Материалы

Узган елга нәтиҗә ясадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-3Айсылу Юнысова җитәкчелегендәге «Ак калфак» Тубыл шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы өч ел дәверендә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Шәһәр Думасы депутаты М.Никитин халкыбыз өчен эшләгән мөһим хезмәтләренә бәя биреп Айсылу Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Өч елда ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән, Тубыл шәһәре башлыгының, шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Төмән шәһәре себер татарлары автономиясендә күп балалы гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү комиссиясен дә җитәкли.

Айсылу Әптелмән кызы: «Башкарган гамәлләребез турында сөйләп, күрсәтеп барабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын да онытмыйбыз. Бу теманы яктырту, аларга хөрмәт күрсәтү - безнең бурычыбыз. Милли гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез турында мәктәп укучылары белән чаралар оештырдык. Безнең белән тыгыз элемтәдә булган шәһәрнең яшүсмерләр үзәгендә эшләүчеләргә, 15 мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга, укытучылары Банисә Ниязовага, Нурилә Шамратовага рәхмәтләремне белдерәм. «Бишек җырлары» чарасы себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. РФнең атказанган табибы, шәһәрнең мактаулы шәхесе Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә узган чарада зал тутырып якташларыбыз килде. Күренекле шәхеснең рухына багышлап Коръән ашы узды. «Ак калфак» оешмасының иң актив әгъзалары - Равилә Фазыйлова, Людмила Кәримова, Фәния Мелибаева, Нәсимә Корманова, Роза Ульянова татар халкы, мәдәнияте, теле өчен янып яшиләр. Себер-татар мәдәният үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы тубыллыларга багышлап Коръән ашы үткәрдек, гуманитар ярдәм җыйдык. Бу чараны үткәрүдә ярдәм иткән «Бердәм Россия» партиясе депутатлары Михаил Никитинга, Эдуард Мәхмүтовка, улым Ришат хәзрәт Юнысовка рәхмәтләремне җиткерәм. Балалар өчен реабилитация үзәгендә оештырылган «Баурсак» бәйрәме, мастер-класс уңышлы үтте. Катнашучы балалар сораулар бирделәр, милли ризыкларыбызны үзләре пешереп тә карадылар, аннары бергәләп чәйләр дә эчтек. Бу чараны һәм «Бишек җыры»н яңа елның беренче кварталында яңадан үткәрүне планыбызга керттек. Һәр баланың күңеленә бу бәйрәм ошады. Шәһәребездә яшәүче күп балалы гаиләләргә быел Яңа ел бүләкләрен җиткердек. Теләк булгач, бүләкләр дә табылды. Бөтендөнья татар конгрессының өлкәбездәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровка, «Бердәм Россия» партиясе депутаты Михаил Никитинга рәхмәтләремне юллыйм. Без үткәргән мәдәни чараларны яктыртып барган «Яңарыш» өлкә газетасы редакторы Алсу Сәгыйтовага, журналистларына уңышлар телим», - дип сөйләде.

«Ак калфак»лылар үткәргән һәр чара милли традицияләребезне, телебезне, динебезне өйрәнүгә, яшәтүгә юнәлдерелгән. «Тубыл осталар шәһәре»ндә оста куллы шәһәр һөнәрчеләрен җыеп, аларның иҗатлары белән тамашачыларны таныштырып, теләкләрен халыкка ишеттерү дә «Ак калфак» оешмасының тырышлыгы белән үтте. Үткәрелгән чаралар бихисап. Алар турында социаль челтәрләрдә яктыртылап бара.

Киләчәктә дә «Ак калфак» оешмасының эшләре гөрләп торсын, яңа уңышлар телибез.  

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума