Материалы

Хәтеребездә яшиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

36-8Быел каршы алган Бөек Җиңүнең 75 еллыгы өчен без сугышчылар-җиңүчеләребезгә бурычлы. Алар хәтерен мәңге онытмабыз.

Исәт районы, Югары Егәнле авылында яшәгән бер гаилә - Расия Әхмәт кызы һәм Гыйззәтулла Ганиятулла улы Ихсановлар турында язасым килә. Гыйззәтулла 1909 елда Югары Егәнледә туган. Бала вакытыннан ук хуҗалыкта булышып үскән. Бераз үсә төшкәч, колхозда эшләгән. Гарәп телен белгән, заманына карата грамоталы кеше булган. Сугышка кадәр өйләнгән.

Хатынлыкка үзеннән яшь кызны алган. Кызның әтисе Әхмәтхан мулла булган. Сугыш башлануга, хатынын, баласын калдырып, Әхмәтхан илне сакларга киткән. Җәяүле гаскәргә эләккән. Беренче бик авыр, куркыныч көннәрдә алар ныклык һәм батырлык күрсәткәннәр. Сугыш елларында берничә мәртәбә яраланган. Соңгы тапкыр Германиядә – Берлиннан ерак түгел яраланып, аягын кисәргә туры килә. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда, госпитальдән соң, туган авылына хатыны Расия һәм кызы Рәсимә янына кайта.

Расиягә дә бала вакыттан эшләргә туры килгән. Ә инде сугыш елларында бар авырлык хатын-кызга төшә. Лаеклы ялга кадәр ул мәктәпнең чисталыгын саклый.

Гыйззәтулла озак еллар складта сакчы була.

Гаиләдә тагын 3 бала дөньяга аваз салалар. Һәркайсына тәрбия биреп, илгә лаеклы ул-кызлар итеп үстерәләр, белем бирәләр. Рәсимә Төмәндә яшәсә, Үлмәскамал һәм Рамил - район үзәгендә, Мәрьям туган авылында гомер итәләр. Әти-әниләре инде исән түгел, алар бала-оныклары, туганнары, авылдашлары хәтерендә саклана.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума