Урал округында иң яхшысы

последние и лучшие новости искусства в мире

Мондый карарны Россия мәгариф министрлыгы 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында балаларның ялын һәм сәламәтлеген оештыру өлкәсендә Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларын билгеләү буенча беренче Бөтенроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча кабул итте.

Бүләк төмәнлеләргә 11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Анападагы «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган «Зур мәгънә – 2022» балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыручыларның бөтенроссия форумында тапшырылды.

«Безнең белгечләр теләсә нинди шартларда нәтиҗәле эшлиләр һәм куелган бурычларны, шул исәптән ДНР һәм ЛНР балалары өчен ял һәм сәламәтләндерүне оештыру кебек яңа юнәлештә дә, үтиләр», - дип билгеләп үтә Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты директоры Дмитрий Грамотин.

2022 елда Төмән өлкәсендә җәйге кампания 650дән артык оешма базасында оештырылган, шул исәптә 20 шәһәр яны, 625 көндезге, 10 палатка лагере. Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге 212 мең Төмән баласы ял итте һәм мәшгуль булды. Бу узган ел белән чагыштырганда 6 меңгә күбрәк.

Шулай ук Донецк Халык Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан балалар һәм балалы гаиләләр ялы оештырылды. Бу республикалардан барлыгы 300дән артык кеше Төмән өлкәсендә, Кырым Республикасының сәламәтләндерү үзәкләрендә һәм балалар лагерьларында 400 дән артык кеше ял итте.

Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума