#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучыларым һәм классташларым

последние и лучшие новости искусства в мире

40-7Безгә, сугыш еллары балаларына, илебезнең сугыштан алган җәрәхәтләрен дәвалау чорында урта белем алырга туры килде. 1947нче елда карточка системасы бетерелүгә карамастан, илдә кием-салым, азык-төлек әле җитәрлек түгел иде. Мәктәпләрдә укучы балалар ачлы-туклы, икмәк тә чәй белән тамак туйдырып яшәделәр. 1950нче елларда илебездә урта мәктәпләр, шул исәптән Тубылда 15нче татар урта мәктәбе торгызылды. Анда Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват, Байкал, Дубровна районнарыннан килеп укый башладылар. Ата-аналарның балаларын укытуга, яшьләрнең белем алуга омтылышлары зур иде.

Без укыткан укытучыларыбызны һаман да күңел түрендә истә тотабыз һәм тормыш юлына аяк басканда тирән белем бирүләренә, түземлекләренә зур рәхмәтлебез. Алар: Мөнир Дәүләт улы Байбиков, Изил Бәдретдин улы Гарифуллин – директорлар, Мансур Хәннән улы Айданов – тарих, Людмила Николаевна Бухалова – химия, Әнвәр Гает улы Гаитов – физика, Хөсни Харис кызы Гаитова – рус әдәбияты, Энгелина Ивановна Евсеева – химия, Татьяна Иосифовна Колмогорцева – биолог, Гомәр Миндар улы Латфуллин – физрук, военрук, Тәнзилә Хәким кызы Латфуллина – рус әдәбияты, Наил Зәйнулла улы Маметов – география, класс җитәкчебез (8 кл.), Сара Каюм кызы Маметова – татар әдәбияты, Аркадий Степанович Марченко – математика, класс җитәкчебез (9,10 кл.), Иван Фомич Пахолкив – немец теле, Әлфия апа Саттарова – физика, Асия Миннигар кызы Шәипова – татар әдәбияты.

Мин 1954 елны Сатылган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 15нче мәктәпкә сигезенче класска укырга кердем. Мине 8 “в” класска 47нче укучы итеп утырттылар. Класс җитәкчебез итеп Наил Зәйнулла улы Маметов билгеләнде. Парта артында өчәрләп утыра идек. Мин Абдулла Шәрипов, Нил Ишмөхәммәтов белән бер партада утырдым. Уку ул елны әле түләүле иде (елына 150 сум), шунлыктан матди җитешсезлектән, я булмаса башка сәбәпләр белән, кайбер классташларым сигез класстан соң укуларын ташладылар.

Хәтеремдә калган классташларым: Нурикамал Әбдрәшитова, Бибиҗамал һәм Зәйтүнә Аитовалар, Сөләйман Азисов,Рәшидә Аширова, Мөсәвәрә Әхмәдукова, Макс Бакиев, Шакүрә Бакиева, Садрый Вәлиев (инженер-электрик), Фирдәвес Гафурова, Ләлә Зәлилова (укытучы), Мәрьям Ильясова (метеоролог), Нил Ишмөхәммәтов, Мәрьям Кәримова (пешекче), Туктасын Мәхмүтов (елга транспорты), Әнәс Мусин (фельдшер), Кәримҗан Мостафин (укытучы), Мәлиха Мөхәммәдьярова, Галиябану Мөхәммәтҗанова, Алисә Пикеева, Сибгать Рәхмәтуллин (врач), Альберт Рәхмәтуллин, Маһинур Садиева (сатучы), Әнвәр Саликов (механизатор), Зөһрә Саликова (товар йөртүче), Лотфия Сәфәрова, Гайния Сөләйманова (укытучы), Рифкать Суючбакиев (механизатор), Рауза Тимканова (укытучы), Хәмдия Умерова (бухгалтер), Айнихәят Уразова (укытучы), Фәридә Фәйзуллина (бухгалтер), Муса Хәсәнов, Рафаэль Хафизов (инженер), Абдулла Шәрипов, Фәйзрахман (Селәстән, фамилиясен хәтерләмим), Әнисә Янабаева. Бу исемлектәгеләрнең күпчелеге инде мәрхүм, илебезнең төрле тармакларында хезмәт итеп, яңа буын тәрбияләүгә көч түгеп, илебездә иминлек булдырдылар. Урыннары җәннәттә булсын. 47 классташымның яртысы гына урта мәктәпне тәмамлады һәм укуларын дәвам итеп төрле хезмәт юлын сайладылар.

Мәктәптә уку дәверендә төрле класстан тыш эшләрдә катнашу мөмкинлекләре киң, барысы бушлай, түләүсез иде. Мисалга, мин чаңгы спорты, велоспорт, җиңел атлетика белән мавыктым, тынлы оркестрда катнаштым, фототүгәрәккә, хорга йөрдем. Болар барысы да киләчәк тормышымда кирәгеп чыктылар. Институтта уку елларында шәһәрдә велоспорт буенча 3нче урын яуладым, өлкә ярышларында катнаштым, чаңгы буенча Горький шәһәрендә Бөтенроссия ярышларында институт командасы составында ярыштым, мылтыктан ату, җиңел атлетика ярышларында призлы урыннарга лаек булдым. Болар барысы да хәрби хезмәт үтәгәндә дә кирәгеп чыкты, Приморск крае ярышларында хәрби часть командасында катнашырга туры килде, үзебезнең чик саклау флоты дивизионының штаттан тыш хәрби корреспонденты вазифасын да үтәдем. Мәктәптә уку дәверендә киләчәк уңган тормыш иптәшем Рауза Тимканованы очраттым һәм аның белән 5 егет үстереп менә инде 55 ел бергә гомер итәбез.

Безнең гаиләнең тормышы да 15нче мәктәп белән шактый бәйле. Монда узган гасырның утызынчы еллары башында минем әти Солтан Алиш улы Тугыз башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң укый, 1939нчы елны әтине армия сафларына алганга кадәр әнием Фәрзәнә Ситдыйк кызы башлангыч классларда укыта. Мин, сеңелләрем Луиза һәм Асия, энем Гали, тормыш юлдашым Рауза Җәлил кызы, зур улым Рөстәм 15нче мәктәпне тәмамлап, күпчелек дәресләр татар телендә укытылуга карамастан, югары уку йортларында да белем алып, илебезгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт иттек.

15нче мәктәп әле бүгенге көндә дә үзенең мактаулы традицияләрен дәвам итә, хәзерге көн уку-укыту таләпләренә туры килгән яңалыклар кертеп тора, татар милли рухын саклый. Биредә Сәит Заир улы Хисмәтуллин җитәкчелегендә иҗади укытучылар коллективы эшли һәм лаеклы рәвештә мәктәпнең 100 еллыгын каршылый. Юбилей белән сезне, укытучылар, укучылар, яраткан мәктәбем!

Рәсемдә: Садыйковлар гаиләсе 1965 елның август аенда. Аскы рәттә уңнан сулга: әтием Солтан Алиш улы (Сатылган мәктәбе директоры), әнием Фәрзәнә Ситдыйк кызы (татар теле укытучысы) оныгы Рөстәм белән (инженер-төзүче), тормыш иптәшем Рауза Җәлил кызы (рус теле укытучысы), мин. Басып торалар: Луиза Солтан кызы Рәхмәтуллина (физика укытучысы), Гали Солтан улы (очучы-штурман), Асия Солтан кызы Ташбулатова (инженер-сметчик).

Клим САДЫЙКОВ, педагогия фәннәре кандидаты.Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836