#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Утны үзебезгә юнәлттек»

последние и лучшие новости искусства в мире

1941 елның 21 июнендә Тубыл татар педучилищесында чыгарылыш кичәсе була. Берничә дистә егет һәм кыз дипломнар белән бүләкләнде. Хәзер алар - шәһәр һәм өлкә гомумбелем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары. Кичәдән соң яшьләр иртәнгә кадәр Ермак бакчасында йөрделәр. Яшьлек - менә дигән вакыт! Кояш чыккач кына таралыштылар.

Аларның йокысын тулай торак комендантының тавышы өзде:

- Торыгыз, егетләр, сугыш!

Бер мизгелдә аяк өстендә булдылар. Бер-берсен сүзсез аңладылар.

Камал Моратов җитәкчелегендәге бер төркем балалар хәрби комиссариатка килделәр. Аларны арыган кыяфәтле хәрби комиссар каршы алды. Аның сораулы карашына балалар бер тавыштан:

- Без фронтка китәргә телибез! – диделәр.

Хәрби комиссар фронтка кадәр тиешле әзерлек үтәргә кирәклеген аңлатты. Медицина комиссиясен узганнан соң, үзләре теләп китүчеләр төркеменнән җиде кеше, шул исәптән Камалны да, авиациядә хезмәт итү өчен яраклы дип табып, Кемерово авиамәктәбенә җибәрәләр. Аннары, бу мәктәпне үзгәртеп корганнан соң, ул Сталино (Кемерово) шәһәренә эвакуацияләнгән Виленск пехоталы училищесына эләгә. Урта белеме булганнарны Днепропетровск артиллерия училищесына озаталар.

Училищены тәмамлаганнан соң гына, 1942 елның июнендә, немецлар Сталинградка якынлашкач, Камал 76 мм пушкаларның ут взводы командиры дәрәҗәсендә Көньяк-Көнбатыш фронтының Воронеж участогына килә.

Аннан соң сазлар арасында урнашкан Күкрәнде авылы егете өчен озын сугыш юллары башлана. Ул Сталинградтан Берлинга кадәр барган сугышлар белән үтә.

Сугыш юлы турында Камал Мәҗит улы болай дип сөйли:

«Без Иске Оскол шәһәре районында оборонаны алдык. Сталинградка җәйге һөҗүм вакытында безгә чигенергә туры килде. Миллерово станциясеннән ерак түгел танклар һөҗүмен чагылдыру өчен ут позициясен алырга куштылар. Безнең ут позицияләреннән ерак түгел немецлар парашют десантын төшерделәр, ул безнең батареяның ут позициясе юнәлешенә кузгалды. Мин биредә иң өлкәне идем һәм әйләнеш оборонасын алырга боерык бирдем. Без утны пушкалардан һәм винтовкалардан ачтык. Алар җитмәде. Безне капларга тиешле булган пехота ротасы чигенде. Десантны үзебез генә җиңә алмаячакны күреп, мин дә чигенергә булдым. Немецлар безгә якын җиттеләр, алар автоматлардан ут ачып безнең өч машинаны сафтан чыгардылар.

Көндез юллар Сталинградка таба юнәлгән немец гаскәрләре белән тулган. Ә без төннәрен генә, 10-15 чакрымнар үтеп, Чертково станциясенә барып җиттек. Алга таба хәрәкәт итү куркыныч - һәркайда немец частьләре иде. Гражданнар киеменә киенеп, без куаклар, чокыр-чакырларда, кыр станнарында яшерендек. Бервакыт көндез без йөзгә-йөз хәрби әсирләребез колоннасы белән очраштык. Безнең гражданнар икәнлегебезгә ышанмадылар һәм шул колоннага куштылар.

Юлда безне Миллерово станциясенә хәрби әсирләр лагерена алып баруларын белдек. Без анда көн саен ачлыктан һәм газаплардан берничә йөзәр кеше үлгәнен ишеткән идек. Мин бер иптәш белән качарга булдым. Уңайлы вакытны сайлап, без куакларга сикердек һәм арыш кыры буйлап йөгердек. Конвоирлар безне күрмәде. Шулай итеп, без иреккә чыктык. Чолганыштан бары көзен, безнең гаскәрләр Сталинградка җитү белән чыктык.

Офицерларны Подольск шәһәрендә (Мәскәү янында) махсус лагерьда тикшерделәр. Мин анда өч ай булдым, аннары минем исемемне һәм дәрәҗәмне кире кайтардылар һәм хезмәт итү өчен 3 нче Белоруссия фронты карамагына җибәрделәр».

