Материалы

Ватаныбыз азатлыгын саклаган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

39-6Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган бер буын патриотлар, чын хезмәтчәннәр, илнең халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә кирәкле яхшы белгечләр тәрбияләгән кешеләрнең берсе исемен мин горурлык белән атыйм. Бу минем бабам - Зиннур Җамал улы Тимканов. Ул тумышы буенча Төмән өлкәсе, элекке Байкалово районының Олы Кундан (соңрак Вагай районы) авылыннан.

Зиннур Җамал улы 1921 елда бай крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы кулак итеп танылган гаиләнең кырыс тормыш чынбарлыгында үтте. Әтисе Тубылда судсыз һәм НКВДның «өчлек» карары белән атып үтерелә. Гаилә туендыручысыз, яшәү өчен акчасыз калган.

Кыенлыкларга карамастан, әнисе Зөлчамал улларын укыту һәм тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Авылда җиде ел белем алып, абыйлы-энеле Зиннур һәм Мәхмүт Тубыл татар педагогия училищесына укырга керәләр һәм дүрт елдан соң башлангыч мәктәп укытучысы булалар.

Хәзер безгә аларга нинди авырлыклар аша узарга туры килгәнлеген күз алдына китерүе дә кыен. Ихтыяр көче, укуга булган сәләтләре, әниләрнең үз балаларына булган мәхәббәте һәм ышанычы гына авырлыкларны җиңеп чыгып, дипломлы белгеч булу мөмкинлеген бирә.

Кемнәр генә булмады алар! Агитаторлар һәм пропагандачылар, ликбез һәм массакүләм чараларны оештыручылар, колхозга ярдәм итүчеләр... Бу хакта бабамның күпсанлы мандатлары, төрле иҗтимагый оешмалар һәм ведомстволар таныклыклары раслый. Бабамның әтисе, укытучысы, сугышчы, кеше турындагы хикәяләре дә шул турыда сөйли.

Минем бабамның Кызыл армия кенәгәсе, фронт шинеле, солдат фляжкасы, сугышчан бүләкләре һәм фоторәсемнәре безнең йортта бәһасез истәлек булып сакланалар.

РФнең саклау (оборона) министрлыгы электрон архивларында мин Брянск фронты, 1944 елның мартыннан - 1 Украин фронтының 359 нчы гвардия зенит артиллерия полкы телефончысы, 1944 елдан ВКП/б әгъзасы, гвардия ефрейторы Зиннур Җамал улы Тимкановның геройлык күрсәткән сугышчан көннәренең документаль таныклыкларын таптым: «Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә үзен кыю, батыр итеп күрсәтте. Операцияләр вакытында штаб полкы белән өзлексез телефон элемтәсен тәэмин итте».

«28.03.45 елны Баденда (Германия) Тимканов иптәш полк штабы белән, дошманның көчле атуына карамастан, элемтәдәге өзеклекләрне юкка чыгарды. Хөкүмәт бүләге - «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнергә лаек.

359 ЗАПОКАТ командиры гв. подполковник Круковский».

Бу бүләкләү кәгазен укыгач, колагымда пулялар сызгыргандай, снарядлар шартлагандай, гимнастеркасы пуля һәм ярчыклардан таушалган бабаемны күргәндәй булдым. Күпме батырлык, сабырлык, ихтыяр көче, Ватан алдында нинди җаваплылык һәм үз алдыңда шундый биремнәрне үтәү өчен күпме тырышырга кирәк иде.

Европа шәһәрләрен азат иткән өчен, ике «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре, 2 дәрәҗәдәге «Ватан сугышы», «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медале - Зиннур Җамал улы Тимкановның Бөек Җиңүгә керткән героик өлеше билгеләре.

Моннан 74 ел элек Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Әмма миллионлаган солдатларның бөек батырлыгы халык аңында яши. Алар - батырлык, намуслылык һәм рухи көч үрнәге.

Без, яшь буын, ата-бабаларыбыз белән горурланабыз һәм хәтерлибез. Алар халыклар арасында хөрмәт, дуслык һәм үз Ватаныңа мәхәббәт рухында тәрбияләнгән кешенең нинди булырга тиешлегенә мисал һәм искәртү.

Европаны азат иткән өчен яшь гомерләрен биргән сугышчыларыбызны көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары көчләүчеләр һәм үтерүчеләр итеп сурәтләвен ничек аңларга соң? Ватаныбызга каршы мәгълүмати сугыш бара түгелме соң? Бу сугышның максаты - кешеләр аңыннан фашистлар белән көрәшкән илебез батырларын юкка чыгару.

Әмма яхшылык өстен. Гуманист-педагоглар тәрбияләгән Зиннур Җамал улы Тимканов кебекләр булганда явызлык дигән нәрсәгә урын юк. Бүгенге укытучылык эше дә тынычлык һәм гаделлек, кешелек матурлыгы, игелеклелек өчен көрәшнең беренче рәтләрендә тора.

Артур РАФИКОВ, Вагай районы, Первомайка авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума