Материалы

Урал – Алтай: гасырлар аша киләчәккә

последние и лучшие новости искусства в мире

Башкортостан Республикасы башкаласында Россия фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан оештырылган “Урал – Алтай: гасырлар аша киләчәккә” дип аталган VI Бөтенроссия (чит илләр катнашы белән) тюркологик фәнни-практик конференциясе узды. Конференциядә күпсанлы төрки телләр белгечләре үзләренең фәнни хезмәтләре белән уртаклаштылар.

Пленар утырышта котлаулардан соң, докладлар белән чыгыш ясадылар. Аннары Төркиянең Стамбул Евразия университетының директор урынбасары филология фәннәре докторы Исмет Бинер төрек студентлары өчен “Башкорт теленең грамматикасы” китабын тәкъдим итте. Төркиядә 17 югары уку йортында башкорт телен өйрәнәләр икән. Ул шулар өчен грамматика төзеп бастырган. К.Ш.Кайданова проекты буенча “Урал-батыр” эпосы персонажлары темасына киез костюмнар коллекциясе күрсәтелде.

Дүрт секция эшләде. Беренче секциядә башлап миңа “Башкорт һәм Себер татарлары телләренең кайбер уртаклыклары” темасына доклад ясарга мөмкинлек бирделәр, кызыксынып тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Башкорт дәүләт университетында татар бүлеге студентларына “Себер татарларының этногенезы, дине, теле һәм диалектлары” темасына лекция укырга тәкъдим иттеләр. 1-2 курс студентлары себертатар теле үзенчәлекләрен практик сөйләмдә күрсәтергә, башкорт теле белән охшашлык сәбәбен аңлатуны сорадылар.

Конференциянең йомгаклау утырышында резолюция кабул ителде. Конференциядә катнашучылар фәнни докладларның югары дәрәҗәдә булуын, тарих, тел һәм әдәбият, матди һәм рухи мәдәниятнең актуаль проблемаларын өйрәнүгә зур өлеш кертүен билгеләделәр. Резолюция тәкъдим иткән чараларның берсендә: “... на уровне федеральных округов и субъектов Российской Федерации последовательно осуществлять программы поддержки культур и языков малых народов и защиты национальных меньшинств, наряду с программой развития русского языка и общероссийской культуры на всей территории страны”, - диелгән. Россия төркиләре өчен конференция күтәргән сораулар һәм чаралар зур әһәмияткә ия һәм тормышка ашырылуы мөһим дип карыйбыз.

Клим САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума