Материалы

“Умырзая” юбилейга әзерләнә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-5Вакыт шул хәтле тиз үтә, әйтерсең, очу тизлеген сынап, яр карлыгачлары белән ярыша ул. Әйе, тормыш мәшәкатьләре белән еллар узганын да кайвакыт сизмибез. Әнә, Ялутор районы, Кактамак авылы клубы каршында Илмира Гарипова җитәкләгән «Умырзая» фольклор төркеме оешканга да тиздән 10 ел була икән. Ә бит яңа гына Илмира Сабирҗан кызы “Әхтәмүшки” өлкә халык җыр ансамблендә җырлап йөргән иде. Ә бүген ул үзе булдырган ансамбльнең юбилеена әзерлек эшләре белән мәшгуль. “Умырзая” төркеме үзенең моңлы җырлары, нәфис биюләре, шаян сәхнә күренешләре белән тамашачыларының мәхәббәтен яулады һәм әледән-әле аларны уңышлы чыгышлары белән сөендереп тора.

Тату, бердәм «Умырзая» төркемендә авылның 8 сөйкемле, сәләтле, актив, үз халкының мәдәнияте өчен җан атучы, хәзерге көндә лаеклы ялда булган сыер савучылар, хат ташучылар, сатучылар, укытучылар - Майнур Зарипова, Зәйнәп Нурмөхәммәтова, Галиянур Бабшанова, Мәрьям Кучемова, Алия Вәлитова, Асия Гадиева, Әлфирә Рәхимова, Әкълимә Мөстәкыймова, Рәкыя Бикчәнтәева, Лилия Әбдрәшитова җырлыйлар. Ә сәнгать җитәкчеләре Илмира Гарипова - коллективның йөрәге һәм баш мие булып тора. Бары тик аның максатчанлыгы, уникаль артистлык потенциалы сәбәпле, «Умырзая» төркеме үзен өлкәгә якты, үзенчәлекле, иҗади коллектив буларак танытты. Алар районнарда, өлкәдә узган төрле чаралар - Сабантуйларда, «Дуслык күпере», «Искер җыен» милли бәйрәмнәрендә актив катнашалар. Үзләрендә «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй», «Корбан бәйрәме», «Ураза бәйрәме «кебек милли бәйрәмнәрен оештыралар. Шушы вакыт эчендә алар бер гаилә булып, матур традицияләр дә булдырдылар: үзләренең шатлык-сөенечләрен, борчуларын уртага салып чишәләр, туган көннәрен, юбилейларны, ветераннар бәйрәмнәрен гөрләтеп бергә уздыралар. Гомумән, вакытларын һәрвакыт файдалы, кызыклы үткәрергә тырышалар. Җәен бакчада эшләп өлгерәләр, төрле кул эшләре белән шөгыльләнеп, иҗат җимешләре белән район, өлкә декоратив-гамәли бәйге-фестивальләрендә мактаулы урыннар алалар. Эш дәвамында «умырзая»лылар өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Социаль әһәмиятле чараларда актив катнашкан, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү эшендә нәтиҗәле эшчәнлек һәм зур өлеш керткән өчен ансамбль бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнде. Ә бу көннәрдә алар октябрь аенда узачак юбилейларына әзерләнәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума