Материалы

“Ватанга хезмәт итүдә 100 ел”

последние и лучшие новости искусства в мире

37-4Төмән өлкәсе хәрби комиссары Александр Моторин җитәкчелегендә запастагы офицерлар - Вилдан Кәримов һәм Сергей Волобуев Россия хәрби комиссариатларының 100 еллыгына “Ватанга хезмәт итүдә 100 ел” исемле китап бастырдылар. Бу басмада Төмән өлкәсе хәрби комиссариатының 100 еллык тарихы язылган. Авторлар китапны бастыруда зур ярдәм күрсәткән Дәүләт Думасы депутаты, “Ватанны саклау” региональ иҗтимагый оешма идарәсе рәисе Николай Брыкинга рәхмәтләрен белдерәләр.

Китап искиткеч эчтәлекле, кызыклы. Авторлар шушы тарихи очеркта Россия Федерациясе оборона министрлыгының генераль штабы баш оператив-мобилизацион идарәсе документларын, Төмән өлкәсе дәүләт архивы җыелмалары һәм фондлары, социаль-сәясәт, тарих дәүләт, Төмән өлкәсе хәрби комиссариат архивлары һәм башка архивлар материалларын, фоторәсемнәрен кулланганнар.

Китапның дөнья күрүе өчен күпме хезмәт куелган. Информацияне якташларына җиткезү максатыннан Вилдан Галимҗан улының һәм Сергей Анатольевичның зур түземлек, үҗәтлек белән архивларда эзләнеп, материал туплауларын күз алдыбызга китерәбез.

Басма РФ оборона министры Сергей Шойгуның котлавы белән башланган. Очерк бүлекләргә бүленгән. Хәрби идарә җирле органнарының формалашу һәм үсү тарихыннан хәрби комиссариатларның хәзерге замандагы эшчәнлегенәчә язылган. Кайбер битләргә архивтан алынган документлар, фоторәсемнәр төшерелгән. Алар арасында - Түбән Тәүде районы, Киндерле авылының Зиннәтҗан Хәсәнҗан улы Әхтәриевка 1945 елны “Праганы азат итү өчен” медален алу өчен бирелгән белешмә.

Кызыл Армия һәм хәрби комиссариатлар гражданнар сугышы һәм интервенциянең әйтеп булмаслык авыр шартларында оешканнар. 1918 елның 5 апрелендә хәрби эшләр буенча Төмән губерна комиссариатын булдыру турында ашыгыч рәвештә карар чыга.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби комиссариатлар олы сынаулар уза. Сугыш башланганда илебездә 196,7 млн. кеше яшәгән. Ирләр – 93 млн кеше. Хәрби хезмәткә алыну яше (18-50 яшь) 45%ны тәшкил иткән. 22 июньдә Төмәндә 20 меңле митинг үткәрелгән. Анда чыгыш ясаучылар дошманны тар-мар итәчәкләренә ант биргәннәр. Сугыш чорында армиягә 1922-1927 елларда туган алты яшь категориясендә кешеләр чакырыла. Хәрби хезмәткәрләрнең эвакуацияләнгән гаиләләре белән кызу эшләр бара. 1943 елны гомуми мәҗбүри уку системасында укучыларга мәҗбүри хәрби әзерлек үткәрү кертелә. 1943 ел азагында Төмән хәрби-озату пункты ачыла. Аның аша Төмән эвакогоспитальләреннән командирлар, кызылармиячеләр тиешле документлар, акча алып демобилизацияләнгәннәр һәм башкасы.

1979-1989 елларда Әфганстан сугышы барышында, 1986 елның апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә, Төньяк Кавказда кискенләшкән политик ситуацияләрне, Көньяк Осетиядә кораллы конфликтны хәл итүдә Төмән өлкәсе комиссариаты зур эшләр башкара, намуслы хезмәт күрсәтә.

2008 елның 8 августында якташыбыз Раушан Абдуллин грузин агрессорларының кинәт һөҗүм итүләрен кире кайтаруда катнаша. Каһарманлык күрсәтеп, батырларча һәлак була. 2009 елның сентябрендә Раушан Абдуллинга үлеменнән соң (посмертно) “Россия Федерациясе Герое” исеме бирелә.

Бу китап армиягә барачак яшьләрдә, үсмерләрдә Ватанга карата хәрби-патриотик хис тәрбияли, тарихыбызга кызыксыну уята. 100 ел – ул бербөтен гасыр, әллә ничә буынны тоташтыра.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума