Материалы

Вагайда Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучылар белән очрашу узды

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1226 апрель - Чернобыль һәлакәтен искә алу көнендә ел саен бөтен дөнья шәм кабыза һәм быел, бу фаҗигага 36 ел тулды. Чернобыльдә шартлау һавага 50 тоннадан артык очучы радиоактив матдә ташлады, алар һава агымнары белән йөзләгән һәм мең километрга таратылды, кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады.

26 апрель - халыкара Хәтер көне дип игълан ителде. Бу карар 2016 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу кайгы көне генә түгел, ә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә катнашы булган 600 меңнән артык кешегә багышланган рәхмәт сүзләре дә.

Шуңа күрә бүген, 36 елдан соң, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучылар һәм шаһитларның истәлекләре шулай ук мөһим. Элеккеге СССРның 800 мең кешесе бар бу исемлектә.

Төмән өлкәсеннән Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәләрен бетерүгә 1420 кеше чакырылган иде. Күрсәткән батырлыгы өчен 191 кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Бүген өлкәдә Чернобыль авариясен бетерүдә катнашучы 600гә якын кеше яши.

Вагай районында гомер итүче биш герой тантанага чакырылды: Валерий Огорелков, Николай Бакланов, Биктимер Мөхәммәтуллин, Рәис Аллямов, Николай Чусовитин. Чернобыль АЭС зонасында эшләгән бу кешеләрнең тәвәккәллеге, батырлыгы һәм фидакарьлеге аркасында атом-төш куркынычын туктатырга һәм тискәре нәтиҗәләрнең күләмен шактый киметергә мөмкин булды.

«Вагай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгече буларак, мин фаҗига һәм районыбыздагы кунакка килгән ветераннарның һәрберсе турында презентация ярдәмендә сөйләдем һәм Вагай районы администрациясенең изге теләкләрен җиткердем.

20-11«Вагай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нә көндезге бүлеккә йөрүче балалар чернобыльчеләрне сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясалган открыткалар һәм һәркемгә зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. Чәй өстәле артында кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, фоторәсемгә төштеләр.

Очрашуда катнашучылар бу көннәргә кадәр яши алмаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең барысын да хәтергә төшердек. Батырлыклары өчен якташларыбызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума