Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучыбыз белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең яраткан укытучыбыз Уразаева Нурлыгаян Ниязбәк кызының 13 октябрьдә туган көне. Без, Халидә, Тәслимә һәм мин – Эльмира укытучыбызны котларга юл алдык.

Менә таныш йорт, подъезд, фатир. Без, беренче класс укучылары кебек, тын гына ишек янында басып торабыз, дулкынланабыз. Менә ул ишекне ачты... Таныш, акыллы күзләр, әзрәк картайган, чәчләргә бәс кунган...

Фатирга узгач, 40 еллык вакыт арасы да юкка чыкты кебек. Көлешә-көлешә, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә мәктәп елларын искә төшердек.

Нурлыгаян Ниязбәк кызы Яркәү районы, Тархан авылына Тубыл пединститутын тәмамлап 1965 елда килә. Кечкенә буйлы, нәзек, шул ук вакытта таләпчән укытучы безгә искиткеч тәэсир итте. Югары класс укучылары аңа Нурлыкояш дип исем дә биреп куйдылар. Бишенче класс укучыларыннан барысы да көнләштеләр. Ник көнләшмәскә! Алар рус теле һәм әдәбиятын, немец телен Нурлыгаян Ниязбәк кызында белем алачаклар. Авыл балалары өчен түгәрәкләр, көзге урманда дәресләр, Тубыл, Ленинград шәһәрләренә экскурсияләргә бару бик кызык иде. Кыска гына вакыт эчендә яшь укытучы авылдашларының мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулап өлгерде. Тиздән ул кәләш һәм әни дә булып өлгерә. Ул мәктәп тормышында актив катнаша, 20 ел Тархан сигезьеллык мәктәбендә эшли. Укытучылар коллективы бу мәктәптә дус, бердәм була. Мәктәп директоры Вил Мамаев, аннан соң Гали Шәрәфетдинов билгеләнә. Укытучылар: Фәгыйлә Имашева, Кашифә Насыйбуллина, Зәкия, Абилә Әйтбаевалар, Рауза Абайдуллина, Фатыйма Ильясова, Зөһрә Усманова, Гөлзадә Ваһапова, Хәлил Садыйков, Кәүсәрия Азаматова, Сәкинә Юлдашева, Рәйсә Әйтбаева, китапханәче Хәйрия Идиатуллина. Кайберләре инде арабызда юк, мәктәп таркалгач, яшь укытучылар төрлесе төрле якка таралыштылар.

Һәр ел саен февраль аенда мәктәпне тәмамлаучылар укыган мәктәпләренә очрашуга кайталар, ә без кайта алмыйбыз, чөнки мәктәбебез юк, бина сүтелгән. Тик истәлекләр генә калды.

Язмыш җилләре Нурлыгаян Ниязбәк кызын туган Салехард шәһәренә илтә. Балаларны аякка бастырырга кирәк. Тырыш укытучы тагын 22 ел мәктәптә эшли, барлык эш стажы – 42 ел.

Нурлыгаян Ниязбәк кызы бәхетле әни һәм әби. Аның 4 баласы – Эфриза, Офелия, Кәримә һәм Раид әниләренең сәламәтлеген кайгыртып Төмәндә фатир да сатып алдылар. Оныклары Раүл, Алсу, Лиза, Хәким һәм Рәүф әбиләрен өзелеп яраталар.

Без хөрмәт иткән, яраткан укытучыбыз белән саубулашып, киләсе елларга да шушы йортта очрашырга насыйп булсын дип кайтыр юлга чыктык.

Эльмира ШАРАПОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836