#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән” акциясе оештырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

45-9Ялутор районының татар авылларында Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев тырышлыгы белән «Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән» дигән хәйрия акциясе оештырылды. Беренче булып бу эшкә Аслана татар мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» фольклор ансамбле җырчылары тотынып, якташларын да бу эшкә тарттылар. Ансамбль җитәкчесе Миләүшә Яценович җитәкчелегендә алар мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә оекбашлар, биялиләр бәйли башладылар. Шулай ук күрше авылларга барып, бу эшне үз җаваплылыгына алучыларны билгеләп, кибетләргә махсус тартмалар куйдылар. Бу турыда безгә Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- Хәзер көз, тиздән карлы-буранлы салкын кыш килеп җитәчәк. Мобилизацияләнгән солдатларга җылы әйберләр кирәк булачак. Ир-егетләребезгә үзебезнең күңел җылыбызны җиткерер өчен һәркем үз өлешен кертә ала. Бәлки, акция турында ишетмәүчеләр дә бардыр. Газетадан укыгач, бу игелекле эшкә кушылырга теләүчеләр дә табылыр.

Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяк-куллары туңмавын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп Бумаер, Кулавыл, Рауды, Кулик авылларының актив апалары һәм әбиләре безгә кушылдылар. Аларның исемнәрен атап үтсәм, бер дә артык булмас дип уйлыйм. Алар - Фаягөл Хәлилова (Рауды), Әминә Хәмидуллина (Бумаер), Рәзилә Рәхмәтуллина (Күлавыл), Сания Гайсина, Мәрьям Таҗетдинова, Равия Егорова (бумаерлылар) һәм башкалар. 45-8Бумаер авылында алар белән Зөлфия Садыйкова, Күлавылда – Земфира Тлякова, Раудыда – Флора Сичбакова, Куликта – Наилә Барсукова җитәкчелек итәләр. Ул апалар оекбашларын догалар укып, изге теләкләрен теләп бәйлиләр. Форсаттан файдаланып, мин акциядә катнашучыларның һәркеменә рәхмәтемне белдерәм. Без җыелган әйберләрне Ялутор шәһәренә халыкны социаль яклау идарәсенә алып барып тапшырабыз, аннары бәйләнгән әйберләр солдатларга гуманитар ярдәм итеп җибәреләчәк. Шулай ук халыктан хәрбиләр өчен көндәлек кирәк-яраклар, җылы өс киемнәре дә җыела, - дип сөйләп, битараф булмаган олы йөрәкле якташларын әлеге акциядә катнашырга чакырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836