#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ул безнең барыбызга да үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

46-6Вагай районы, Кече Уват авылында яшәүче “алтын куллы” абзый - Хәлим Кузакбирдиевны Агыт буе авылларында белмәгән кеше аздыр. Аның тормыш юлы бер яктан фаҗигале булса, икенче яктан сокланырлык та. Ходай биргән гомерендә күпме авырлыклар күтәргән, газаплар кичергән, ләкин сынмаган, сыгылмаган. Үзен белә башлаганнан бирле ул хезмәттә. Атлар карап, печән чабып, утын кисеп үскән Ватан сугышы чоры баласы Кече Уват авылында туа, балачагы, бөтен гомере шунда үтә аның. Үзенә хас үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге белән Равия исемле кызның күңелен яулый. Гаилә корып, матур гына яши башлыйлар, бер-бер артлы 6 балалары туа. Бәхет белән бәхетсезлек бергә йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Беркөнне боларның да матур тормышлары челпәрәмә килә. Җиденче баласын тапканда хатыны үлеп китә. Абзый кулында берсеннән- берсе кечкенә 6 бала белән кала. Язмыш аны газап утларына сала. Аянычын, әчесен дә, төчесен дә татырга туры килә аңа. Иртә таңнан колхоз эшенә йөгерү, балаларын ашату, мал-туарны карау, кыскасы, меңләгән мәшәкать әти җилкәсенә төшә. Ләкин Хәлим Кәбир улы төшенкелеккә бирелми, ятим калган балалары хакына, тешен кысып тормыш йөген сыңар җилкә белән тарта башлый. Балаларына ул менә дигән әти була: эчкечелеккә бирелми, тәмәке тартмый, сүгенми, бөтен әти назын, күңел җылысын биреп асрый ул аларны. Бу гаиләдәге балалар да бер-берсен яратып, кайгыртып үсәләр. Өйдә хуҗабикә кирәклеген бик аңласа да, озак вакыт икенчегә өйләнми. Бөтен күңеле белән эшкә бирелеп, бик тырышып эшли абзыебыз. Балта осталары бригадасының бригадиры була ул. Авылдан-авылга агачтан бурап йортлар салып, тәрәзә яңаклары, кәрнизлар сугып йөриләр. Хәлим Кәбир улы турында: “Балта белән бер урынга ике тапкыр сукмый, сызган җирдән бер сугуда уеп ала”, - диләр аның эшен күргән кешеләр. Бу бригада бик тырышып, ут уйнатып эшләгән. Аларның эшенә карап хәйран калмаган кеше булмагандыр. Бригадир булгач, аңа күбрәк акча эшләү мөмкинлеге булса да, ул  бригада әгъзалары кебек үк хезмәт хакы алган. Җәй көне алар колхозга печән әзерләп, план үтәгәннәр, башка вакытны әнә шулай авылдан читтә эшләп йөргәннәр. Балаларны Хәлим абзыйның сеңелләре карашкан.

Тормыш бит бер урында тормый, абзыебыз икенче хатынга өйләнгән. Яңа гаиләдә аның 4 баласы туган. Икенче хатыны Разия апа белән дә ярты гасыр матур тормыш кичергән. Хәзер инде Разия апа да бакыйга күчкән.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, абзый әле дә “хәрәкәттә - бәрәкәт”, дип яши, тик тормый, көченнән килгән кадәр Хәлит улына булышып, төпле киңәшләр биреп, авыру-сызлауларга бирешмичә яши бирә.

Хәлим абзыйның бөтен балалары аңа ихластан рәхмәтле. Алар шундый игътибарлы, ярдәмчел булып үскәннәр. Әтиләренә ошап, барысы да әдәпле, кешелекле, намуслы, гаделләр. Яхшылык эшләү, кеше хәленә керү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем булу - әтиләреннән мирас булып күчкән аларга. Балалар арасында төрле һөнәр ияләре бар: укытучы, тукучы, эшче, эшкуарлар да бар. Читтә яшәгәннәрен күреп белмәсәк тә, ишетеп  беләбез. Иң олы кызы - Хәтимә апа күпләргә таныш. Күп еллар буена Тугыз мәктәбендә балалар укытып, мактаулы укытучы булып лаеклы ялга чыккан кеше ул. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү, изгелек кылу, читләр хәсрәтенә сөенмәү, сабырлык, гадилек - әтисенең бу сыйфатлары аңа да хас.

Хәзерге көндә Хәлим Кәбир улының 10 баласы, 21 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Барысы да әтиләрен, бабайларын якын күрәләр, һәркайсы аңа акчалата булышып, ярдәм күрсәтеп торалар, кайтып күрешеп китәләр. Кадерлеләрдән-кадерлеләрен яратып, хөрмәт итеп барысы да 85 яшьлек кабатланмас бәйрәме белән котлыйлар. Изге җанлы, киң күңелле, олы йөрәкле бабайга сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларының, оныкларының шатлыгына сөенеп яшәргә ходай насыйп итсен иде. Ул безнең барыбызга да үрнәк!

Нәфиха МӨХӘММӘТУЛЛИНА, ветеран укытучы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836