Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вагай районының компьютер гение

последние и лучшие новости искусства в мире

Кешенең гомер озынлыгы һәм аның сыйфаты белем дәрәҗәсенә бәйле: ул югарырак булган саен, кешенең олы яшьтә дә актив, нык хәтер һәм сәламәт акыл белән яшәү мөмкинлеге зуррак. Бүген мәгълүмати технологияләр яшьләр генә түгел, ә өлкән буын тормышының аерылгысыз өлеше дә. Нәкъ менә компьютер өлкәннәргә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итә. Кайбер өлкәннәр хәтта яшьләрдән дә яхшырак эшли беләләр. Интернетта кирәкле мәгълүматны тиз таба, сатып ала, табибка кабул итүгә һәм дәүләт хезмәтләре алуга язылалар. Моның шулай булуын «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты кысаларында узган компьютер грамоталылыгы буенча XX нче өлкә чемпионатында расланды. Әлеге бәйге Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты, өлкә мәгълүматлаштыру департаменты, «Россия пенсионерлары берлеге» Төмән төбәк бүлеге тырышлыгы белән оештырылды. Сайлап алу турында төрле районнардан 96 пенсионер катнашты. Һәркем анкета тутырды, тест һәм иҗади бирем үтәде.

Вагай районыннан 13 пенсионер компьютер буенча күп төрле ярышларда катнашты. Реаль вакыт режимында алар төрле биремнәр үтәп, үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ә финалы аның 26 май көнне «Кайнау ноктасы - Төмән» мәйданчыгында, дистанцион форматта узды. «Компьютерны иң яхшы үзләштерүче» исеменә ия булыр өчен 16 катнашучы ярышты. Ике сәгать дәвамында алар онлайн форматта биремнәр үтәделәр, шуннан соң жюри әгъзалары йомгак ясадылар. Хатын-кызлар арасында 1 нче урынны Вагай районыннан Нәфисә Байбикова, ә ирләрдән – Ялутор шәһәреннән Григорий Моторин алдылар.

Нәфисә Нәгыйм кызы Байбикова 1986 елда Тубыл дәүләт педагогика институтында югары белем ала. 29 ел математика һәм физика укытучысы, соңрак Вагай районы, Казанлы урта мәктәбендә завуч булып эшли. 2015 елдан авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын башкара. Үз эшен зур җаваплылык, принципиальлек, объективлык белән башкарган өчен аны авыл халкы хөрмәтли, игелеклелеген, тыйнаклылыгын һәм юмартлылыгын якыннары ярата, хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчеллеге һәм гаделлеге өчен хезмәттәшләре кадерли. Намуслы, 36 еллык фидакарь хезмәте өчен Нәфисә Нәгыйм кызы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия була. Һөнәри осталыклары һәм Төмән өлкәсендә җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен губернаторның һәм өлкә муниципаль берәмлекләр советы президиумының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Нәфисә Байбикова Вагай районы данын компьютер буенча күп төрле ярышларда яклады һәм өлкә чемпионы булды. Без, вагайлылар, чемпионатта катнашып, җиңү яулаганы өчен аңа рәхмәтле. Инде аңа өлкән яшьтәге гражданнар арасында компьютер грамоталылыгы буенча ХII Бөтенроссия Чемпионатында уңышлар телибез. Шушы көннәрдә Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин компьютер гениенә диплом һәм лаеклы бүләк – планшет тапшырды.

Үзенең үрнәге белән Нәфисә Нәгыйм кызы пенсиягә чыгу - актив тормыш алып баруның азагы түгел, ә яңа мавыгулар һәм кызыклы танышулар башлануын исбатлады. Чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең иң кыйммәтле капиталы - белем, тәҗрибә һәм тормыш зирәклеге.

Онлайн-форматта узган пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча XII Бөтенроссия чемпионатында Төмән өлкәсе командасын өлкән буын кешеләре арасында компьютер грамоталылыгы буенча X нчы өлкә чемпионаты финалында җиңүче якташларыбыз тәкъдим иттелләр.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836