Материалы

Укытучы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

26-6“Язмышыма, кызым, шөкер итеп яшим. 20 ел инде 5 намазымны бер дә калдырмыйм. Ходаем сынаулар җибәреп торса да, үзе үк дөрес юлны күрсәтә бара. Күрәсең, мин Тәңремнең яраткан бәндәседер - яшь чакта башым бик каты авыртты, хастаханәләрдә ятып ала идем, шул ук вакытта Аллаһым дәвасын да бирде, гомерне дә жәлләмәде, бәхетле картлык кичерергә дә язган булып чыкты”, - дип сүзен башлап җибәрде бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнгән әби, 40 елдан артык Түбән Тәүде районы, Казанлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән тыл һәм хезмәт ветераны Зәйтүнә Шәрифулла кызы Юзиханова. Лаеклы ялга чыккач, балалары аны Төмән шәһәренә алып киләләр.

“Элек күрше әбиләр белән шәһәр буйлап йөрергә ярата идек, хәзер өйдә утырам. “Яңарыш” газетасын беренче көненнән яратып укып барам, мөселман календарьларын укыйм, телевизордан сериаллар карыйм. Быел да Алмаз улым җир казып, түтәлләр ясап биргәч, кыяр, суган, кәбестә утырттым. Бала-оныклар төшенкелеккә бирелергә вакыт бирмиләр, берсе килә-китә, икенчеләре – телефоннан шалтыратып хәлне белешеп ала”, - дип дәвам итә ул үзенең тормышы белән таныштырып. Сөйләшкән арада әбинең шаулап үскән бүлмә гөлләренә игътибар итеп, сокланып куйдым.

Зәйтүнә Шәрифулла кызы 1924 елда Свердловск өлкәсендәге Нехорошкова авылында 5 балалы гаиләдә туа. 4 яшендә гаиләләре Себер якларына килеп, башта Велижан районындагы рус авылында яшиләр, аннары Урманбаш авылына күчәләр. Биредә ул башлангыч сыйныфларны тәмамлап, Эске җидееллык мәктәбенә укырга китә. Аннары белемен дәвам иттерү максаты белән Тубыл педучилищесына юл ала. 2 нче курсны тәмамлап кына килгәндә, Ватан сугышы башлана. “Сугышны ишетү белән барыбыз да пристаньга йөгердек. Ләкин укытучыларыбыз кире борып алдылар. 3 нче курста хәрби хезмәт, физкультура дәресләре күбрәк кереп, безне беррәттән фронтка да әзерләделәр. Кышын чаңгыда шуып, атарга өйрәнеп, җәен суда йөздереп 11 студентны имтиханнар биргәч, тагын бер айга хәрби ОблОНО карамагына җибәрделәр. ОблОНО миңа Омск өлкәсенең Тевриз районы мәктәбенә математика һәм биология дәресләрен укытырга юллама бирде. Дәресләрдән тыш без балалар белән төнге эшкә чыгабыз, кайбер көнне мәктәпкә утын әзерлибез, я урманга агач кисәргә китәбез. Мин ул елларда укытучы гына түгел, агитатор, пропагандист та идем, кич белән клубта «избач» булып эшлим. Ә җәйге ялга Урманбаш авылына кайтып, әтигә атлар карарга булышам. Сугыш беткән хәбәрне авылга хат ташучы җиткерде. Ул елашулар, җыр-биюләр әле дә күз алдымда”, - дип искә ала әби әлеге дәһшәтле көннәрне.

Зәйтүнә Шәрифулла кызының сугыштан соңгы педагогик эше башта Муллинка, Урманбаш мәктәпләрендә, башлана, аннары лаеклы ялга чыкканчыга хәтле ул II нче Казанлы мәктәбендә балаларга белем бирә. Гаилә тормышын Муллинка авылы егете – Габдрахман Гайнулла улы белән бәйләп, 4 бала үстереп, аларга югары белем бирергә ярдәм итәләр. Балалары сайлаган эш урыннарында намуслы хезмәтләре белән өлкәгә танылдылар. Ләкин, кызганычка каршы, 6 оныгының 5 набәрә бүләк итүләрен гаилә башлыгына күрергә насыйп булмый, сугыш яраларыннан арына алмыйча, ул дөньядан иртә китә.

Зәйтүнә Шәрифулла кызының фидакарь педагогик хезмәт юлы эзсез үтмәде. Аның укучылары өлкәдә генә түгел, ил күләмендә беренче укытучыларының исемен таныттылар. Укучыларының саф йөрәктән чыккан рәхмәтләре өлкән яшьтәге педагогның күңелен җылыта.Зәйтүнә Шәрифулла кызын гомер бәйрәме белән котлап, саулык-тазалык, имин тормыш телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума