#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәбәрсез югалган солдат дәвамчылары

последние и лучшие новости искусства в мире

28-6Быел Бөек Җиңүнең олы юбилеен – 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Алгы көннәрдә дә, еллар буе авыр хатирәләр онытылмас. Әтием Нурмөхәммәт Әбүбәкир улы Уразовның сугышка китүенә 79 ел тула. Мине һәрвакыт бер сорау борчый иде: ул Кече Уват авылына үз теләге белән барганмы? Үзеннән белеп калырга, миңа ул вакытта нибары 4 яшь кенә булган. Яши торгач, яшь тә олыгая башлагач, “Тюменская область сегодня” газетасыннан Тубылда архив барлыгын белдем. Сорап язгач, озакламый җавап килде.

1920 нче елларда Тубыл округына партия эше буенча наданлыкны бетерү өчен Татарстаннан Бәдретдин Гарифулла улы Гарифуллин эшкә килә. (2016 ел. март №-11 “Яңарыш”). Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәле, белемле укытучыны партия иң җаваплы эшләргә билгели, Вагай районы, Тугыз авылында башлангыч мәктәп ачып өлгерә. Гаилә кора. 1921 елда Казанлы авылында башлангыч мәктәп ача. Вагай мәгариф бүлегендә мөдир булып та эшли, мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итә.

1932 елдан әтием Кече Уват башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Гаилә кора, 1937 елда беренче кызы туа. Җәй саен укытучылар курсына барып кайта. Үзләренчә бәхетле тыныч тормышта яшиләр. Тормыш бит ул бер карасаң елмаеп көлгән кебек, икенче яктан карасаң, шәмнәре сүнгән кебек. Үзең теләгәнчә гомер буе гөрләп яшәп булмый.

Тыныч тормышта яшәп, тәмле йокыда йоклап ятканда, 1941 елның 22 июнендә сәгать 4тә, Германия илбасарлары белдермичә безнең илгә сугыш башлады. Мәскәү өлкәсенә якынлашканнар. Бу коточкыч хәбәр, Вагай районы, Тугыздан 15 чакрым сазлар эчендә урнашкан Кече Уват авылына да барып җитә.

Икенче көнне ир-егетләрне фронтка озату башлана. Әтием урынына укытучы сорагач, Шәйхетдин Хәлит улы Зәйнетдинов килә.

Мәктәпне тапшырып, әтием 1941 нче елның ахырында яу кырына китә, 1942 нче ел икенче кызы туа.

Сугышның башы безнең гаскәрләр өчен бик авыр була. Мәскәү өлкәсен фашистлардан азат итәләр. 1942 нче елның июль урталары Сталинград янында каты сугышлар бара. Күп солдатлар югала. “Кара кәгазь”ләр килә башлый. Инәмә дә: “Ваш муж рядовой Уразов Нурмухамет Абубакирович, уроженец д.Малый Уват, находясь на фронте в период Великой Отечественной войны, в июле 1941 года пропал без вести”дигән хәбәр килә.

Ике кыз ятим калдык. Инде ничек яшәгәнебезне язсам, “Яңарыш” битләре җитмәс. Миңа 83 яшь. Әтиемә мин риза булдым. Киресенчә, горурланам. Олы батырлык күрсәтеп өлгермәсә дә, Ватан өчен, ил өчен, безнең өчен гомерен кызганмаган, курыкмаган, яу кырына сугышка киткән, әсирлеккә эләкмәгән. Безгә, ике кызына, анысы да батырлык.

Әтием кушканча, ачлы-туклы булсак та, укыдык. Аның эшен, укытучы хезмәтен югалтмыйча дәвам иттек. Ике кияве дә 40ар елдан артык укытып, лаеклы ялга чыктылар. Бүгенге язмам әтиемнең дәвамчыларын язу максаты иде. Дәвамчылары - ике кызы.

Ике кызыннан туган сигез оныгының җидесе укытучы, берсе балалар бакчасында тәрбияче. Сигез оныктан 11 оныкчык туган. Аларның өчесе югары уку йортларында укыйлар. Кайберләре үз тормышлары белән яшиләр, тагын 6 нәбәрәләре әле кечкенә. Нурмөхәммәт бабайларының таныш-шәҗәрәсе буыннан-буынга дәвам итәр дигән теләктә калам.

Айнихәят УРАЗОВА (ЗӘЙНЕТДИНОВА), хезмәт ветераны.
Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836