Бу Камал Моратовның фронт эпопеясының беренче этабы иде.

3 нче Белоруссия фронты составында ул Витебск һәм Орша шәһәрләрен азат итүдә нәкъ бер ел - 1943 елның җәеннән 1944 елның җәенә кадәр катнаша. Ул искә төшерә:

«1943 елның җәендә Крынки авылын азат итүдә (Витебсктан 12 чакрым ераклыкта) пехота һөҗүмен хуплау бурычы куелды. Минем взводым алгы як калкулыкның алгы ягында позиция алды, уч төбендә кебек Крынки станциясе күренә. Турыдан-туры без дошман нокталарына каршы ут ачтык, ә немецлар артка чигенә башлагач, снарядлар беткәнче аттык.

Станцияне алгач та, без әле берничә көн немецларның контратакаларын чагылдырдык. Бу сугышларда безнең пехотаның бер батальоны 3 чакрымны үтеп, биеклектә урын ала. Минем взводка, шушы биеклектә ут позициясен алып, ярдәм итәргә йөкләмә бирелде. Ләкин бу биремнең үтәлмәслек булмавын аңладым. Төрле яктан немецлар, өстәвенә юл да миналардан чистартылмаган.

Боерык булгач, үтәргә кирәк. Мин взводка куелган бурычны һәм аның куркынычлылыгын аңлаттым. Без биеклек юнәлешендә ике машинага утырып кузгалдык. Безне күреп, немецлар ике яктан да пулеметлардан, минометлардан ут ачтылар. Аларга зенит кораллары да кушылды. Без снарядлар шартлаудан хасил булган төтенгә эләктек. Бәлки, бу безгә ярдәм дә булгандыр. Бер машина минада шартлады, ә икенчесендә биеклеккә җитеп, ут позициясен алдым. Икенче пушканы караңгы кичтә генә китерделәр. Төнлә танклар һәм үзйөрешле кораллар белән тәэмин ителгән немецлар контрһөҗүм башларга тиеш, дип кисәттеләр мине.

Көчләр бик аз иде: безнең 76 миллиметрлы ике пушкабыз, икенче частьтән 45 миллиметрлы ике пушка, 50гә якын солдат һәм офицерыбыз.

Чыннан да, төнлә дошман безнең биеклеккә һөҗүм итте. Без немецларны якын килдереп, ут ачтык. Ике танкларын шартлаттык һәм күп кенә солдатларын юк иттек, алар чигенергә мәҗбүр булдылар. Безнең югалтулар да аз түгел иде: 76 миллиметрлы бер пушка һәм 45 нче ватылдылар, һәлак булган һәм яраланган сугышчылар да күп.

Икенче көнне безгә өстәмә көч җибәрделәр, биеклек тә безнең артта калды. Әлеге сугышлар өчен берничә солдат һәм кече командир орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Мин Кызыл Йолдыз ордены алдым».

1944 елның җәендә Камал Мәҗит улы Горький өлкәсенең Семенов шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград югары офицер артиллерия мәктәбенә курсларга җибәрелә. Аның Бөек Ватан сугышында катнашуының икенче этабы шулай тәмамланды.

1944 елның сентябрендә, курсларны тәмамлаганнан соң, К.Моратов Белоруссиянең азат ителгән районнарыннан солдатлардан формалашкан артиллерия бригадасы батареясы командиры сыйфатында I Белоруссия фронты карамагына керә. Аннары Висла елгасының уң як ярында Сандомирск плацдармы була. Анда плацдармны киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча сугышлар бара. 1945 елның январенда һөҗүм башлана, Польша башкаласын, аннан Краков шәһәрен азат итәләр. Ул сугышлар өчен Моратов II нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм «Варшаваны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнә.

Фронтовик хикәясеннән:

«Һөҗүмне дәвам итеп, Познаньга барып җиттек. Безнең бурыч: немец төркемнәрен юк итү. Батальон штабы алгы якта кирпеч йортта урнашкан. Бервакыт иртән, томаннан файдаланып, немецлар шушы йортны чолгап алдылар.

Безнекеләр тәрәзә һәм ишек янына урнашып, автомат һәм винтовкалардан ут ачалар. Ләкин көчләр тигез түгел иде: алар 100гә якын, ә без 30дан кимрәк. Батальон командиры белән килешкәч, без утны үзебезгә юнәлтергә булдык.

