Материалы

Вагай районында татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре - татарларның мәдәни мирасына багышланган милли-мәдәни үсешнең иң зур проектларының берсе. Быел шундый әһәмиятле проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә һәм традицион халык мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү, шулай ук төрле заманча мәдәни формаларда гореф-гадәтләрне тормышка ашыру чараларының бер өлеше булып тора.

22 февраль көнне Вагай мәдәният йортында зур тынычлык һәм дуслык бәйрәме узды. Быел өлкә смотр-конкурсларына сайлап алу турында районның 11 авыл җирлегеннән һәм ике мәктәбеннән 13 коллектив – 200гә якын кеше катнашты.

Барлык делегацияләр дә себер татарларының халык һөнәрчелеге, декоратив-гамәли иҗат осталары эшләнмәләре күргәзмәләре, «Себер татарлары мирасы» фотокүргәзмәсендә үз эшләрен урнаштырдылар.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Вагай районы хакимияте баш белгече А.Снопов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Л.Хөрмәтуллина, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе М.Корикова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының бүлек начальнигы А.Шакирова чыгыш ясадылар. Мәртәбәле һәм компетентлы жюрины Луиза Сөрмәтова җитәкләде.

Фестиваль - чын мәгънәсендә халык күңел ачуы. Бу көнне җыр-биюләрнең ахыры булмады. Концерт программасын А.Байморатова һәм А.Бәширова алып бардылар. Тамашачылар барлык үзешчән артистларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Конкурсларда җиңүчеләр диплом белән бүләкләнде, ә калганнары катнашкан өчен сертификат алды.

“Таң йолдызы” бәйгесендә «Нәфис сүз» номинациясендә төрле яшь категорияләрендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына Казанлы мәктәбе укучылары: Рөстәм Төхвәтуллин (җитәкчесе А.Зимагулова), Эвелина Уразова (җитәкчесе Г.Уразова), Тугыз мәктәбеннән Дианира Ибукова (җитәкчесе В.Ибукова) лаек булдылар.

«Халык сәнгате» бәйгесендә җиңүчеләр: «Вокал эстрада» номинациясендә Айгөл Корбанова (Тугыз мәдәният йорты), «Фольклор» номинациясендә Сөлхиҗә Кинчина, Сәйникамал Әлмөхәммәдова (Тугыз мәдәният йорты), «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә кече төркемдә Элина Бәширова, өлкәннәр арасында Суфия Хәбибуллина (Карагай авыл мәдәният йорты).

Татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау этабы 29 март көнне Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният сарае сәхнәсендә узачак, анда иҗади конкурсларга йомгак ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, Төмән өлкәсенең иң яхшы татар үзешчән коллективлары һәм башкаручылары катнашында зур бәйрәм гала-концерты узачак. Бу чарага безнең районнан «Умырзая» ансамбле (җитәкчесе М.А.Байморатов, Карагай авыл мәдәният йорты) чакырылды. «Түгәрәк уен» өлкә фольклор фестивалендә С.Әлмөхәммәдова, С.Кинчина, «Умырзая» ансамбле чыгыш ясаячаклар. “Район талантларга бай, - дип билгеләп үттеләр жюри әгъзалары - Вагай районында татар телен, үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш алып барыла”.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума