#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үз эшен яратып эшли ул

последние и лучшие новости искусства в мире

49-3Күп еллар бухгалтер булып эшләгән Фәридә Фәрид кызы Нәҗметдинова тумышы белән Уват районының Өге авылыннан. Ул күп балалы гаиләдә бишенче бала булып туа. Туган ягында мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Фәридә Тубыл шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумына бухгалтерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Төгәл фәннәр, саннар дөньясын, бухгалтер һөнәрен яраткан Фәридә Фәрид кызы техникумны уңышлы тәмамлап, Горно-Слинкино авылындагы совхозда бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Яшь вакытыннан яңалыкка омтыла, һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли.

Уватта салымнар салу инспекциясендә, Өге авыл хакимиятендә бухгалтер булып эшләгән елларында яңа программалар үзләштерә, замана белән бергә атлый. Фәридә Фәрид кызы читтән торып укый, бухгалтер-экономист һөнәрен алган югары белемле белгеч Тубыл шәһәренә күченеп килгәннән бирле, шәһәрнең социаль яклау үзәгендә экономист булып инде күп еллар хезмәт итә. Лаеклы ялга чыкса да, ул эшен яратып, бөтен күңелен биреп үз вазифасын үти. Тормышта, коллективта туры сүзле, төгәл, җаваплы кеше. Һөнәре турында: ”Минем һөнәрем - ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк. Шәһәрнең социаль яклау үзәгендә төрле кешеләр белән дә аралашырга да туры килә”, - ди.

Төпле фикерле, тирән белемле Фәридә Фәрид кызы - хезмәт юлында төрле дәрәҗәле Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары, “Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән һөнәр иясе.

Шәхси тормышында ул гомерлек юлдашы Харисның, улының таянычы, киңәшчесе. Ул авырлыклардан, эштән курыкмыйча эшли. Авылда үскән Фәридә Фәрид кызы кече вакытыннан авыл фермасында эшләгән әниләренә һәрвакыт ярдәмгә килә. Бу гаиләдә үскән бертуганнары белән сыер да савалар, бакча эшләрендә булышлык күрсәтәләр. Әнисе фермада эшләгән елларны җәен иртәнге савымга үзе барса, кичен Фәридә абыйлары белән сыер саварга йөриләр. Хәзерге көндә Фәридә ханым гаиләсе белән шәһәрдә яшәсәләр дә, туган авылларына әниләре Рәүфә апаның хәлен белергә еш кайталар. Фәридә Нәҗметдинова әнисенә, олы яшьтәге туганнарына карата итагатьле, шәфкатьле кеше. Ел саен ул апаларына, сеңелләренә бүләккә “Яңарыш” газетасын яздыра, бәйрәмнәр белән котлый, күчтәнәчләр тапшыра. Күп еллар бухгалтер, экономист һөнәрен башкарган якташыбызның тормышы намуслы хезмәттә үтә. Быел ул алтынчы декабрьдә гомер бәйрәмен - 55 яшен каршылый, аңа сәламәтлек, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836