#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Утлар-сулар кичкән Раһиб бабай

последние и лучшие новости искусства в мире

25-6Элеккеләр: “Йөз елга бер генә андый үзенчәлекле кеше дөньяга туа”, - диләр иде. Гомумән, үз гомерен игелектә уздырып, халкы өчен яшәп, туган иле өчен кан койган кеше ул Раһиб Шарттин улы Назметдинов.

‑ Әгәр дә исән булса, быел әтигә 100 яшь тулган булыр иде, - дип кызлары сүз башладылар. Шуңа күрә быелгы Җиңү көнен әти истәлегенә багышлыйсы килә. Аның туган көне 10 майда. Ул Омск өлкәсенең элекке Камышин авылында туып-үскән.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942нче елда фронтка китә. Рокоссовский җитәкчелегендәге 2 Белоруссия фронтына эләгә. 19нчы армиянең 87нче укчылар полкы составында сугышларның берсендә каты яралана. Үлгәннәрне күмгән вакытта әтинең терелеге беленә. Әмма әти-әнисенә “кара кәгазь” китеп өлгергән була.

Госпитальдә озак дәваланып, 1943 елның 26 февралендә икенче тапкыр яралана. Ниндидер сәбәпләр белән аның өенә тагын “кара кәгазь” китә.

1943 елның июнь аенда - Днепрны, октябрьдә - Гомель, ноябрьдә - Ковель, 1944 елны - Могилев, 3 июльдә Минск шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1944 елның декабрендә әти өченче тапкыр авыр яралана. Язмышына ни язылса, шул була, диләр. Авылга 3нче “кара кәгазь” китә. Баласының өч тапкыр үлүен ишетеп, ана йөрәге түзми, бакыйга китеп бара. Әти төшендә әнисенең машинага утырып билгесез якка китүен күргәч, аның инде исән түгеллеген аңлый.

Әти кебекләрне күлмәк белән туган, диләр. Ул хат язган саен: “Әти, әни, зинһар өчен, хәер-изге догаларыгыздан калдырмагыз”, - дип хатларында үтенеп яза. Аның өчпочмаклы хатлары әле дә саклана. Ул елларда фронттан хат алу бердәнбер шатлык, куаныч булган. Берсендә: “Каты сугышка керәбез, бер нихәл булса, риза, бәхил булыгыз, газиз балагызны ташламагыз догагыздан”, - дип яза. Хатларында Ленинградтагы туганнарның язмышларын белдерә һәм авылдашлары белән кызыксынып тора. Аның соңгы хаты 9 майда язылып, Берлин шәһәреннән килә. “Бездә бик зур бәйрәм – Җиңү бәйрәме, сугыш бетте. Безнең иң бәхетле көнебез”, - диелгән була анда. Берлинны алганда ул икенче вагонда була. Сугыш бетсә дә, аны язмыш Даниягә алып китә.

Туган авылына бары тик Аллаһының рәхмәте һәм әти-әнисенең догалары белән 1946 елның 20 мартында күкрәк тутырып медаль һәм орденнар (“Батырлык өчен”, I, II дәрәҗәле “Ватан сугышы” орденнары һ.б.) тагып кайтып төшә.

“Халык батырлыгы” исемле оборона министрлыгы сайтында әтиебез Раһиб Шарттин улы Назметдинов “Кызыл йолдыз» ордены” алуга тәкъдим ителүе турында мәгълүмат бар. Кызганычка каршы, әти моның турында белмичә дөньядан китте. Каты яралануына карамастан, әти сугыш кырын ташламаган, ул танкка каршы корал белән җәяүле гаскәргә хәрәкәт итәргә ярдәм иткән. Алар шулай итеп Польшаның Пришвина шәһәрен дошманнан азат иткәннәр. Без, балалары, оныклары, оныкчыклары Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовиклар турында хатирәләрне саклап калырга бурычлыбыз, - дип Раһиб бабай кызларының берсе - тарих фәннәре кандидаты Фәйрүзә ханым әтисен искә алып сөйләде.

- Сугыштан соң туган авылы элекке Велижан районы Муллинга кайткач, берникадәр вакыттан соң, Раһиб Шарттин улы күрше Казанлы кызы Гөлҗиһанга өйләнә һәм гомер буена Урманбаш авылында бик матур гаилә корып яшиләр. Берсеннән-берсе акыллы балалар үстерәләр. Дүрт кызлары: Нурҗиһан Тубыл педучилищесын, Гөлнур медицина училищесын тәмамлыйлар (гомер буена Урманбашта фельдшер булып эшли), Бибинур Төмән дәүләт университетының биология факультетын сайлый, Фәйрүзә бүгенге көндә тарих фәннәре кандидаты. Уллары Мансур белән Зөфәр шофер һөнәрен сайлыйлар.

Раһиб бабай утлар-сулар кичеп, сугыштан соң Бухтал совхозында хезмәт итә. Гомеренең актыккы көненә кадәр үрнәк әти, авыл халкына хикмәтле, дини бабай булып яши. Совет чоры булуга карамастан, намазларын укып, авыл мулласы вазифасын үтәп тора. Ул әле халык медицинасы белән кызыксына, гаиләсен дә, үзен дә үләннәр белән дәвалый иде. Раһиб бабай өч тапкыр каты яраланып, өч тапкыр үлеп терелгән, гаиләсе өч тапкыр “кара кәгазь” алган, халкына, иленә, гаиләсенә тугрылыклы, намуслы хезмәте, кешелеклелеге өчен, үзе инде күптән вафат булса да, аның исеме яши, 25-7аны авылдашлары, туганнары, якыннары онытмыйлар, гел искә алып торалар. Аның рухына багышлап дога кылалар.

Раһиб бабай үзенең эшен дәвам итәр өчен авыл мулласын билгеләп, Сәйфулла Ягудеевны өйрәтеп калдыра. Күп еллар Сәйфулла абый муллалык вазифасын үтәгәннән соң, эшен шул ук авылда яшәүче Илдус Хикмәтуллинга тапшыра. Шулай итеп, Урманбаш авылы халкы гомер-гомергә мулласыз тилмергәне юк. Аллаһы Тәгалә боерган булса, авылда мәчет төзү турында сүзләр ишетелә. Ул мәчет Раһиб бабай исемен йөртсә, тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки ул гомерен моңа лаек булырлык итеп яшәде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836