Материалы

Юлсыз Ишмәттә Әмәл

последние и лучшие новости искусства в мире

14-12Безнең Ишмәт авылыбыз бигрәк матур җирдә урнашкан. Тирәсендә күл җәйрәп ята, җәй көнне күлдә аккошлар, үрдәкләр йөзеп йөриләр, балыкчылар көймәдә утырып балык тоталар. Хәзерге вакытта авылда 4 гаилә яши. Юлсызлык авыл халкын төрле җирләргә таратты. Кышын сазлар катканда әле ярый, юл салына, йөреп була. Ә менә кар эрүгә, күл боздан чистартылганчы авыл ябык. Аннары моторлы көймә ярдәмгә килә. Шулай туган авылыбызны күрергә кайтып киләбез.

Юлсызлыкка карамастан, һәр елны март аенда, машина юлы бар чакта, карты-яше Ишмәткә кайтып, җыелышып ата-бабаларыбыздан калган Әмәл бәйрәмен үткәрәләр. Нәҗип энем Абайдуллин да сеңелләре Лениза һәм Лира белән һәрвакыт баралар. Кем кая булдыра ала, югарыга менеп, киләсе еллар иминлектә яшик, сәламәт булыйк, дип теләкләр теләп, кем нәрсә алган – шуны ташлыйлар. Кем конфет, кем башка төрле аш-су, акча, кирәкле әйберләр тарата. Көлцән кебек ашларны пычранмаска алдан төреп куялар.

Рәхмәт авылдашларыма, туганнарыма, йолаларны онытмыйлар, җаен табып кайтып оештырып торалар.

Нәҗибә СОЛТАНОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума