#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Вак бәлеш” “Әйлән-бәйлән”дә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

28-10Татарстан Республикасының Әлки районында I «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивале үтте. Фестивальдә катнашкан 15 балалар коллективы арасында өлкәбезнең танылган “Вак бәлеш” фольклор төркеме дә бар иде.

“Вак бәлеш” – Төмән районының Талымхан авылында Ислам Сафин җитәкчелегендә 2015 елда оешкан ансамбль. Киләсе елның апрелендә өлкә “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә алар әзерләгән әйтемле, такмаклы, уенлы “Бабай, кая барасың?” композициясе берсүзсез беренче урын алуга иреште.

Оештыручылар өчен балалардан гына торган мондый төркем барлыкка килү зур шатлык иде. 15 минут эчендә «Кисәү уены», «Бакчарлар каршы алу», «Унике таяк уены», «Чәбәкәй», «Карусель» һәм «Куйлар» кебек уеннар башкарырга өлгергән балалар илһамланып, җитәкчеләре пенсиягә китүне күз алдында тотып, “Бабай беренче пенсия ала” күренешен әзерлиләр. Җәйге каникулларда да клубтан кайтмаган башлангыч класс укучылары Өлкәннәр көненә бу тамашаны сәхнәгә куярлык хәлгә җиткерәләр. Авыл халкы алкышлап каршы ала үзләрен.

Ә инде быелгы фольклор фестивале өчен “Бабай түбәтәй чигә” (Кырлайчы бабай) күренеше булдырыла. Иске-москы җыючы җыр-моңга оста, җор телле бабай балаларга күңелле уеннар әзерли: «Бау астыннан узыш», “Күтәрмәле чабата», “Йөри падишах», «Пәйтүк уены» (үрдәк атыш), «Парлы бию», “Дүртле бию». Әлбәттә, боларга такмаклар, тизәйткечләр, әйтемнәр, әйлән-бәйлән уйнау да өстәлә. Әле тамашачы каршына Г.Тукайның Кисекбашы да чыга. Бу күренеш белән “Вак бәлеш” ансамбле икенче урынга ирешә. Һәм Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе, «Түгәрәк уен» фестивален оештыручы Фәнзилә Җәүһәрова аларны Казанга “Әйлән-бәйлән” фестиваленә чакыра. Җәен ул күңелле мизгелләрне кичерер вакыт та җитә. Һәр татарның Казанны күрү – иң самими хыялларының берсе икәнлеге һәркемгә мәгълүм. “Вак бәлеш”леләрнең дә әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырасылары килми. Әти-әниләре зур кыенлыклар белән акча табып (күпләре күп балалы гаиләләрдән), юлга кузгалалар. Аларны Татарстан башкаласында хуш күреп каршы алалар. Чараның беренче көнендә төркемнәр үз осталыкларын күрсәтәләр, икенче көнне алар бергәләшеп сабантуйга җыелалар. Монда һәркайсы үзләре әзерләп килгән халык уенын тәкъдим итәләр. Рәхәтләнеп күңел ачалар, төрле халыкларның уеннарын, аларның тәртипләрен үзләштерәләр. Бүләкләү тантанасында “Вак бәлеш”нең икенче урын алганлыгы билгеле була.

Фестиваль балалар традицион халык уеннарын популярларштыруга, халык уеннарын өйрәнү аша балаларны үз һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләр мәдәниятенә җәлеп итүгә, сабыйларда уен күнекмәләрен арттыруга, коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836