Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Урал сандугач”ы җиңүчеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

22-13Екатеринбург шәһәрендә үткән "Урал сандугачы" төбәкара татар җыры фестивалендә өлкәбез талантлары да катнаштылар. Төмән районының Муллаш авылыннан “Пышны” (җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймов) һәм Тубылның “Сүзге” (Наҗия Хәкимова) ансамбльләре, Земфира Шәрипова, Ялутордан Әлфия Алимова сынатмадылар. “Пышны” (рәсемдә) һәм “Сүзге” 1 урын алып, гала-концертта катнашып, шатланып кайттылар. Сәләтле кешеләрне һәркайда күрәләр, афәрин, якташларыбыз.

- Монда Татарстан, Башкортостан, Пермь, Чиләбе, Курган, Төмән, Свердловск өлкәләреннән 85 татар җыры һәм инструменталь музыкасын башкаручылар арасында дәрәҗәле жюри әгъзалары: Башкортостан һәм Татарстан Республикалары атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Вил Усманов, “Зөләйлә” дуэты чыгышларыбызны югары бәяләвенә бик шат һәм горур. Без фестивальгә 4 чыгыш алып килдек. Аның икесе җыр, гармунда уйнау һәм төйдереп бию иде. 1 урынга себер татар җыры, такмаклар белән чыктык. Егетләр төркеме башкарган “Ямчикәй” җырын аерым видеотасмага төшереп алдылар, Вил Усманов та аны репертуарына кертергә, Муллаш егетләреннән өйрәнүен әйтергә вәгъдә бирде, - дип сөйләде ансамбль әгъзасы Гөлшат Касыймова.

Тубыл балаларының җитәкчеләре Наҗия Хәкимова конкуренция бик зур булуын белдерде. “Екатеринбург Татарстанга якын булганга, анда вокал көчле. 1 урын алырбыз дип уйламаган идек”, - диде. Алар оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836