Материалы

Ул Ленинградны саклады

последние и лучшие новости искусства в мире

42-7Әбәйдулла Хөсәен улы Ильясов 1915 нче елны элекке Байкалово районының Күкрәнде авылында ярлы гына гаиләдә дөньяга килә. Авыл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул туган мәктәбендә балаларга тарих һәм география фәннәреннән төпле белем бирә башлый. Тубыл педучилищесын һәм укытучылар институтын тәмамлый. Шулай итеп Әбәйдулла Хөсәен улы 38 ел гомерен бу авыр хезмәткә багышлый. Тик Бөек Ватан сугышы башлангач кына, укытучылык вазифасын ташлап, фронтка китә. 364 укчы дивизия составында ул Ленинград шәһәренең “Тормыш юлын” саклый.

Шул елларны искә алып Әбәйдулла Хөсәен улы: “Билгеле булганча, Ленинград сугышы 1941 елның 10 июленнән 1944 елның 9 августына кадәр дәвам итә. Урнашу урынына барып җиткәнче без юлда авыр сынауга дучар булдык. Выборг шәһәреннән 7 чакрым ераклыкта немец бомбардировщиклары безнең эшелон узачак күперләрнең берсен шартлаткан булган. 306 кешедән торган шәхси состав вагоннардан төшеп, Ленинград шәһәренә хәтле 3 көн җәяү атладык. Юлда беренче танк бригадасына кушылдык. Берничә тапкыр һөҗүмгә дә очрадык. Фин култыгы белән Ладож күле арасындагы Кареллар кичү юлын да яхшы хәтердә калдырдым”, - дип сөйли.

1942 елның 12 сентябрендә «Невская Дубровка» районында Нева елгасы аша кичү оештырыла. Миномет ротасында хезмәт иткән Әбәйдулла Ильясов елганы кичүче сугышчыларның иминлеген саклый. Бурыч җиңелләрдән булмый, чөнки дошманның күзәтү пункты бик уңышлы җирдә урнашкан. Каты сугышлар нәтиҗәсендә батальоннан нибары 42 кеше исән кала. Алар арасында якташыбыз Әбәйдулла Ильясов та була.

Блокада еллары – ул солдатлар һәм Ленинград халкының рухи ныклыгын дәлилләүче еллар. Ачлык, салкын, бомбага тоту - болар барысы да совет халкының дошманга карата нәфрәтен тагын да кырысландыра. 1943 елның 14 январендә Ладож күленең көньяк яры буендагы тар участокта блокада өзелә. 1944 елның июлендә Әбәйдулла Хөсәен улы Балтыйк буе фронтына эләгә, ул Эстония, аннан Латвия, Литваны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Алга таба дивизиянең юлы Курляндиягә, Көнчыгыш Пруссиягә билгеләнә. Ике ел дошман пулясы Әбәйдулла Хөсәен улын читләтеп үтә. Әмма 1944 елда барган каты сугышларның берсендә яраланып, ул Баку шәһәренә госпитальгә озатыла. 1945 елның март аенда демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Биредә ул бөтен көчен һәм белемен хезмәткә, җәмәгать эшенә бирә. Аны якташлары хөрмәт итә, берничә тапкыр авыл һәм район советлары депутаты итеп сайлыйлар. Якташлары нинди генә катлаулы сораулар белән мөрәҗәгать итмәсен, депутат буларак, аның һәркемгә дөрес җавабы, файдалы киңәше әзер була. Әбәйдулла Хөсәен улы ышанычлы депутат кына түгел, ул әле актив, оста лектор, җәмәгать суды рәисе урынбасары да була. Ул үтә тыйнак кеше булса да, аның һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торучы киң күңелле, юмарт укытучы, ышанычлы дус икәнен якташлары яхшы беләләр. Вакытлар узу белән аның «Ленинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» сугышчан медальләренә «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» һәм күптөрле юбилей медальләре дә өстәлә. Әбәйдулла Хөсәен улы гомер буе укыды, алган белемен укучыларына җиткерде, аларны якыннарын кайгырту, илебезнең иминлеге өчен фидакарь хезмәт итәргә өйрәтте. Әбәйдулла Хөсәен улы 1992 нче елның декабрь аенда вафат була. Бүгенге көндә дә аның укучылары: “Без беркайчан да абый турында үткән заманда итеп сөйләмибез. Чөнки ул үзенең искитмәле күркәм гадилеге, мөлаемлыгы, тыйнаклыгы, кешелеклелеге белән һәрберебезнең күңел түрендә саклана”, - дип әйтәләр.

Әдип ГАРИФХАНОВ, (“Үзем һәм вакыт турында” китабыннан алынды).
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума