Декабрь 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Без, Төмән районының Индрәй авылындагы “Алтын яшь” (“Золотой возраст”) клубына йөрүчеләр, быел җәен Төмәнгә теплоходта йөрергә бардык. Түре елгабыз тирәсендәге искиткеч матур табигатьне, Гашыйклар күпере янындагы төзекләндерелгән яр буйларын, көннән-көн яңарып торган шәһәребезне күреп сокландык. Әле музейга да бардык, Ямбайдагы себер татарлары тарихы тупланган музейда балачактагы үзебезгә яхшы таныш экспонатларны, халкыбызның, районыбызның алдынгы шәхесләрен, үткәнебез белән танышып, данлыклы мәчетебезне дә күреп кайттык. 1 октябрь – Олылар көнендә ел саен безнең өчен күңелле кичәләр оештырыла. Әле Яңа ел, Әниләр бәйрәме, 8 март – Хатын-кызлар бәйрәме көннәрендә дә җыелышып, концерт программалары белән ял итәбез. Әлеге чараларны оештыручылар: ветераннар советы рәисе Сөембикә Вәлишинага, китапханәчебез Гөлнара Исмәгыйловага, музыкантыбыз Илгиз Ихсановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Вакытларын кызганмыйча, безнең күңелне күрәләр.
“Алтын яшь” клубы әгъзалары.