар тантана сәбәпчеләрен котлап, бүләкләр тапшырдылар, җырлап-биеп күңел ачтылар. Бумаер авылында тамашалылар Аслана мәктәбендә озак еллар математика фәнен алып барган ветеран укытучы Роза Зиннәт кызы Шәрәфетдинованы данладылар. Бу көнне аның туган көне дә икән. Аңа ныклы сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге теләделәр. Ильяс Бакиев башкарган эшләренә йомгак ясап: “Педагогик хезмәт ветераннарына карата хөрмәт без оештырган акция белән генә чикләнмичә, һәрберебезнең көндәлек бурычына әйләнер дигән өметтә калабыз”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836