Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Веселинки” ансанбле уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

3-3Яңа ел бәйрәме уңаеннан Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре авылдашларын сөендереп бик күңелле, югары дәрәҗәдә оештырылган концерт куйдылар. Танылган җырчылар Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров, алыштыргысыз “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) ансамбле белән бергә чит регионнарга үзен лаеклы таныткан “Веселинки” (җитәкчесе М.Яценович) балалар бию ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады. Гадәттәгечә, алар тамашачыларны үзләренең сәләтләре, югары бию техникасына ия булулары, күптөрле матур костюмнары белән сокландырдылар.

Шуны да искәртеп үтик: күптән түгел генә биюче кызларыбыз “Уңыш баскычы” балалар иҗаты район һәм “Содружество” милләтләр мәдәнияте ачык фестивалендә катнашып лауреат исемен алып кайттылар. Гомумән әйткәндә, “Веселинки” зур кызлар бию төркеме бөтенроссия, халыкара, өлкә бәйге-фестивальләрендә җиңүләр яулап, Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы чакыруы буенча ике ел рәттән Казан шәһәрендә кунакта булдылар. Ә урта һәм кече яшьтәге балалар төркемнәре дә төшеп калганнардан түгел, алар да үзләренең сәләтләрен район һәм өлкә конкурсларында лаеклы рәвештә дәлиллиләр. Кемгә дә сер түгел, уңышлар балаларның тырышлыклары белән бергә, җитәкченең үз эшенең остасы булуыннан да тора. 2010 елда язмыш сукмагы Миләүшә Октябрин кызы Яценовичны туган авылына китергәч, ул үз һөнәре буенча мәдәният йортына эшләргә керә. Профессиональ дәрәҗәдә биергә хыялланган авыл балалары өчен бу чын-чынлап Ходай бүләге була. Балалар гына түгел, ата-аналар, үзәк хезмәткәрләре дә чын күңелдән шатланып, Миләүшә Октябрин кызына төрле яктан ярдәм итәргә тырышалар. Чөнки 25 ел гомерен балаларга багышлаган укытучының хезмәт нәтиҗәсе авылдашларына яхшы билгеле – аның укучылары арасында менә дигән хореографлар, хәтта модель эшмәкәрлеген сайлаучылары да бар. Миләүшә Октябрин кызы тиз арада зур булмаган төркем туплый. Коллектив булган җирдә бердәмлек, тәртип тә булырга тиеш. Әлбәттә, ансамбльдә мәдәни яктан тәрбияле балалар үстерү өчен җитәкче тарафыннан күп көч салына. Ә балалар бакчасыннан яңа килгән нәниләрне биюче ясау өчен никадәр тир түгәргә кирәк икәнлеген әйтеп торасы да юк. Биючеләрен сәхнәгә чыгарыр өчен костюмнар кирәк булгач, ул ата-аналар белән бергәләшеп төннәр буе утырып кызчыкларга күлмәкләр тегәләр. Ул көннәр инде сагынып сөйләргә генә калган. Ә бүгенге хәлләре белән кызыксынгач, Миләүшә Октябрин кызы: “Сүземне чын күңелемнән чыккан рәхмәт сүзләре белән башласам, һич тә ялгыш булмас дип уйлыйм. Чөнки безнең эштә рухи һәм матди ярдәмсез уңышлы эшләп булмый ул. Бүгенге концертта да ата-аналар үзләренең балалары белән горурланып утырдылар. Чөнки костюмнарның күбесе ата-аналар кулы белән тегелгән. Беренче көннән үк ярдәм итүче, яратып “нянечкабыз” дип йөрткән Дания апа Рәхимовага, кече төркемдә биючеләрнең әниләре – Гөлнара Бакиева, Рузилә Ярашева, Рузилә Мирхәлиловага, шулай ук Ялутор районының мәдәният һәм ял итү үзәге директоры Ирина Шмурина, Аслана татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдиновка, аннары бүгенге концертка Кыш бабай һәм Кар кызы булып килеп, балаларга Яңа ел бүләкләре тараткан алыштыргысыз спонсорларыбыз – Мөнирә (рәсемдә уртада) һәм Риваль Хөснетдиновларга зур рәхмәтемне белдерәм”, - дип, һәркемгә изге теләкләрен юллады. “Биюче кызларыма килгәндә, без алар белән төрле халык, эстрада, классик биюләр өйрәнәбез. Бу, әлбәттә, авыр эш, ләкин кызларым авырлыкларга карамыйлар. Үзара бик дус яшибез, зурлар кечеләргә бик теләп ярдәм итәләр, кайвакыт алар белән үзлектән дәресләр дә уздыралар, костюмнарын карап, тикшереп торалар, сәхнәгә чыгар алдыннан бизәндерәләр. Ә инде Яңа 2018 Сары Җир Эте елыннан нәрсәләр өмет итәбез дигәндә, Хөснетдиновлар гаиләсе кебек яхшы күңелле спонсорлар безнең сәләтебезне күреп, иҗатыбызны үстерергә, дөньякүләм танытырга ярдәм итсеннәр иде дигән теләкләр баглыйм”, - дип елмаеп сүзен тәмамлады биючеләр остазы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836