Безнең снарядлар йорт янында шартлый башлагач, без подвалга төштек һәм шунда көттек. Шуннан соң, минем батарея солдатлары килеп җиткәч, безне җимерелгән йорт калдыклары астыннан казып алдылар.

Моратовның фронт тормышының өченче этабы шулай тәмамланды.

Одер елгасы артындагы плацдарм зур түгел иде, озынлыгы - 5 һәм тирәнлеге 1,5-2 чакрым тирәнлектә. Генерал Чуйковның гвардия армиясе алдына немец-фашист гаскәрләрен юк итү һәм Берлинны штурмлау буенча соңгы бәрелешләр өчен бу плацдармны киңәйтү бурычы куела. Камал Мәҗит улы сөйләгәннәрдән:

Плацдарм ун чакрымга киңәйтелде. Бу плацдармага генерал Чуйковның бөтен армиясе тупланды.

Бервакыт безнең блиндажга керү юлында мина шартлады, мине икенче очка ташлады, аңымны югалттым. Исемә килгәч, яраланганымны аңладым. Мине полкның санчастенә, ә аннан – медсанчастька алып килделәр. Берлин өчен соңгы көрәшләрдә катнашыр өчен, мин табибка бушатуларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ул рөхсәт итмәгәч, мин яшертен генә иптәшләрем белән үз частемә киттем.

16 апрель. Көтеп алынган төн җитте. Беребез дә йокламады. Иртәнге сәгать өчтә төрле калибрлы 22 мең орудие һәм минометлар, шул исәптән безнекеләр Гитлер ныгытмалары буенча ут ачтылар. Тирә-юнь гөрләп тора, канонада тавышы дистәләгән чакрымнарга ишетелә, артиллерия тавышы аша “Катюша” залплары сызгыра.

Без Зееловск биеклегенә кадәр генә алга киттек. Бу безнең Тубылдагы тау кебек, әмма 10-15 метрга биегрәк урнашкан. Һәркайда миналы басулар, тимер чыбыклар сузылган.

Соңыннан белгәнебезчә, Зееловск биеклегендәге оборонаны җимерү өчен, маршал Жуков генерал Катуков һәм Богдановның танк армияләрен кертте. Көньяктан, баш командование күрсәтмәсе буенча, бу участокка I нче Украина фронтының III нче һәм IY нче гвардия танк армияләре кузгалдылар. Шуннан соң гына без Зееловск биеклеген алып, Берлинга таба юл алдык.

Берлинның үзендә дә урам сугышлары җиңел булмады. Бигрәк тә безгә – артиллеристларга һәм җәяүләп барган пехотага авыр булды. Бервакыт мин ут позицияләрен алырга һәм нинди дә булса кварталларны алган пехоталарга ярдәм итәргә боерык алдым. Без килеп җиткәч, немецларның ут астына эләктек. Безнең пехота әлеге кварталларга кадәр барып җитмәгән икән әле. Пехотачылар ярдәмгә килгәч кенә бу кварталны алдык.

Без Рейхстагка бер квартал барып җитмичә тукталдык. Икенче май көнне Берлинны капитуляциялиләр. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадарга өлгермәдек, Берлинның беренче совет хәрби коменданты итеп билгеләнгән генерал Барзаринның сугышчылары күтәрде…»

Берлинны штурмлауда катнашкан өчен Камал Мәҗит улын Кызыл Байрак ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләделәр.

Камал Мәҗит улы 1946 елның ахырында демобилизацияләнә. Сугыш орденнары һәм медальләре кавалеры тыныч тормышка чума. Педучилищеда хәрби комиссар булып эшли, бер үк вакытта педагогия институтында укый. Аны 1951 елда тәмамлап, Тубылның 15нче мәктәбендә математика фәненнән укыта башлый. Берничә ел директор урынбасары булып эшли, аннары озак еллар директор вазифасын башкароа. Ул дус-тату, иҗади, эшчән коллектив булдыра.

Директор укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирде. Мәктәпкә герой-патриот шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Сугышчан дан бүлмәсендә бай материал тупланган. Камал Мәҗит улы хатирәләре белән уртаклашып, яшьләр алдында еш чыгыш ясады.

Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.

2007 елда вафат була. Тубылтора авылында җирләнгән.

Әдип ГАРИФХАНОВНЫҢ «О времени и о себе» китабыннан алынды.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836