#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

52-10Бүләк сайлауны нидән башларга?

Иң элек исемлек төзегез. Быел кемнәргә бүләк бирергә җыенасыз? Беренче исемлектә гаиләгез белән якын туганнарыгыз булачак, билгеле. Икенчесенә дусларыгызны кертегез. Өченче исемлектә таныш табибыгыз, балагызның яраткан укытучысы һ.б. урын алырга мөмкин.

Кесә калынлыгын чамалыйбыз. Бүләкнең хакы сез күздә тоткан бәядән артмаса яхшы. Иң якын кешеләрегез өчен акча жәл түгел, билгеле. Әйтик, ел буе велосипед турында хыялланган улыгыз өчен бәйрәм премиясен кызганмасагыз да зыян итмәс. Шулай да калган очракларда бүләккә дигән акчаны кысыбрак тоту хәерле. Ни дисәң дә, энә дә, дөя дә – бүләк бит!

Яңа ел бүләкләрен ике-өч атна алдан алып куегыз. Бүләкне никадәр иртәрәк алсаң, шулкадәр яхшырак. Болай эшләгәндә, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына бүләк сайлау процессыннан тәм таба алачаксыз. Өстәвенә, алдан аяк киенү шактый гына акчаны янга калдырырга да ярдәм итәчәк. Ник дигәндә, гадәттә бәйрәм алдыннан кибетләрдә бәяләр өскә “үрмәли”. Сайлау мөмкинлеге исә көннән-көн кими бара.

Гади генә чыршы уенчыгын да менә дигән итеп бүләк итеп була! Иң мөһиме – тыштан матур итеп төрелгән булсын ул. Күпсанлы социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кеше, бүләк алганда, күбрәк аның тартмасына игътибар итә.

Иң мөһиме – игътибар! Кесә ягы такыррак булса да, бәйрәмдә барлык якын туганнарыгызны, дусларыгызны сөендерәсегез киләме? Алайса, бераз тырышып алырга туры киләчәк. Үз кулларыгыз белән ясалган сабын, үзегез пешерегән матур формалы печенье да менә дигән бүләк булачак.

Нинди генә бүләк сайлагыз да, бу эшне тәм табып башкарырга тырышыгыз. Шул очракта ул якыныгызга да, сезнең үзегезгә дә уңай хис-кичерешләр генә бүләк итәчәк.

Нәрсә бүләк итәргә мөмкин?

Ирегезгә:

– машина өчен кирәк-ярак (видеорегистратор, навигатор…)

– җылы шарф, яңа ел рухы сеңгән кофта;

– сөйгәнегезнең исеме язылган термо-стакан;

– ирегезнең яраткан шөгыле саф һавада йөрүгә бәйле икән, аңа җылы эчке кием, термос-сумка да бүләк итә аласыз;

– каеш, сөйгәнегезне исеме язылган каләм.

Хатыныгызга:

– чәч ясау җайланмасы (мисал өчен, стайлинг һ.б.);

– эчке кием;

– сөйгәнегез күптән хыялланган тун да Яңа елга менә дигән бүләк булачак!

– бизәнү әйберләрен саклау өчен махсус савыт;

– матур башлык белән җылы шарф;

– яңа телефон;

– ресторанда романтик кичке аш;

– матур күлмәк, заманча гаджет.

Әниегезгә:

– җылы шәл, башлык;

– әниегез аш-су остасы булса, аңа аш бүлмәсендә кирәкле әйбер (Яңа ел атрибутикасы төшерелгән алъяпкыч, ашъяулык, куна тактасы, савыт-саба, мультиварка һ.б.) бүләк итсәгез дә комачауламас;

– матурлык салонына, бассейнга, фотосессиягә сертификат, музей, театрга билет;

Әтиегезгә:

– шахмат, шашка кебек өстәл уеннары;

– кул сәгате;

– мунча кирәк-ярагы;

– балык тоту, аучылык кебек хоббие булган әтиләргә кармак, палатка кебек бүләк тә бик кадерле булачак.

Әби-бабаегызга:

– яктырткыч җайланмалар, лампа, торшер;

– китап;

– уңайлы кәнәфи;

– музей, театр, концертка билет;

– чәй эчәргә тәм-том;

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836