Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ватан өчен сугышканнар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы елларында этләр-санитарлар 700 мең яралы солдатны коткарган. Кешеләр белән янәшә төрле фронтларда нәселле һәм нәселсез 60 меңнән артык дүрт аяклы сугышчаннар сугышкан...

1941 елның 22 июнендә игълан ителгән гомуми мобилизация миллионлаган хәрби бурычны үтәргә тиеш ир-егетләргә, хатын-кызларга гына кагылмаган. Генераль штаб идарәсе хезмәт этчелек курсларын үтәргә яраклы этләрнең хуҗаларына хайваннарны армия карамагына китерергә куша.

Куркыныч җәй

Агрессорның беренче һөҗүмен үз өсләренә чик сакчылары ала, алар белән этләре дә бер рәткә баса. Чик буен сакларга өйрәтелгән овчаркалар еш үзләренең вожатыйлары белән һәлак була. Дәүләт архивында андый вакыйгаларны тасвирлаган документлар саклана. Менә хәрби этләр инструкторы Басыйров белән Буян исемле эте тарихы. Брест астында Домачево поселогы янындагы каты сугышта Басыйров вафат була.

Башта Буян хуҗасының мәете янына һичкемне китерми. Соңыннан солдатларны күмүче авыл халкы ялганлап этне алып китә һәм Басыйровны җирли. Буян чылбырдан ычкынып вожатыеның каберенә килә. Этне моннан яңадан алып китәргә телиләр, әмма ул һичкемне тыңламый, ашаудан кала, аннары солдатның кабере янында үлә.  

Сугышның өченче аенда Легедзино авылы янында трагик бәрелешләр була. Майор Филлипов командалыгында чик буе аерым батальон отряды штаб частьләрнең чигенүен каплап, фашистлар белән тигезсез сугышка керә.    

Соңгы каты һөҗүмгә майор үзенең калган кешеләрен һәм 150 ук астында үлүче, әмма дошманны тешләре белән умыручы чик буе этләрен җибәрә. Бөтен батальоннан бер генә овчарка кала. Яралы килеш авылгача йөзенеп килә, аны җирле халык яшерә һәм дәвалый. Шушы вакыйгадан соң фашистлар якын-тирәдәге бөтен этләрне үтерәләр. Авыл халкы чик сакчылары – геройларын дүрт аяклы каһарманнары белән бергә туганнар каберлегендә күмә.

Танклар үтмәячәк

Фронт этләрнең иң аяныч хәрби һөнәрләре дип “танкларны юк итүче” эшен исәпләргә була. “Танкка каршы” этләрне әзерләүне 1935 елда ук практикада куллана башлыйлар. Асылы шуннан торган: этне хәрәкәт итүче танктан курыкмаска өйрәткәннәр, ит белән түбән люктан ашатканнар. Өйрәтелгән шартлатучының аркасында тротил заряды белән ияр урнашкан. Танк астында эт теше белән махсус рычагны тарткан, өзгеч (размыкатель) һәм кабызгыч (запал) эшләп киткән. Заряд җиргә төшкән, ә эткә качып өлгерергә берничә секунд кына бирелгән.

Сугыш вакытында чарасызлыктан гадиләштерелгән ысулны да кулланганнар:“Тере бомба” танк астына кергән, датчик танкның төбенә тигән, тротил шартлаган, эт үлгән. Кешегә караганда йөгереп барган хайванга пулеметтан тидерү авыррак. Немец командирлары эт шартлатучыларны күргәч, еш үзләренең танк бүлекчәләрен чигенергә мәҗбүр иткәннәр.

Бөек Ватан сугышы елларында койрыклы камикадзелар кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен 300 немец танкын шартлаталар.

Орденсыз геройлар

Этләр-санитарлар Җиңүгә бәясез өлеш керткәннәр. 15 меңгә якын җигем (упряжка) кышын нартларда, җәен махсус әрҗәләрдә ут астында яу кырыннан 700 меңләгән авыр яралыларны сөйрәп чыгарган.

Каты ут аркасында санитарлар канга баткан сугышчаннар янына килә алмаган очракта, эт-санитарлар ярдәм иткәннәр. Эт кешегә пластун йөзенеп килгән, медицина сумкасы белән янтыгын (бок) терәткән, солдат ярасын бәйләп бетерүен көткән, аннары гына икенче җәрәхәтлегә йөгергән. Гаскәри аңсыз булса, аңга китергәнче битен ялаган. Эт-элемтәчеләр сугыш чорында 200 мең тирәсе пакет китергәннәр, 8 мең чакрым телефон чылбыры сузганнар. Бу хайваннар нәрсә эшләүләрен аңлап торганнар. Мечта исемле овчарканың 100 метр барганнан соң кыйпылчык хатлы муенчагын өзә. Эт кирегә борылып килеп муенчакны таба һәм кирәкле урынга җиткерә.

Эт-саперлар, мина эзләүчеләр бөтен сугышны үтеп чыгалар, аларга сугыштан соң да зур ихтыяҗ була. Ленинград коллие Дик сугыш елларында 10 мең мина таба. Джульбарс исемле этнең (вожатые Дина Волкац овчарканы әзерләгән өчен “Кызыл йолдыз ордены” белән бүләкләнә) исәбендә 8 мең мина һәм шартлаткычлар. 1945 елның 24 июнендә этләр-фронтовиклар вожатыйлары белән Җиңү Парадында катнашалар.

“Загадки истории”.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836