Материалы

Уңышлары сөендерә

последние и лучшие новости искусства в мире

46-9Вагай районы, Юрмы мәктәбендә җан атып эшләүче, тырыш, бик сәләтле, мәктәп эшләрен әйдәп баручы, укыту-тәрбия эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручы, методик яктан көчле, зур белемле филолог укытучылар – Уразаевлар гаиләсе өченче буын Кармановлар һәм Әлембаевлар династияләре дәвамчылары.

Дамир Камил улы – Кармановларның педагогик династиясенә нигез салучы филолог укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны Янтимер абый Кармановның оныгы.

Лена Изил кызы – Юрмы сигезьеллык мәктәбенең беренче директоры Әлембай Әлембаевның педагогик хезмәтен дәвамлаучы оныгы.

Дамир Уразаев 1998 нче елда Тубыл дәүләт институтының рус-татар бүлеген тәмамлап, хәзерге көндә Юрмы мәктәбендә яңадан квалификация үтеп тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

46-6Иҗади эшләүче энтузиаст укытучы шахмат түгәрәген дә алып бара. Укучыларны эшкә оештырып, борынгы эш коралларын, тормыш-көнкүреш әсбапларын җыеп, экспонатларны яңартып, мәктәп музее булдырды.

Ел саен Юрмы, Янек, Әшле авылларында «Үлемсез полк» акцияләрен үткәрә. Моның өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән кайтып соңыннан дөнья куйган авылдаш солдатларының портретларын хатыны Лена Изил кызы белән бергә ясап булдырдылар.

Лена Изил кызы 2001 елда Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, менә инде 22 ел Юрмы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Лена Уразаева – югары категорияле укытучы. Вагай район мәгариф идарәсеннән «Мәгариф яңалыклары һәм традицияләре» номинациясе буенча лауреат исеме алды. Лена Изил кызына «Вагай районының ел укытучысы-2011» дипломы белән тапшырылды.

Укыту һәм тәрбия эшендә зур күләмле уңышлары, балаларның интеллектуаль үсешенә һәм мораль тәрбия биргән өчен, күпьеллык тырыш, нәтиҗәле хезмәте, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарына бик яхшы әзерләү һәм уңышлы тапшыру өчен 2013 елда Төмән өлкә белем һәм фән департаментыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

46-8Ул районда үткәрелгән барлык фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда катнашып, кызыклы, эчтәлекле чыгышлар ясый.

Ел саен Дамир Камил улы белән Лена Изил кызы укучылары район, өлкә олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алалар.

Системалы рәвештә «Сәләтле балалар» программасы буенча эшләгәннәре өчен ел саен Лена Изил кызы рус теле буенча, Дамир Камил улы җәмгыять белеме укытучысы буларак, Мактау грамоталарына лаек булалар.

Үзләренең предметларын бик тирән белгән һәм балаларга ныклы белем биргән өчен Лена Изил кызын һәм Дамир Камил улын укытучылар, укучылар, ата-аналар, авыл халкы хөрмәтлиләр.

Диана Дамир кызы - укытучылык эстафетасын дәвам итүче педагогик династиясенең дүртенче буын вәкиле. 2015 елда Юрмы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Төмән дәүләт университетының математика һәм компьютер фәннәре факультетында бик уңышлы укып белем алды. «Бердәм дәүләт имтиханына математика буенча әзерләү юлларының анализы» дигән фәнни хезмәте 69 нчы студентлар фәнни конференциясе материаллар җыентыгында бастырылды, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп торды.

Диана Уразаева университетны тәмамлап, Заводоуковск шәһәренең 2 нче мәктәбендә математика һәм информатика дәресләрен укыта. Беренче көннән үк педколлектив Диана Дамир кызының бик югары белемле белгеч икәнен таныды.

Барлык фәннәргә сәләтле, табигатьтән талантлы кыз, интеллектуаль үсешенә кушылган зиһенле тырышлыгы белән хәзерге заманча компьютерлар цифрлы технологиясе буенча балалар белән эшләп, мактаулы нәтиҗәләргә иреште.

Чыннан да, цифрлы фәнни ресурслар мәгариф эшендә бик мөһим урын алып торалар, чөнки информацияле белем алу - укытуның иң перспективалы методы.

«Киләчәк педагог» исемен яулаган Диана Дамир кызы Сочи шәһәрендәге Бөтенроссия олимпиадалар үзәге булган «Сириус»ка шул сәләтле укучылары белән безнең Төмән регионын якларга китәчәк.

46-719-20 октябрь көннәрендә Төмәндә «Информацион технологияләр форумы» үтте. Күргәзмәдә Диананың информацион технологияләре, цифрлаштыру «Ит-Актив» проект-эшләмәләре, иҗади эшләре урын алды. Информатизация департаменты исеменнән «Җиңүче» исеменә лаек булды, беренче урынны яулап премия белән бүләкләнде.

Дамир Камил улы белән Лена Изил кызының уллары Вадим – уку отличнигы, 4 нче класс укучысы. Робототехника һәм шахматлар белән кызыксына. Вагай район күләмендә үткәрелгән шахмат турнирларында призлы урыннар ала.

Дамир Камил улы белән Лена Изил кызы – Юрмы мәктәбенең таянычы, терәге, Диана белән Вадим – Төмән өлкәсенең өметле киләчәге.

Рәйсә ӘЙТБАЕВА,
педагогик хезмәт ветераны,
Яркәү районы, Тархан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума