#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы куанычы

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Юрмы мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы, хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Сәкинә Рәхмәтулла кызы Нотфуллина июнь аенда юбилейлы туган көнен каршылый.

Сәкинә Рәхим кызы Юрмы авылында туса да, ятим калып, Тубыл балалар йортында тәрбия алып, татар педучилищесында укып таныклык алгач, күп еллар Түбән Тәүде районы, Киндерле сигезьеллык мәктәбендә эшли. Киндерле егете Робинзон Нотфуллин белән гаилә корып яшиләр. Таләпчән укытучы, уңган хуҗабикә, 3 бала анасы, сабырлык, тырышлык белән балаларга ныклы белем бирергә дә, җәмәгать эшләренә дә өлгерә.

Гомер искән җилдәй сиздерми уза. Тәкъдир күкләрдә билгеләнә, диләр. Язмышыңа язылганны алдан белеп булмый.

1975 елда Сәкинә Рәхмәтулла кызы 3 баласын алып, туган авылы Юрмыга кайтып, мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буенча эшкә урнаша. Инде тәҗрибәле, тирән белемле укытучы шатлык һәм куаныч белән мәктәп бусагасыннан атлап керә. Чын укытучы булу өчен анда барлык сыйфатлар бар: оста сүзле, ягымлы тавыш белән әдәби телдә матур сөйләшә, биергә өйрәтә. Эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, эшен яратып, бар баланы тигез күреп, һәркайсына якты киләчәк теләп төпле белем бирергә тырышты.

Директорның ярдәмчесе, коллективны оештыручы, пионер, комсомол эшләрен һәм башка йөкләмәләрне дә үтәргә тырышты. Белем бирүдән башка укытучыларның тантаналы юбилей кичәләре үткәрелеп барды.

Мәктәп районда күренекле урында, тәрбия һәм белем бирү буенча күрсәткечләр яхшы.

Сәкинә! Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның, саф һавасын сулап, үз аякларың белән йөреп, бала-оныкларыңның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерергә язсын.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836