Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәзинә дөньяга чыгармы?

последние и лучшие новости искусства в мире

34-10Казан-Төмән арасын 1989-2010 елларда шактый күп таптадым. 1977 елны себер татарлары халык музыкасын җыеп тәмамлагач, мин Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан киттем. 1980 елдан пенсиягә киткәнче – 2010 елга кадәр мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәгендә эшләдем. Миңа чит өлкәләр белән эшләү бүлеген тапшырдылар. Ягъни, Татарстаннан читтәге татар мәдәният үзәкләре, милли-мәдәни автономияләр, халык ансамбльләре, үзешчән сәнгать коллективлары һәм клуб-китапханә хезмәткәрләренә мәдәният өлкәсендә практик һәм методик ярдәм күрсәтү иде бурычым.

Хәтеремдә, 1990 елның сентябрендә Төмәндә татар мәдәнияте көннәре бик уңышлы үтте. Аны Төмән өлкәсе татар мәдәнияте үзәге һәм аның директоры Фәрит Хәкимов оештырды. Мәдәният көннәре вакытында “Себердә яшәүче татарларның бүгенгесе һәм киләчәге” темасына өлкә күләм конференция дә булды. Мин себер татарларының бай музыкаль мирасы, аны җыю, саклау һәм пропагандлау турында сөйләдем.

Фәрит Хәкимов оештырган үзәктә, хәтерем ялгышмаса, штатта 18 белгеч эшләде: хор, театр, хореография белгечләре һәм музыкантлар. Безнең Казан үзәге китаплар һәм методик әсбаплар белән ярдәм итте. Төмән үзәге дә үз акчасына шактый китаплар алып китте Казан каласыннан. Менә дигән “Төмән нурлары” халык хоры ике мәртәбә Казанга “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә килде. Аеруча беренче килүдә “Хәерле кич, дуслар!” җыры белән кичке концертны ачып җибәргәндә тамашачыларның ничек алкышлавын күрсәгез иде! Җитмәсә, хор алдында инструменталь ансамбль уйнап торды.

Институтта эшләгәндә дә, башка эшкә күчкәч тә себер татарлары музыкасы мине бөтен гомерем буе озата бара. Әле 1972 елның декабрь аенда Татарстан язучылар клубында “Себер татарларының музыкаль-поэтик иҗаты” темасына алып барган “Халык җәүһәрләре” тапшыруларында (1972-1985 елларда) Көнбатыш Себер өлкәләрендәге татарлар иҗатына багышлап биш тапшыру үткәрдем. Татарстан радиосында һәм экспедициядән соң (барлыгы 9 экспедиция үткәрелде) махсус тапшырулар ясадым. Таһир Якупов “Туй җыры” һәм “Тау башында таш тегермән” җырларын яңгыратты, Лаемтамакта язып алынган “Эскәтерем” һәм “Мәдинәкәй”не Миңгол Галиев сиптерде. Ә “Эскәтерем” ноталары белән “Татарстан яшьләре” газетасының 1974 ел, 2 ноябрь санында басылып чыкты. Ә “Мәдинәкәй” исә “Түгәрәк уен” журналының 2013 елгы 1 санында дөнья күрде.

1979 елда “Себер татарлары музыкасы” исеме астында “Казан утлары” журналы (4 нче сан) зур күләмле мәкаләмә урын бирде. Бу мәкаләне 2013 нче елны югарыда әйтелгән “Түгәрәк уен” журналы да күчереп басты.

1989-2010 елларда Төмән каласына еш командировкага йөрдем. Мәдәният хезмәткәрләре, коллектив җитәкчеләре өчен берничә мәртәбә семинар-укулар оештырдык, репертуар өлкәсендә ярдәм күрсәтелде.

Моннан кала, үзебезнең Казанда без семинар-укуларны һәр елны яз һәм көз айларында үткәрә идек. Һәрберсенә 40-50 кеше РФ регионнарыннан (Төмәннән дә) кабул итә идек.

Төмәннең үзенә өч мәртәбә “Сөләйманов укулары”на килдем, себер татарларының музыкаль-поэтик иҗаты турында докладлар ясадым. “Тумашева укулары”нда да булдым. “Саз ягы татарларының музыкаль фольклоры” турында сөйләдем һәм “Кияү типсәү”, “Яр-Яр” (“Үләң таш”) һәм башка җырларны үзем җырлап та бирдем.

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән Төмәнгә килү аеруча истә калды. Аның шигырьләренә Җәгъфәр Касыймов берничә җыр язган булып чыкты. Үзешчән композитор безне үзенең юбилей кичәсенә чакырды. Иллә дә матур үтте бу иҗат кичәсе. Җ.Касыймов күпкырлы талант иясе. Аның турында махсус фильм эшләп барлык татар дөньясына танытырга күптән вакыт инде дә бит...

Әле менә соңгы елда Татарстан радиосы музыкаль мөхәррире Гөлназ Гыйльми белән “Себер буйлап җыр артыннан” дигән ике тапшыру эшләдек, 50 ел элек язып алынган җырларны яңарттык. Аның белән экспедицияләрдә язып алынган скрипкәчеләр уйнавында 27 әсәр кергән җыр, бию көйләре, могамнар (“Ат могам”, “Шайтан могам”, “Койгылык могам”) тупланган компакт-диск чыгардык. Һәм шул дискның презентациясе 2019 елның августында Тубыл шәһәрендәге “Искер-җыен”ның фәнни-конференциясендә булды.

Минем бүген иң зур сөенечем – Хәким һәм Әсмабикә Мирхәйдәровларның “Дуслык” халык җыр ансамбле белән 30 елга якын сузылган иҗади һәм шәхси дуслыгым! Бу уникаль коллектив һәм әлегә Рәсәйдә татар үзешчән сәнгатендә мин башкаларны белмим.

Шәхсән үзем, кулымнан килгән кадәр менә инде 52 ел себер татарларының рухи мирасын җыеп, саклап һәм пропагандалап яшим. Минем озын-озак гомерем себер татарлары җыр-көйләрен ничек тә саклап калу, аларны себер татарларының үзенә кире кайтару мәшәкатьләре белән үтә. Ә бит себер татарлары халык музыкасы – гомумтатар халык музыка хәзинәсен Алтай яклары белән бәйләп торучы бик борынгы һәм бик тирән катламнарда ятучы хәзинә. Бу хәзинә дөньяга чыгармы? Мин моны бүген төгәл әйтә алмыйм. Чыкса яхшы булыр иде. Чөнки халык телен саклап калуда халык музыкасының роле искиткеч зур. Ихтирам илә

Илгиз КАДЫЙРОВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Казан каласы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836