Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветераннарыбыз “Дуслык” клубында кунакта

последние и лучшие новости искусства в мире

21-7Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Винзили поселогы “Дуслык” клубында кадерле ветераннарыбызны кунакка чакыру гадәткә керде.

26 апрель көнне китапханәнең уку залына күп кунаклар җыелды.

Иң кадерле кунакларыбыз: Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла абый Гениатов, тыл ветераннары Нәсимә апа Алиева, Шәвәли абый Галеев һәм сугыш чоры балалары – Зәлфрүзә апа Салмина, Гөлчирә апа Зыкова, Каян апа Мелинг, Тәслимә апа Кочеткова, Роза апа Шакирова.

Кунакларыбызны тәмле-тәмле мөселман ризыклары белән тулы чәй өстәлләре артына чакырдык. Китапханәче Инна Викторовна Винзили поселогыннан сугышка күпме кеше киткән, күпмесе сугыш кырларында ятып калганын, ә күпмесе кире кайтканын сөйләп китте.

Аларның сафлары да сирәгәеп бара. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Авыл хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Матова һәм китапханә җитәкчесе Роза Арутюнян ветераннарны кайнар котлап, күп җылы сүзләр әйттеләр, исәнлек-саулык теләделәр. Ветераннарыбызга һәм сугыш чоры балаларына истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Ә иң зур бүләк - Винзили поселогының “Дуслык” ансамбле башкаруында җырлар, шигырьләр һәм Флюс Кашаевның баянда уйнап җырлавы булды.

Ветераннарыбыз чәйләр эчеп, сугыш вакытындагы авырлыкларны искә төшереп, аралашып, сөйләшеп утырдылар.

Кичәбез бик күңелле үтте. Ветераннарыбыз риза булып, зур рәхмәтләр әйтеп, таралыштылар.

Китапханә җитәкчесе Роза Арутюнянга, китапханәчеләр Инна Мериновага, Наталья Семеновага, спонсорларыбызга, Флюс Кашаевка, “Дуслык” клубы кызларына рәхмәт.

Кадерле ветераннарыбыз!

Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телибез! Дөньялар тыныч булып, шатланып, бергә-бергә яшәргә язсын!

Венера НИГЪМӘТУЛЛИНА, Төмән районы, Винзили поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836