#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ватан өчен!”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-12Сәфәр Байнашев 1915 елны январь аенда крестьян гаиләсендә туа. Әтисе – Әбдерахман, әнисе – Сәхибҗамал биш бала тәрбиялиләр. Иң олылары – Әбделхәй, кызлары Сәрви, уллары – Сәфәр, Гаделша (фронтта һәлак була) һәм Ихсан үсәләр.

Гаилә тату, белемле була. Әбделхәй авылда мулла вазифасын үти. Сәфәр җиде сыйныф тәмамлый.

1937 елны Сәфәр Әбдерахман улын Кораллы көчләр сафына чакыралар. Ерак Көнчыгышта Кызыл Байраклы беренче аерым армиядә хәрби хезмәтен үти. В.Блюхер командалыгында Хәсән күле районында Япония белән кораллы конфликтта катнаша.

1938 елны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Мондый медальгә икенче тапкыр Бөек Ватан сугышында лаек була.

1940 елны Сәфәр Байнашевны Ленинградка кече командирлар курсына укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлап, кече сержант дәрәҗәсен алганнан соң, миномет расчеты командиры итеп билгелиләр, тиздән армиядән демобилизацияләнә.

Әле һичкем дәһшәтле, канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланачагын белми. 1941 елның июлендә Сәфәр Байнашевны кабат мобилизациялиләр. Смоленск янында барган сугышларда катнашып контузия ала. Гомерен кызганмый солдатларны һөҗүмгә күтәрә, икенче медаль белән нәкъ менә шул вакытта бүләкләнә. Авиабомба шартлаганнан соң туфракка күмелә, казып алалар. Бите, муены, җилкәсе яралана. Татарстанда Алабуга шәһәре госпиталендә дәвалана.

Госпитальдән соң Волхов фронтына озатыла. Икенче һөҗүм ясый торган армия составында сугыша, корал командиры була. Бу фронтта абыйсы Әбделхәй дә була.

Сәфәр чолганышка эләгә, әмма башка солдатлар белән аннан чыга. Блокадалы Ленинград янында сугыша, “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә. Блокаданы өзгәннән соң, 1944 елның январенда 314 нче укчы полк, 46 нчы укчы дивизия составында армия генералы И.Баграмян командалыгында I нче Балтыйк буе фронтында көрәшә.

“1945 елның 25 январенда Германия территориясенә чыктык. Одер елгасы буендагы каты көрәш истә калган. Фашистлар туктаусыз һөҗүм ясадылар. Безнең утлы позицияләр Попелау шәһәре янында урнашты. Пехотага сугышу өчен юл ачтык. Чираттагы артатышу (артобстрел) вакытында ике корал командиры үлде, артҗайланма (артустановка) эштән чыкты. Минем корал гына калды. Миңа утны алыштырырга дигән команда бирделәр. Яңа атуга әзерләндем. Түземсезлек белән ут ачу приказын көтәм. Команда килде, утны ачтым. Рациядән хәбәр иттеләр: барлык туплар дөрес ятканнар, контрһөҗүм ясаучы фашистларны юк иткәннәр.

Мине фронтның икенче өлешенә күчерделәр. 1945 елның 17 апрелендә Кальванер яшәү пункты өчен сугышларда җиңелчә сул аягым яраланды. Моңа игътибар бирмичә, авыртуны җиңеп, коралымны вакытында ут ачуга әзерләдем, туры тидердем. Моның өчен “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләндем.

Җиңү көнен Гёрлиц шәһәрендә каршы алдым. Шәһәргә кергәнебездә бөтен җиргә ак флаглар эленгән, халкы аз иде. Безгә сугыш тәмамлануы турында әйттеләр. Шатлыгыбыз турында сүз белән генә әйтеп булмый! Батарея старшинасында спирт табылды. Беренче тостны Җиңү, һәлак булган иптәшләр, шушы көтеп алган көнгә җитешүебез өчен эчтек. Без Җиңдек! Җиңдек, чөнки моңа ышандык. Без Ватаныбыз, җиребез өчен сугыштык.

10 майда иртә белән тревога буенча чигенүче немецларны куып Чехословакиягә киттек. 12 майда дошман төркеме әсир төште. Тынычлык урнашты”, - дип ул көннәрне искә алган Сәфәр Байнашев.

Шушы шатлыклы көннәрнең шаһиты Сәфәр Әбдерахман улы 1945 елның декабрендә демобилизацияләнә. Сугыштан соң колхозда эшли. Алда әйтелгән дәүләт бүләкләреннән тыш III дәрәҗәдәге “Дан ордены”, I дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Польшаны азат итү өчен”, “Берлинны яулаган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан батырлыклар өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Әдип ГАРИФХАНОВ,Төмән районы, Шыкча авылы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836