Материалы

Университет профессорлары

последние и лучшие новости искусства в мире

50-5Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина хезмәтләренә багышланган биобиблиографик күрсәткеч дөнья күрде. Аның беренчесе 2013 елда чыккан иде.

Төзүчесе: Анна Долгалева, редакторлары: Александр Еманов, Наталья Лабунец.

Тәкъдим ителә торган басма биобиблиографик күрсәткечләрнең “Университет шәхесләре. Профессорлар” яңа сериясендә чыга.

Алар Төмән дәүләт университетының әйдәп баручы галимнәренә багышлана.Сериянең өченче чыгарылышы тюрколог-галим, филология фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының мактаулы ветераны Хәнисә Чәүдәт кызының төп эшләре исемлеген үз эченә ала: монографияләр, укыту-методик әсбаплар, фәнни журналларда, җыентыкларда мәкаләләр, шулай ук аның турында публикацияләр – барлыгы 1039 исемне табарга була анда. Эшләр исемлегендә галимәнең 1983 елдан алып хәзерге вакытка кадәр төп хезмәтләре, шулай ук Россия матбугатында 1977 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бастырылган мәкаләләре урын алган. Басма ярдәмче күрсәткечләр - географик, этнографик, фамилияләр белән тәэмин ителгән.

Күрсәткеч киң катлау укучыларга адреслана.

“Барлык рубрикалар да алфавит тәртибендә урнашкан. ...Бу эштә Төмән дәүләт университеты китапханәсе ресурслары һәм Хәнисә Алишина тарафыннан бирелгән материаллар (үзәк һәм төбәк матбугатыннан фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр исемлеге һәм башка рәсми материаллар) файдаланылды.

Кулланма туган якны өйрәнүчеләргә, тарихчыларга, әдәбият белгечләренә, укытучыларга, тюркология, себер татарлары диалектологиясе белгечләренә, китапханә хезмәткәрләренә, шулай ук Хәнисә Алишина иҗаты белән кызыксынучыларга адреслана”, - дип хәбәр ителә кереш өлештә.

Тәкъдим ителгән күрсәткечкә галимәнең 700 дән артык эше керә, аларның 355е - фәнни, укыту-методик һәм публицистик эшләр, 347се - газета мәкаләләре һәм 317се - аның турында публикация. Шулай ук күрсәткечтә Хәнисә Чәүдәт кызы редактор яки тәрҗемәче буларак эшләгән басмалар да исәпкә алынган. Хронологик колачлау - 40 елдан артык. Исәпсез фәнни хезмәтләр белән бергә Татарстан, Төмән, Үзәк Азия республикаларында, Идел буе һәм Себердә вакытлы матбугатта чыккан күпсанлы фәнни һәм публицистик мәкаләләр әлеге күрсәткечкә аерым төсмер өстиләр.

Татар фәнни җәмәгатьчелегенең күпсанлы фәнни–гамәли конференцияләрендә – Бөтендөнья татар галимнәре форумнарында, Халыкара тюркологик конгрессларда, себер татар мәдәнияте проблематикасы буенча симпозиумнарда һәм конференцияләрдән докладлар, хәбәрләрнең тезислары күп урнаштырылган.

Хезмәтләренә себер татарларының күренекле кешеләре эшчәнлеген яктыртучы «Күренекле кешеләр тормышы» китап сериясенең барлыкка килүе бурычлы. Соңгы биш елда «Себер (Тубыл-Иртеш) татарлары теле» монографиясе дөнья күрде, халыкара конференцияләр материалларында фәнни мәкаләләре басылып чыкты. «Ямбай авылы тарихы» китабы аның редакцияләвендә һәм Ямбай администрациясе башлыгы Дина Бурундукова ярдәмендә дөнья күрде. Киләчәктә «Төмән өлкәсе татарлары: тел, мәдәният, тарих» энциклопедик басмасын әзерләү планлаштырыла.

Хөрмәтле шәхеснең «Себер татарлары ономастиконы (Төмән өлкәсе материалларында)» монографиясе әлеге фәнни юнәлеш буенча иң яхшы публикацияләрнең 10%ына керә. Хәнисә Чәүдәт кызының фәнни мәкаләләре еш кына «Тюркологик җыентык», «Филологик дискурс», «Россия тюркологиясе», «Мәгариф», «Төмән дәүләт университеты хәбәрчесе», «Себер филология журналы» һ.б. чыга.

Ул публикация эшчәнлегеннән тыш, нәтиҗәле фәнни-редакцияләү эше дә алып бара - «Россия тюркологиясе», халыкара «Tatarica» фәнни, «Фәнни Татарстан» журналларының, «Татардөньясы» федераль газетасының редакция советы әгъзасы булып тора.

Әлбәттә, исемлектә «Яңарыш» газетасында бастырылган мәкаләләр дә зур урын алган. Без бу эштә 242 тапкыр «Яңарыш» газетасының исеме кабатлануын ачыкладык. Беренче чиратта, болар - Хәнисә Алишинаның үзе басмалары. «Яңарыш» газетасы өлешләп аның 2005 елда Казанда дөнья күргән «Себер җире татарлары» китабын бастырып чыгарырга да мөмкинлек бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, «Яңарыш» газетасы журналистлары күренекле шәхескә һәм ул оештыручы да, катнашучы да, автор да булган барлык чараларга һәрвакыт игътибар бирделәр. Мәсәлән, Гөлнур Вәлиева – 50, Рәүфә Кангазина - 22, Азат һәм Алсу Сәгыйтовлар 20 тапкыр телгә алына.

Бу күрсәткечкә дә берничә дистә югары дәрәҗәләргә ия булган академиклар, профессорлар (Анна Дыбо, Айрат Абдуллин, Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Индус Таһиров, Геннадий Чеботарев), кандидатлар (Зәйтүнә Тычинских, Роза Шехова, Гүзәлия Муллачанова, Халидә Кирамова, Лилия Фәизова) рецензия язганнар, якташыбызның, газетабызның якын дустының эшен югары бәяләгәннәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума